Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Назаровка халкы изге эшкә тотынган

Самара өлкәсенең карендәшләребез яши торган Назаровка авылындагы актив халык үз ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән авыл җирлегендәге зират территориясен төзекләндерергә керешкәннәр.

Назаровкада яшәүчеләрдә зиратны төзекләндерү идеясе узган ел ук барлыкка килгән. Ләкин соңыннан авыл халкының берсеннән зират тирәсендәге койманы да яңарту кирәк дигән фикер тәкъдим ителә. Авылдашлар инициативаны бергәләп кабул итәләр, акча җыялар һәм төзекләндерүгә керешәләр.

 

“Эшләр агымдагы елның җәендә башланды. Ял көннәрендә ир-атлар зират территориясендә җыелалар һәм үз куллары белән ниятләгәннәрен тормышка ашыралар. Безнең халык бик актив, халык тату яши, бер-берсенә ярдәм итә. Мин авылдашлар төркеменә үз тәкъдимем турында яздым һәм кешеләр шунда ук җавап бирделәр, беренче көнне үк зур сумма җыйдылар. Бу акчага кирәкле материалларның бер өлешен сатып та алганнар. Акча тупланган саен, эш планы арттырыла бара”, – ди идея инициаторы Анна Макарова.

Назаровка авылы халкы барлык битараф булмаган якташларына һәм, әлбәттә, актив инициатор Анна Макаровага аерым рәхмәт сүзләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев