Туганайлар

Нардуган бәйрәмендә чикне узмыйк

Рождество бәйрәмнәрен Нардуганнан башка күз алдына да китереп булмый. 7-19 январь көннәрендә без әле һаман да мәҗүсилектән калган йолаларыбызны яңартабыз.

Кышкы кояш торгынлыгы 22-25 декабрь көннәренә туры килә. Бу вакытта иң озын төннәр була, аннан акырынлап көннәр озыная башлый. Нардуган сүзен тикшерсәк, “нар” монгол теленнән кояш, ут, ялкын дигәнне аңлата, ә “дуган” – туган дип тәрҗемә ителә. Димәк, кояш туган. Шуңа күрә, мәҗүси бабайларыбыз Нардуган бәйрәмен кояш, табигать уяну белән бәйләгәннәр. Бу бәйрәм барлык мәҗүси халыкларда – чуаш, мари, урыс, мокшыларда да булган, исеме генә бераз үзгәрәк яңгырашлы. Православие кабул иткәчтен дә, керәшеннәр бу йолаларны дингә яраклаштырганнар. Нәкъ бу көннәрдә – Рождество уразасы. Бу вакытта теләсә-нәрсә кылып йөрү, уен-көлке тыела. Шунлыктан, бәлки, Нардуганны 7 январьдан соң бәйрәм итә башлаганнардыр. Уразадан соң, бераз җиңеллек алып, уеннарга чыкканнардыр. Рәхәтләнеп бәйрәм иткәннән соң, яңадан җазыклардан арынабыз, дип, үзләрен юатып, Качмануда бәкегә дә кергәннәрдер. Чиркәү бит бу көнне мәҗбүри бәкегә чумарга кушмый. Шулай да, менә шушы йола бүгенге көнгә кадәр исән, авылларда бер-берсен танымаслык итеп киенеп, йортларга кереп, күңел ачып йөриләр.

Чиркәү Нардуганны кабул итми. Беренче шагыйребез, священник Яков Ямельянов та (Җырчы Җәкәү) Нардуган – шайтан туе, дип яза. Керәшеннәрне православиега өнди.

Жаман эшне – нардуганны

Ичтӓ искӓ алмагыз,

Шайтан туйны нардуганга

Кыусалар да бармагыз.

Бармагыз сез нардуганга,

Андый жирне белмӓгез,

Азгыннар урны, шакшы ӧйгӓ

Ич бер чакта кермӓгез.

Кермӓгез сез женне ӧйгӓ,

Бусагасына ьасмагыз,

Бауыннан тотоб ишеген

Сагаймыйчы ачмагыз.

Сагаймый ишеген ачсагыз

Андагы закмӓт жабышыр,

Таза башыҥ, сау башыҥ

Жаман чиргӓ сабышыр.

Жаман чирне жибӓрергӓ

Бар малыҥны бирерсеҥ;

Башыҥны закмӓт какшаткач

Тулы акылга килерсеҥ.

Тулы акылга килгӓчтен

Шундый жирга бармассыҥ;

Закмӓт урны нардуганда

Тӧн ӱткенче калмассыҥ.

Без, керәшеннәр, православный булсак та, шушы көнгә кадәр нардуганны онытмыйбыз. Мәҗүсилек, гомумән, керәшеннәрне, башкалар белән чагыштырганда, бик үзенчәлекле итә торган нәрсә. Тормышыбыздан мәҗүсилекне алып ташласак, сыңар канатлы кош кебек калабыз. Ул – безнең яшәү рәвеше. Керәшеннәр мәҗүсилекне чиркәү бәйрәмнәренә җайлаштырган.

Чыннан да, матур итеп киенеп, яхшы теләкләр әйтеп йөрүнең бер гаебе дә юк. Аның мәгънәсе дә шул – кояшның “яңадан тууына” шатлану, шуның белән бер-береңне котлау. Бары тик чикне генә узмыйк, арттырып җибәрмик. Әче су эчеп, геройланып, сүгенү сүзләре, оятсыз җырлар җырлап йөрмик. Мондый нәрсәләргә чиркәү генә түгел, акыллы кеше үзе дә каршы булырга тиеш.

  Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: