Мәлки җирлегендә картинг-клуб ясарга телиләр
"Яшьләр вакыты” автобус туры кысаларында Лилиана Тимофеева "Картинг-клуб "Форсаж" дигән проект тәкъдим итте
Татарстанның төрле районнары буйлап ТР Яшьләр эшләре министрлыгының "Яшьләр вакыты” автобусы йөри. Тур кысаларында район яшьләренә үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә. Иң яхшы идеяләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм район хакимияте тарафыннан яклау табачак.
11 август көнне әлеге автобус Кайбыч районында да булды. Чарада Иске Тәрбиттән Лилиана Тимофеева катнашты. Ул Казаннан килгән кунакларга "Картинг-клуб "Форсаж" дигән проект тәкъдим итте.
"Безнең як малайлары мопед-скутерда йөрергә яраталар. Участковый, ГИБДД хезмәткәрләре аларга кисәтүләр ясый. Шуңа күрә Мәлки җирлегендә тирә-як авыл яшьләре өчен картинг-клуб ясарга кирәк дигән фикер туды. Хәзер нәтиҗәләр көтәбез", - дип хәбәр итә Иске Тәрбит мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Камышова.
Тур 4 август көнне башланган. Алты атна дәвам итәчәк. 11 сентябрьдә автобус Казанга әйләнеп кайтачак.
Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/tatarstan-buencha-road-tur-aksubayga-yashlr-vakyty-avtobusy-kilchk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев