Туганайлар

Нагайбәкләрдән покрау пиругы рецепты

Әлеге пирукларны Покрау алды кичендә пешерәләр. Кунаклар килгәч, 14 октябрь - Покрау көнне ашала. Өстәлгә кайнар килеп эретелгән атланмай белән бирелә.

2 стакан сөт, 2 аш кашыгы катык, 1 стакан сөтөсте, 1-2 йомырка, калак очында тоз, сода һәм кирәгенчә он салып камыр басарга. Камырны кечкенә түгәрәкләр ясап җәяргә. Һәр җәймә эченә эчлек салып варениклар бөтергән кебек кырыйларын чеметеп чыгарга. Пичтә 10-15 минут, духовкада 15-20 минут пешерергә. Эчлек өчен сөттә пешерелгән куе тары яки дөге буткасы кулланыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: