Моңлы бала

Хикәя
Су буенда урнашкан бу авылның табигатенә сокланмаган кеше юктыр. Аның чишмәләре генә ни тора! Үзләренең чиста, саф сулары белән халыкны бүгенге көннәргәчә туендырып торалар. Ә инде жәй җиттеме, җиләк өлгерә башлый. Шушы авылның чибәр кызы Римма да, җиләк тә җыярмын, кояшта да кызынырмын дип, су буендагы аланга төшеп китте. Кып-кызыл җиләкләр! Күплеге! Искитмәле табигать кочагына чумды кыз! Чиләгенә җиләкләрен җыя-җыя, өздереп җырлап та җибәрде:
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын...
Бик моңлы бала булды шул. Ике яше дә тулмаган иде, начар чир белән авырып, әнисе бу дөньядан китеп барды. Әле ярый, әбисе булды, әни назын аңа ул бирде. Аның сөйләгән әкиятләрен, җыруларын, такмакларын хәзер дә яратып искә ала Римма.
Ул җиләк җыя-җыя, хатирәләргә бирелде. Мәктәп елларын искә төшереп алды. Әйбәт кенә укып йөри иде, 6нчы класста укыган чагы, класска әтисе килеп керде. Күзләре яшьләнгән, тавышы да тонык кына. Әбисе якты дөнья белән хушлашкан икән. Бу көн кызның йөрәгенә уелып калды. 7нче класска керәсе көздә, әтисе өйгә "үги" әни алып кайтты. Бу түтигә "үги" сүзе бик килешле булды. Ул кызны күралмады, кыерсытты. Ярый, бу хәлләрне сизеп, әтисе вакытында, үз урынына утыртты хатынны. Инде тормыш җайланды гына дигәндә, тагын бер сынау бирде аңа Ходай – күрше авылда концерт куярга баргач, баскычтан төшкәндә, таеп егылды һәм аягын сындырды. Ул бик авыр төзәлде. Дәваханә юлын озак таптады алар. Хәзер дә авыртуы да, аксавы да сизелә әле...
Булды, чиләк тулды, җиләк белән, бу уйлардан арынырга кирәк! Хәзер бар да әйбәт ич! Нигә ямансуларга?! Мәктәпне тәмамлап, музыка укытучысы белгечлеген алды, яраткан егете бар, озакламый бергә булырлар. Башындагы яулыгын кулына алып, тулы чиләген ипләп кенә тотты да, җырлый-җырлый өйгә юл алды Римма...
Фото: pixabay.com
Фрида ЗАКИРОВА.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:01Менделеев районында урман территорияләреннән чүп-чар җыйдылар Иске Гришкин һәм Бәзәкә җирлекләрендә, Менделеевск урманчылыгы участоклары чикләрен тәртипкә китерделәр12600
-
20 май 2022 - 10:55В селе Верхний Багряж прошел вечер воспоминаний, посвященный Дню пионерии Активисты поделились воспоминаниями о пионерской жизни в советское время10300
-
20 май 2022 - 10:52Керәшеннәрнең бер төркемен «акъ җаклар» дип атап йөртәләр Алар Мишә елгасының бассейныннан төньяк-көнчыгыштарак яшиләр12400
-
20 май 2022 - 10:44"Әлбәдән" хәрби уеннары быел да узачак Фестивальнең Питрәч районында җәй көнне үткәреләчәге билгеле булды11700
-
20 май 2022 - 10:42В селе Мелекес прошла встреча пионеров разных лет Участниками мероприятия стали не только бывшие пионеры, но и подрастающее поколение, которое познакомилось с пионерским движением и его историей10700
-
20 май 2022 - 10:39Карендәшебез Татьяна Ефремова уникаль проект — "Микрофонсыз концерт"та катнашты Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Рәшит Ваһапов фонды оештырган “Микрофонсыз концерт” узды13400
-
20 май 2022 - 10:21В музее Петра Гаврилова побывали гости из киноучреждений и учреждений культуры Работники музея провели для них экскурсию10400
-
20 май 2022 - 10:06В селе Сетяково прошел флешмоб к 100-летию Дня пионерии Участники поделились своими фотографиями10000
-
20 май 2022 - 09:36На выходных в Татарстане ожидаются заморозки, дожди и мокрый снег В субботу и воскресенье в Татарстане сохранится холодная погода с дождями и заморозками по ночам. Также местами возможен мокрый снег, предупреждает Гидрометцентр РТ13600
-
20 май 2022 - 08:10Тукранбашның файдасын беләсезме? Әле тукранбашның (клевер) яланнарыбызны тутырып, шаулап чәчәк аткан чоры10900
-
19 май 2022 - 12:28Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде22601
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
19 май 2022 - 15:04Яңа Усы якларында“Туганайлар” редакциясе журналистлары Мөслим районының Яңа Усы авылында булып, керәшеннәрнең хәзерге тормышы белән танышып кайттылар28104
-
19 май 2022 - 09:24Яшьлегем көндәлеге 1959 елда Мамадыш районының Владимир авылында туган Ольга Гыйльметдинованың (Чемкина) бала, үсмер чагы ТАССР заманында узган. Карендәшебезнең моннан 47 ел элек язылган көндәлекләрендә шул заманның рухы чагыла126804
-
19 май 2022 - 07:54Керәшен газеталары – туган тел сагында 19 май - Татарстан матбугаты көне. Керәшен вакытлы матбугатының, хәзерге көнгә билгеле булганча, йөз алты еллык тарихы бар37201
-
18 май 2022 - 11:48Объявили дату проведения Республиканского фестиваля кряшенской культуры «Питрау» Фестиваль в этом году пройдет в 23-й раз34300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика