Туганайлар

Музей - хәтер почмагы

Безнең тормыш бүген генә башланмаган. Аның үткәне, тарихы бар. Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, халкыбызны эстетик тәрбияләү...

Мине музейда әле яңа гына эшли башлаган фәнни җитәкче - Олег Волков каршы алды. Тарих, үткәннәр белән кызыксынуы аны монда алып килгән. Ике катлы бинага урнашкан музей бай тарихлы. Әлеге йортны XIX гасырда Николай Максимов салдырган. Аларның гаилә язмышы кызыклы да, кызганыч та. Николайның әтисе Максим Максимов авылда яхшы тормыш алып баручы крестьян, сәүдәгәр була. Ул ситсы һәм сукно сату эше белән шөгыльләнгән, базар көннәрендә үзенең товарлары белән Теләче һәм башка авылларга йөргән. Николай күп балалы гаиләдән. Ул авыл кызы Еленага (Санук кызы) өйләнә, авылда яши һәм сәүдә итә. Аларның тугыз балалары булып, икесе яшьли үлә. Ә башкалары, әтиләре юлыннан китеп, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр.

1926 елда, Николайның уллары Никита һәм Дмитрийның өен, кибетләрен тартып алып, үзләрен Себергә сөрәләр, алар шунда үлә. Төпчек уллары Федор патшага каршы революционерлык эше алып бара, эшче, крестьяннар арасында листовкалар тарата. Эзәрлекләнә башлагач, гаиләсенә зыян килмәсен, дип, Максимов фамилиясен "Сердинский"га алыштыра һәм яшерен рәвештә, чит илгә китә. Гурий да үзенә "Сердинский" фамилиясе ала. Федор Франциядә, аннан Казанда яши. 1942 елда, Сталин репрессиясенә эләгеп, төрмәдә үлә.

1917 елгы революциядән соң, Гурий Сердинский, туган авылына кайтып, шушы ике катлы йортта яши башлый. Олы кызлары Агриппина, язучы Ибраһим Газига кияүгә чыкса да, үз фамилиясендә кала. Уллары - Валерий Сердинский - врач, медицина фәннәре кандидаты, Гурийның оныкчыгы Анатолий бүгенге көндә Америкада яши. Максимовларның ерак туганнары авылда да, Казанда да бар.

Музей урнашкан ике катлы бина үз вакытында күп вазыйфа башкарган. Иң элек беренче катның кечкенә бүлмәсе салынган, аннан соң, шуңа кушып, ике катлы йорт төзелгән, дигән версия бар. Сугыш вакытында бу бина авыл өчен башлангыч мәктәп ролен үтәгән: беренче катта 1-2 класс, икенче катта 3-4 класс укучылары укыган. Ул вакытта мәктәп утын белән ягып җылытылган. Аның бер бүлмәсе колхоз идарәсе булып та хезмәт иткән. Күпмедер вакыт йорт буш торган. Аннан соң, ул интернат ролен үтәгән, монда Керәшен Сәрдәсе мәктәбенә күрше авыллардан килеп укыган укучылар яшәгән.

1960-1980 елларда бинаның икенче каты Сәрдә мәктәбенә укытырга килгән укытучылар өчен торак булган. Вакыт үтү белән, йорт яңартылган: икенче катка ремонт ясалып, кечкенә бүлмәсенең матчалары алыштырылган.

Авыл музее 1981 елда оеша башлый. Бу эшне авылның математика укытучысы Анна Никифорова башлап җибәрә. Халкыбызның тарихын, көнкүрешен, сәнгатен, төрле тармакта үсеш алган һөнәрчелек казанышларын өйрәнә ул. Тарихны тудырган аерым кешеләр, шәхесләрнең язмышын, аның нәсел агачларын өйрәнү, алар белән бәйле документларны җыеп, саклап калу - бик зур эш. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" диләр бит. Анна Григорьевна максатына ирешә. Кешеләрдән борынгы әйберләрне җыеп, аларның киләчәк буыннар өчен әһәмиятле булуына, истәлек булып, югалмыйча сакланачагына кат-кат инандырырга туры килә аңа. Әйе, берәү дә гаилә ядкәре булган кадерле әйберләрдән аерылырга теләми, шулай да, шактый күпсанлы, бай экспонат туплана. Алар 200 еллык тарихы булган йортның икенче катына урнаша һәм 1985 елда Керәшен Сәрдәсе мәктәбе каршында мәктәп музее теркәлә. 2003 елда тарихи бина тулысы белән музей ролен үти башлый һәм Питрәч туган якны өйрәнү музее статусы ала. Еллар үтү белән, истәлекле ядкәрләр өстәлә тора. Әле хәзер дә кешеләр истәлекле әйберләрен музейга тапшыралар. Күптән түгел генә сандык төбендә сакланган камзул, күлмәкләр алып килгәннәр. Авыл кешеләре музейга еш киләләр, тарих белән кызыксынучылар күп икән.

Музей экспозицияләре ике катны били, борынгы тарихи әйберләргә бай. Беренче катның зуррак бүлмәсендә сирәк экспонатлар урнашкан. Анда хатын-кызларның борынгы милли киемнәре бар. Элек яшь кызлар башларына калфак, өсләренә күлмәк, алъяпкыч, тамакса кисәләр, кияүгә чыкканнан соң, калфакны түгәрәк яулык алыштырган. Бу киемнәрне яшь киленнәр тугыз ай киеп йөрергә тиеш булган. Киндердән кул белән тегелгән хатын-кыз күлмәге, түгәрәк яулыклар, җитеннән өйдә тукылган сөлгеләр, эскәтерләр - барысы да әби-бабаларыбызның тырыш хезмәтен күрсәтә. Шулай ук монда хуҗалык алып баручы керәшен гаиләсенең эш кораллары күп. Аларның күбесе агачтан эшләнгән.

Икенче катта Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашучылар, төбәк, авыл, мәктәп тарихы, колхоз алдынгылары, танылган шәхесләр белән бәйле материаллар урын алган. 1910 елда басылган "Словарь в рассказах", "Книга для классного чтения в начальных училищах" китапары буенча керәшен мәктәбендә укыганнар. Монда авторы билгесез булган "Стихи на крящено-татарском языке» китабы да бар. Иске, таушалган булса да, бүгенге көндә дә укырлык.

-Балалар өчен чаралар уздырып торабыз. Районда узган сессиядә катнашып, музей экспонатларыннан "керәшен өен" ясап куйдык. Апрель аенда авылга ТНВ каналы килде. Музейдагы әйберләрне кулланып, Олы көн бәйрәмен күрсәттек. Ә хәзер 19 май - Пионерлар көненә рәсемнәр һәм галстук, барабан, быргы, байрактан выставка әзерлим, укучыларда бу кызыксыну уятыр, дип уйлыйм.

Борынгы истәлекле әйберләргә, бай музейга карап, күңел сөенә. Тик бинаның иске булуы, беренче катның кечкенә бүлмәсенә кичекмәстән ремонт кирәклеге борчу уята. Әби-бабаларыбызның кадерле, истәлекле ядкәре саклана торган бу йорт яңартылса, бай хәзинәбез тутыкмыйча, киләчәк буыннарга кадәр сакланыр иде. "Бер булмаса, бер булыр", дигәндәй, музей кайчан да булса яңартылыр, озын-озак еллар авылымның үткәнен, тарихын чагылдырган хәтер почмагы булып яшәр, дип ышанам.

Бүгенге көндә музей районда гына түгел, шулай ук аннан читтә дә керәшеннәр өчен агарту үзәкләренең берсе булып танылырга тиеш. Бирегә керәшеннәр тарихын өйрәнү максаты белән Татарстаннан гына түгел, Россия шәһәрләреннән дә килүчеләрнең эзе суынмасын иде.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: