Туганайлар

Миколамы, Санта Клаусмы,әллә Кыш бабаймы?

19 декабрь - Кодрәтләр кылучы Изге Николайны искә алу көне. Барлык христианнар да бу көнне зурлап билгеләп үтәләр.Безнең керәшеннәрдә бу көн - Кышкы Микула бәйрәме дип йөртелә. Кайбер урыннарда аны Микулун дип тә атыйлар. Чынлап дингә ышанган кешедән: "Изгеләр арасында иң изгесе кем?" - дип сорасаң, күпләр "Изге Николай" исемен...

19 декабрь - Кодрәтләр кылучы Изге Николайны искә алу көне. Барлык христианнар да бу көнне зурлап билгеләп үтәләр.Безнең керәшеннәрдә бу көн - Кышкы Микула бәйрәме дип йөртелә. Кайбер урыннарда аны Микулун дип тә атыйлар.

Чынлап дингә ышанган кешедән: "Изгеләр арасында иң изгесе кем?" - дип сорасаң, күпләр "Изге Николай" исемен атар иде. Чөнки халык Изге Николайны - Иисустан кала кешеләрне икенче яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең булышчысы, сәяхәтчеләрнең, диңгезчеләрнең коткаручысы итеп таный. Изге Николайның Мира каласында архиепископ булып торганда ук төрле кодрәтләргә ия булганы турында язып калдырылган. Аның кодрәтләренә христианнар гына түгел, башка диндәге халыклар да ышана. Ул чын күңелдән ышанып ярдәм сораучыга тиз арада булышлык күрсәтә.

Микулай әтей могҗизалары

Яшь кенә егет булуына да карамастан аны Мира шәһәрендәге чиркәүгә архиепископ итеп билгелиләр. Балачактан ук Изге Николай кешеләргә ярдәм итеп яши. Ул бигрәк тә балаларны яраткан һәм аларны кайгырткан. Менә шул балаларны яратуы һәм игелекле булуы аның исемен бүгенге көннәргә җиткергән дә.

Микулай әтей Коткаручыбыз Иисус Христосның туган көнен бик яраткан. Зур бәйрәмгә санаган һәм башкаларның да әлеге көнне, шулай ук көтеп алып, сөенечле бәйрәм итүләрен теләгән һәм җаен тапкан. Һәр елны, Рождество алдыннан, кешеләр йокыга талгач, бүләкләр тутырылган капчыгын җилкәсенә асып, өйдән-өйгә шатлык өләшеп йөргән. Ә капчыкта, гади уенчык, ризыклардан аермалы буларак, һәр йортның борчу-мәшәкатенә, мохтаҗлыгына караган кирәкле әйберләр булган.

Әлеге шәһәрдә бер ярлы ир яши һәм аның өч кызы бар икән.Ярлылыктан кызларын кияүгә бирә алмаган иргә дә бәхетле көннәр килә. Рождество алдыннан Изге Николай ирнең ишек төбенә алтын куеп китә. Тиздән олы кыз кияүгә чыга. Икенче елны шул ук хәл кабатлана. Ә өченче елны әлеге ирнең ишеге ачык булмаганга, Микулай әтей өй түбәсенә менеп, алтынны морҗадан ыргыта. Әлеге вакытта кече кыз оекларын юып киптерергә элгән була һәм теге алтын шул оекның берсенә төшә. Шулай итеп, әлеге ир, өч ел рәттән туй уздыра.

Менә шул оектан китә дә инде, бәйрәм күчтәнәчләрен оек эченә салып бирүләр. Кем уйлаган, һәр нәрсәнең дә, матур үткәне һәм сәбәбе бар дип!

Шулай итеп, һәркем үз бәхетен тапкан. Елга бер килгән әлеге могҗизалар халыкка бик ошап китә. Халык могҗиза көтеп яшәүдән туктамый. Соңгы вакытта Яңа ел алдыннан, теләкләр теләп, бүләкләр сорап, Кыш бабайга атап хат язу модага кереп бара. Кыш бабайны Кодрәтләр тудыручы Изге Николай белән тиңләргә тырышучылар да күренә. Болар дөреслеккә туры киләме, әллә уйдырмамы икәнен белергә теләп, дини китаплар белән шактый таныш карендәшебез Валентина Максимовага чыктык. Ул түбәндәгеләрне сөйләде.

Изгеләрнең изгесе

- Кодрәтләр кылучы Изге Николай - изгеләрнең иң изгесе. Үлгәч, аны Мира каласында җирлиләр. Озак та үтми, аның гәүдәсе, черемичә, хуш исләр чыгарып, өскә калка. Гәүдәне махсус саркофагка салып куялар. Мира каласына, гәүдәгә табыну, саулык сорау өчен, бик күп паломниклар агыла башлый. Изге Николайның кылган кодрәтләре бөтен дөньяга җәелә. Төркиядә сугышлар башлангач, христиан- паломниклар Изге Николайның гәүдәсен югалтудан куркып борчылалар. Италиянең Бар каласында хезмәт итүче священник шундый төш күрә: имеш, Изге Николай, священник янына килеп, үзенең гәүдәсен Мира каласыннан алып Бар каласына күчерүләрен үтенә.

Ике ил арасында килешенү төзелә. Бар кешеләре, Изге Николайның сөякләрен корабльгә күчерү нияте белән, гробницаны ачсалар, изгенең сөякләре хуш исле су (миро) эчендә ята, ди. Изгенең сөякләре шулай итеп, үзләреннән-үзләре, миро чыгара башлаган була.

Хәзергечә 21 май көнне, ул сөякләрне Италиянең Бар каласына алып кайтып җиткерәләр. 22 май көнне аларны Изге Стефан чиркәвенә урнаштыралар. Бу көнне бәйрәм көн итеп билгелиләр. Россиядә ул "Никола Вешний" дип, керәшеннәрдә "Язгы Микула" дип йөртелә.

Әле бүген дә Изге Николайның сөякләре салынган гробница хуш исле һәм кодрәтләргә ия миро белән тула. Елга бер тапкыр, 22 майда, аны махсус савытларга тутырып, паломникларга өләшәләр.

Инде күптәннән Изге Николайны башка дин кешеләре дә хөрмәт итеп зурлыйлар, аннан ярдәм сорыйлар һәм алалар да.

Гаҗәп хәлләр

Атаклы җырчы Александр Вертинский үзенең китабында узган гасырның 20 елларында Кытайда булган гаҗәеп хәл турында яза. Кытайның Харбин шәһәрендә рус эмигрантлары күпләп яши башлый. Алар үзләре белән бик күп иконалар да алып килгән булалар. Тимер юл вокзалына да Изге Николайның зур тәресен куялар.

Бервакыт яз көне суга чыланган бер балыкчы кытай карты керә дә, тәре каршына барып егыла һәм, кулларын сузып, үзенчә ниләрдер укый. Соңыннан, аны күзәтеп торучыларга бер вакыйга сөйләп бирә. Юка боз өстеннән барганда, боз ватылып, ул бата башлый. Вокзалдагы тәрегә карап, русларның аннан ярдәм сораганнарын исенә төшерә. Шул тәредәге төсне күзаллап, аңа ялварырга тотына: "Вокзалдагы карт, коткар мине", - дип инәлә. Үзе шул арада аңын җуя. Аңына килгәндә, ул ярда ята икән. Шул арада, өенә дә кереп тормыйча, вокзалдагы Изге Николай тәресе каршына рәхмәт әйтергә килүе була бу. Соңыннан ул карт, чу мылып, башка кытайлыларны да үз артыннан христианлыкка тарта.

Тагын бер гаҗәп хәл турында СССРның халык артисткасы Любовь Соколова соңгы интервьюларының берсендә сөйләп калдыра.

- 1941 елның июль урталарында (сугыш барган чак) бианам белән эш буенча шәһәр читенә киттек. Вагоннан төшеп, бераз баргач, юлыбызда бер карт очрады. Җиңемнән тотты да күзләремә карады. "Минем исемем - Николай. Сиңа бик аз гына ашап торырга туры киләчәк. Тик син үлемнән котылып калырсың. "И күктәге Атабыз" Иманын өйрән дә гел кабатлап йөр", - дигән сүзләрне пышылдады. Үзе шунда койма артына китеп юк булды. Бианам, каушап: "Бар, куып җит, бу бит Изге Николай булган", - дигәч, шунда ук эзләргә керештем. Күпме эзләсәм дә, тирә-якта берәүне дә очратмадым. Икебез дә шунда ук чиркәүгә киттек. Изге Николай тәресендә мин әле бая гына очрашкан картның төсен күрдем.

Ленинград блокадасы вакытында бөтен якыннарым, шул исәптән, бианам да, ачлыктан үлеп бетте. Мин исән калдым. Изге Николайның миңа очравы бер могҗиза булды. Ул кушкан иманны көн дә укыдым, хәзер дә укыйм", - дип сөйли артист. Әлеге мисаллар - Изге Николай кодрәтләренең бер тамчысы гына. Аңа кемнәр генә табынмый, нинди генә ярдәмнәр сорамыйлар. Ул кодрәтле, ул игелекле, ул мәрхәмәтле.

Бутамыйк

Ә инде безнең Кыш бабайга килсәк, ул, уйлап чыгарылган образ гына. Кар кызы да шулай ук - кеше фантазиясе нәтиҗәсе. Кыш бабай китергән бүләкне, моны Кодрәтле Изге Николай җибәргән, дип карау берничек тә дөрес була алмый.

Патша Александр II Россияга хас Кыш Бабай образын, чынбарлыкка туры китереп "Николай бабай" дип үзгәртә. Ләкин халык Изге кешене Кыш бабай итеп кабул итә алмый һәм соңрак башланган атеизм да моңа комачаулый. Шулай итеп, Изге Николай да, Кыш бабай да үз урыннарында калалар.

Көнбатышның символы булган Санта дигәннәре дә, Микулай әтидән алып ясалган персонаж гына икән. Бары тик католиклар аны үзләренә яраклаштырып Санта Клаусны китереп чыгарганнар. Католик полякларда Яңа ел күчтәнәчен, чыннан да, "Святой Микола" китерә. Бу образга алар "Яңа ел теләкләрен тормышка ашыручы" дигән мәгънәне салганнар.

Поляклар бәйрәм итүне 4 декабрьдә үк (иске стиль буенча Микола көне) башлыйлар. Микола булып киенүчеләр (киемнәре Санта Клаусныкы кебек), бүләкләрне өйдән-өйгә кереп, өләшеп йөри. Урамда аларны күпләп очратырга була. Бу очракта алар безнең Кыш бабайларыбыз белән охшаш функция башкаралар.

Святой Микола, Кыш бабай, Санта Клаус булып киенгән кешеләрне Кодрәтләр булдыручы Изге Николай образы белән тәңгәл китереп карау - ул тамырдан дөрес түгел. Бөтен күңеле белән дингә ышанган кеше генә Изге Николайның кодрәтләренә өмет итә ала. Микулай әтей аннан аермалы буларак - без, православныйларның яклаучы-саклаучысы булган һәм булачак. Күктән күзәтеп, һәрвакыт теләктә тора. Елга бер генә түгел, ә һәрвакыт безнең белән! Үзенә инәлгән бер генә кешене дә ярдәменнән ташламый! Шуңа да, Изге Микулай әтинең ярдәменә таянып, ә Кыш бабайның могҗизасына ышанып, тыныч һәм матур гомер кичерик. Микулун һәм Яңа еллар котлы
булсын, туганайлар!

Мария МАРТЫНОВА,
Надежда ТОКРАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: