Туганайлар

Монахиня Феодораны нәрсә борчый?

Исәнмесез, туганнар! Барыгызны яратканга, хөрмәт иткәнгә, шулай эндәшим әле. "Туганайлар" гәҗитен бик яратып укыйм, аның белән таныш булган һәр карендәшебез аны көтеп аладыр, дип уйлыйм. "Туганайлар" битләреннән асыл затларыбыз, керәшен бәйрәмнәре, бүгенге көндә халкыбызны борчыган мәсьәләләр турында укып барабыз. Минем дә шундый гыйбрәтле язмышлы бер туганыбыз турында сөйлисем килә. Мамадыш...

Исәнмесез, туганнар! Барыгызны яратканга, хөрмәт иткәнгә, шулай эндәшим әле. "Туганайлар" гәҗитен бик яратып укыйм, аның белән таныш булган һәр карендәшебез аны көтеп аладыр, дип уйлыйм. "Туганайлар" битләреннән асыл затларыбыз, керәшен бәйрәмнәре, бүгенге көндә халкыбызны борчыган мәсьәләләр турында укып барабыз. Минем дә шундый гыйбрәтле язмышлы бер туганыбыз турында сөйлисем килә.

Мамадыш районы Урманчы авылында туып-үскән, 60 яшенә кадәр шунда гомер кичереп, аннан монастырьга киткән - Пелагея Васильевна Голубкова ул. Әнисе - Ольга, әтисе - Василий, кызлары кайчан да булса, монастырьга китеп, анда бөтенләйгә монахиня булып калыр, дип башларына да китермәгәннәрдер. Хәер, ул үзе дә бу турыда яшьтән хыяллангандыр, димим.

Кыз чагыннан башлап, пенсия яшенә җиткәнчегә хәтле, җәнлек совхозында эшли ул. Иң алдынгы хезмәткәрләрнең берсе була. Казанга чакыртып, ирешкән уңышлары өчен, алтын медаль белән, кыйммәтле бүләкләр биреп кайтаралар. Атаклы Александр Осипович Романов үзе, рәхмәт әйтеп, күкрәгенә медаль кадый.

Тапкан бар малын, җиткән балаларын, оныкларын калдырып, дөнья малының берни дә түгел икәнен раслап, безнең җазыкларыбыз өчен дә Ходайдан җарлыкау сорап, бүгенге көндә монастырьда яши туганыбыз.

Дөнья куып, җир җимертеп эшләп йөргәндә, кисәк кенә чирләп китә ул. Сызланып үткәргән бер төнендә аңа шундый гаҗәеп бер яктылык күренә. Менә шул яктылык аның алдагы тормышын тамырдан үзгәртә дә инде. Пелагея белән әллә нәрсә була: шунда ук урыныннан торып, тизрәк чиркәүгә барасы, келәүдә катнашасы килә аның. Шул чакта аңында зур үзгәреш барганын да тоя. Аң үсеше дин юлына аяк басарга этәрә. Ходай ярдәме белән савыгып, аякка баса. Калган гомерен Ходайга хезмәт итеп уздырырга ниятли.

Урманчы, Лесхоз кешеләрен дин юлына басарга өнди. Иртәнге, кичке иманнарны укыганда, коткарылуыбызны, исемнәребез Тереклек кенәгәсенә язылуны сорап, Ходайга ялвара. Тик әле ул чакта аны ишетүче, аңлаучы кешеләр бармак белән санарлык кына була. Ныклап уйлаганнан соң, дөнья тормышын ташлап, монастырьга китәргә, дигән карарга килә.

Киңәш сорап, Казандагы монастырьга баргач, отец Герман, постриг үткәреп, Иваново өлкәсендәге Сергей Радонежский монастырена китәргә бәхилли. Шул көннән башлап, ул инде Пелагея Голубкова түгел, ә монахиня Феодора - послушница булып, Иваново өлкәсе Шуйск
районы Михалково авылындагы монастырьда яши.

Елына бер тапкыр Урманчыга кайта. Якыннары, авылдашлары белән күрешеп, аралашып китә. Быел да кайтып, чиркәүдә службаларда торып, прихожаннар белән сөйләшеп-аралашып, вакытын Ходайга якынайтучы сүзләр сөйләп үткәрде.

Мин дә чиркәүгә йөргәнлектән, матушка Феодора белән сөйләшеп, аралашып алырга да җай булды. Чиркәвебездә башта отец Рафаил, аннан отец Александр батюшка булып торды. Хәзер инде отец Михаилны билгеләделәр. Отец Рафаил, үзе керәшен булганлыктан, келәүне керәшенчә алып бара иде. Отец Александрны озак тотмадылар - Чаллыга алдылар, бик белемле иде, без белемсезләрне аңларга кыен булгандыр аңа. Отец Михаилны прихожаннар үз итте - бик ипләп кенә үз артыннан ияртеп бара. Авылдашларыбызның аңында дингә карата уңай якка үзгәрешләр туып килә. Боларны күреп, бик сөенә матушкабыз.

Чиркәүдә суббота көнне дүрттән җидегә кадәр кичке службалар да уза. Моңа аеруча куана ул. Шушы вакыттагы теләкләр кабул булучан, ди. Үлгән туганнарыбызны чиркәүгә кертеп, панихидалар үткәрүгә, бала чумылдырулар, кәбен койдыру кебек җәшерекләрнең дә үзебездә башкарылуына сөенеп бетә алмый матушка Феодора.

Ул хезмәт итә торган монастырьдагы шартлар бездәге белән чагыштырганда, бик нык аерыла, ди. Монастырьның идәннәре дә җир икән, биналарга электр да кертелмәгән. Монахлар үз көчләре белән, ничек булдыра алганнар, шулай, ташландык хәлдәге монастырь бинасын бүгенге хәлгә китергәннәр. Көннәр-төннәр буе, бертуктаусыз, службалар бара икән.Анда яшәүче монахлар илләребез тыныч булсын, дөньяларда сугышлар чыкмасын, без җазыклы җаннарның да җазыклары кичерелсен дип, молитвалар укыйлар. Менә шушындый әүлиягә тиң кешеләрнең тормыш шартларын бераз булса да җиңеләйтәсе, храмнарын ремонтларга булышырдай кешеләр табасы иде, дип хыяллана матушка Феодора. Аның теләкләрен үзебезнең карендәшләребезгә дә җиткерергә булдым. Православныйлар бит без - храмнарыбызны, бигрәк тә, монастырьларыбызны кайгырту - безнең бурычыбыз. Храмнар төзеткән кешеләрнең исемнәре һәрвакыт молитвалар вакытында искә алына, ул кешеләргә благодать сорала. Бәлки, менә шушы - монахиня Феодора хезмәт итә торган монастырьга ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табылыр. Андыйлар булса, түбәндәге адреска акча переводы җибәрә алалар: Ивановская область, Шуйский район, почтовое отделение Михалково, село Кузнецово, дом 4, Кривонову Владимиру Анатольевичу. Храмда службаларны отец Викторий алып бара. Сорауларыгыз, теләкләрегезне әйтеп, аның үзе белән дә сөйләшергә мөмкин. (Телефоны редакциядә.)

Монахиня Феодорага кире әйләнеп кайтсак, ул безнең Ходай юлыннан нык ерак булуыбызга бик борчыла. "Тәннәребезнең чире җаннарыбыз чирле булудан килә. Җаннарыбызга Святой Духны кертсәк, бик күп чирләребездән котылыр идек, ди ул. Иманнарның иртәнгесен дә, кичкесен дә укымыйбыз. Бәйрәм көннәрендә эшлибез. Атнаның алты көнен эшләп, бер көнен генә Ходаебызга багышларга була торгандыр бит, югыйсә, ди матушка. Дөрес яшәмәгәнлектән, чын дөньяга күчәр вакыт җиткәч, күп кешеләрнең җаннары, тәннәреннән аерылырга теләмичә, бу кешеләргә дә, аларның якыннарына да өстәмә авырлыклар китерә. Җан Ходай каршында җавап бирүдән курка. Шулай булмасын өчен, кадерле карендәшләрем, исән чакта, чиркәүгә йөреп, Христос тәненнән һәм каныннан өлеш алып, чын денне тотып яшәргә кирәк", - дип эндәшә һәммәбезгә матушка Феодора. Аның бу сүзләрен дөрес итеп кабул итсәк иде.

Зоя АЛЬМАНОВА,
Мамадыш районы
Урманчы авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: