Туганайлар

Мишә буйлап иделгә (Повестьтан өзек)

Карендәшебез Павел Апушев 1938 елның 18 июлендә Питрәч районының Әлбәден авылында туа. Өч яшенә җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе сугышка китә һәм һәлак була, әнисе биш бала белән кала. Җидееллыкны тәмамлаганнан соң, Шәле авылы мәктәбенә йөреп укуын дәвам итә. Үз ягының хозур табигате аны бик яшьләй сихерли, шигъри җанлы итеп тәрбияли. Әтисенең сугыш кырында ятып калуы бу тойгыны тагын да көчәйтә. Шул вакытта ул әдәби иҗат белән мавыга башлый. Беренче статьялары район газетасы битләрендә дөнья күрә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Павел алты ел колхозда эшли. Соңрак Казан педагогика институтына читтән торып уку бүлегенә керә. Укыган елларда ук туган авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бу вакытта инде аның шигырьләре һәм хикәяләре республика басмаларында да урын ала башлый. Аның һәр әсәре туган ягы, кешеләре турында. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. “Сукмагым”(1971), “Мишә буйлап – Иделгә” (1998 ), “Питрәч – безнең туган җир” (2000) китаплары авторы. Авылдашы Советлар Союзы Герое майор Петр Михайлович Гавриловка багышлап язылган “Мишә буйлап – Иделгә” повесте — иң уңышлы әсәрләренең берсе. Петр Гаврилов турында матбугатта аз язылмаган, ләкин аның балалык, яшьлек еллары турында авылдашы Павел Апушевтан да остарак язучы юктыр, чөнки ул Герой йөргән сукмакларны таптаган, Герой иңләгән Мишәдә су коенып үскән. Бары да аңа якын, бары да күңел түрендә. Бу әсәр керәшеннәрнең яшәү рәвешен, сөйләм үзенчәлеген саклап, гореф-гадәтләрен оста сурәтләве белән дә кыйммәтле.

Бу йортта икенче малай булып туды Питер. Санук түти өчен малайларның икесе дә кадерле. Беренче балаларының малай булуын Аллага ялварып теләгәннәр иде алар. Малай тугач, бәби ашы белән килгән һәр кешегә:

- Күктән теләгәнне җирдән бирде Ходай, малай бит, малай!- диделәр ата белән ана, куанычларын эчләрендә тота алмыйча.

Ничек куанмасыннар. Малай – җир, ә җир – икмәк, тормыш үзе дигән сүз ич. Малайга Сергей дип исем бирделәр, чумылдырдылар һәм чиркәүдән алып кайткан көнне үк бәләкәч хөрмәтенә кечкенә мәҗлес үткәрделәр. Башта тәпи басуын, аннары тел чыгуын зарыгып көттеләр. Инде йөгереп йөрсә дә, малайга тел чыкмады, ишетмәде.

Сергей өч яшьтә чакта Микайла дәдәй дөньядан китеп барды. Ирен күмгәндә, Санук түти карынында җиде айлык баласы тибә иде. Сагышлы ананың бар өмете туачак балага күчте. Малай булырмы ул, кызмы - монысы артык кызыксындырмады аны. Күңел түрендә, сискәндереп бер генә иман йөрде: кем генә булса да, саулыгы белән тусын, саны тигез булсын, и Ходаем, үзең ташлама.

Дөньяга көр аваз салып, йомры гына малай туды. Санук түти Ходайдан малай өчен тел һәм тәүфыйк сорады. Кендекче әбидән түр почмактагы иконаны сорап алды. Андагы Изге Кыз Мария сурәтен иреннәренә тидерде. Сурәт өстенә аның күз яшьләре тәгәрәде.

Малайга Питер дип исем бирделәр. Печән өсте иде бу. Икенче көнне үк күрше-күлән, туган-ыру Санук түтигә бәби ашы китерә башлады. Һәркем үз хәленчә: кайберәүләр майлы кабартма, арыш көлчәсе белән каймак, сөтле аш, кайсылары урман җимеше шифалырак дип, җир җиләге алып килде.

Өч-дүрт көннән Санук түти аякка басты, вак-төяк эшләрне үзе караштыра башлады. Су китерү кебек авыр эшләрдә күрше кызлары булышты.

Яшь ярымнан малайга тел чыкты. “Әннә, мәммә, тәти” сүзләрен ишетүгә, малайны күтәреп, Мәкчем дәдәйләргә йөгереп керде ана. Өйдә Мәкчем дәдәйнең хатыны Үлүн түти үзе генә иде. Бусагада ук Санук түтинең шатлыклы тавышы яңгырады:

- Малаемның теле бар, Питеремнең теле бар!

Нәкъ шуны раслагандай, малай телгә килде “Әннә, мәммә, бу-бу”.

- Тфү-тфү, күз тимәсен, сандугачлар алып килгәндер лә моңа телне!- дип Үлүн түти малайны үзенә алды, ике кулыннан тотып тезләренә бастырды. Малай, ят кулда һич ятсынмады, баягы сүзләрен тагын да ачыграк итеп кабатлады.

Нурма – рус авылы. Әлбәден кешеләре аны элек-электән бай авыл дип атап йөрткәннәр. Авыл алпутларыннан игелек күрә алмаган ярлылар, язын чәчүлек орлык сорап Нурма байларына килгәннәр. Тегеләре исә юмарт кыланганнар. Әҗәткә ашлык бирү өстенә, өйләренә чакырып сыйлап та җибәргәннәр.

Ләкин рус байларының бу юмартлыгы соңыннан кыйммәткә төшкән фәкыйрьләргә. Көзен әҗәткә түләгәнче, әлбәденле агай семьясы белән барып, аңа бушка эшләгән.

Төш вакыты җитәрәк, Питер белән Сергей, берсе 7, берсе 10 яшьлек малай, бураннан соң чабаталы беренче эз салып, Мишә аръягындагы шушы авылга юл тоттылар.

- И Аллам, үзең кичер, теләнергә җибәрдем бит,- дип еламсырап озатты аларны Санук түти.

Ул, өй салкыныннан качып, мич башына менеп утырды. Иске шәленә төренеп, стенага сөялде. Авыру ана аз гына йокымсырап киткәндә дә өзекөзек кенә төшләр күреп ала. Урамда көләч май ае икән. Читән буйларында яшь кычыткан котырынып үскән. Санук түти төшке аш өчен, сөенә-сөенә, хуш исле кычытканнар өзеп йөри.

Шул арада булмый, ул ике улын да Мишә аръягына балтырган һәм көпшә җыярга җибәрә, имеш. Уянып киткәч тә, татлы төш ләззәтеннән тиз арынмый әле ул. Иртәме, соңмы төштә күргән матур көннәр быел да киләчәк бит. Бары тик шул көннәргә барып җитәрлек көч кенә табарга кирәк.

...Тезгә җиткән җепшек карга батып бару тиз арытты малайларны. Мишә аша салынган тар күперне узгач, кар өстенә утырып ял иттеләр.

Урамга керүгә, куеннарына яшеренгән бәләкәй капчыкларын кулларына алдылар. Капчык аларга тел хезмәтен дә үти иде. Алар калай түбәле, биек урыс капкалы йорт янында туктап калдылар.

Ишек алдында, вау-вау килеп, этләр өрергә тотынды. Бай йорты булырга тиеш. Әгәр этләр бәйдә булмаса? Этләр белән көрәшергә Питернең осталыгы бар иде. Кулыңда таяк кына булсын. Шуңа күрә алар юлга таяксыз чыкмадылар.

Бай капкасын ачып җибәрүгә, лапас ягыннан усал өреп, ике йөнтәс эт килеп чыкты. Алар чылбырда түгел иде. Чөнки бай өенә ят кеше кереп йөрүне өнәп бетерми.

Питер, таягын батыр селтәнеп, этләрне кысрыклый башлады. Куркалар, син дә минем шикелле ит, дигән мәгънә белән ишарәләп, Сергейга елмайды.

Чигенеп баручы этләр лапаска түгел, ә өйалды астына керделәр, шуннан торып малайларны баскычка менгермәскә теләделәр. Нинди генә өлгер булсаң да, җитез этләрнең арттан балтырыңны тешләп алулары бар. Шуңа күрә Питер, аларга кизәнә-кизәнә, баскычтан арты белән менеп китте. Сергей да аныңча эшләде.

Өйгә ике хәерче малай килеп кергәч, бай хатыны аптырап калды. Эченнән генә этләрен тиргәде. Түргә үтеп, өстәл өстендәге икмәк бөтеннәрен ашъяулык белән каплап куйды.

Байбикә малайларны буш чыгарып җибәрергә исәпли иде. Шул арада ниндидер якыны белән бай үзе кайтып керде.

Байбикә шунда ук малайларны тизрәк озату, кунак алдында юмарт күренү нияте белән, күвәшнә төбен кырып салган, кабартма хәтле генә икмәк бөтенен урталай кисте, кисәкләрне Питер белән Сергейга тоттырды. Хәерчегә дә икмәкне бөтене белән генә ыргыта, янәсе.

Капчыклары тулганчы, байтак өйгә җитештеләр малайлар. Кайтканда, юл салынган, Нурма-Әлбәден юлыннан атлылар да, җәяүлеләр дә узган иде инде.

Күпергә төшкәч, малайлар кулларына берәр телем икмәк алдылар. Икмәкне капканчы ук селәгәй бизләре котырып эшләргә тотынды. Алар капчыкка бүтән тыгылмадылар. Әниләре үзе бүлеп бирер өйдә.

* * *

Пидырларның өе дә Питерләрнекеннән зур түгел. Әмма аларда күңеллерәк. Кич җиттеме, асылмалы җиде лампа яна. Йоклар алдыннан ашау өчен мич көленә күмелгән бәрәңгеләрнең тәмле исе таралган. Сәке йөзлегендә Пидырның әтисе Мәкчем дәдәй чабата ясый. Ян сәкедә кызлар сүс эрлиләр. Әниләре Үлүн түти кулдан сугып әзерләнгән алачадан күлмәк тегә. Идәнгә җәелгән палас өстенә тагын берничә күрше малайлары сырышкан. Алар Мәкчем дәдәләренең тылсымлы әкиятләрен тыңлар өчен һәр көн җыелалар бирегә.

Питер бүген әкият тыңларга дип кенә кермәде. Мәкчем дәдәсе кулындагы бәләкәй чабата аның өчен тукыла. Кызыклы әкиятнең ахырын түземсезләнеп көткән кебек, матур чабатаның да калыптан тизрәк төшүен көтеп зарыга ул.

Мәкчем дәдәй эш көенә салмак кына сөйли дә сөйли. Каян килде икән соң аңа бу кадәр әкият һәм хәтер? Тәмам сихерләнеп өлгергән малайлар үзләрен әкият герое итеп хис итә башлыйлар: канатлы атларга атланып, диңгезләр аша очалар, ат тоягы көярлек кызган ком тауларын үтәләр, аждаһаны, дию пәриләрен җиңеп, кешеләргә бәхет яулап бирәләр. Кешеләрне афәттән, ярлылыктан фәкать курка белмәү, шәфкатьле булу гына коткара икән.

Малайлар йокымсырый башласа, Мәкчем дәдәй тавышын күтәрә төшә яисә җанлырак сөйләмгә күчә. Кешеләрне авызына каратып сөйли алудан ул чиксез ләззәт таба. Чөнки әкиятләргә ул үз фикерләрен куша, әкият геройларына үзе хыял иткән яхшы сыйфатларны да бик юмарт өсти белә. Күпмедер вакыт үткәч, Мәкчем дәдәй чабатасын сәке өстенә куя да:

- Хәзер, малайлар, бер генә минут,- ди.

Малайларның күзләре, гадәт буенча, мич авызына юнәлә. Мәкчем дәдәй исә, зур таба алып, көлгә күмелгән кайнар бәрәңгеләрне чүпли башлый. Аннары әкият тыңлаучы яшь дуслары алдына йодрык кадәрле берәр бәрәңге тезеп чыга, тоз куя.

Башкаларга ничектер, ә менә Питергә әкияттәге яхшы геройлардан да игелеклерәк булып күренә бу вакытта Мәкчем дәдәсе. Аның күңеле түрендә зур үскәч, мин дә Мәкчем дәдәй кебек булыр идем, кешеләргә гел изгелек кылыр идем, дигән иман урнаша. Тиз, әкияттәге сыман бик тиз үсәсе килә аның.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: