Туганайлар

Миңкә әби хатирәләре

Таныш түгел кешедән интервью алу без – журналистлар өчен гадәти эш. Ә менә үзеңнең иң якын, кадерле кешең – җырак әбиең белән журналист буларак сөйләшү бик тә дулкынландыргыч икән

Минем  әбиемне  Мамадыш  районының Владимир авылында Миңкә әби дип йөртәләр. Әбием шул районның Албай авылында 1933 елның 14 октябрендә, әйе, нәкъ менә Покрау бәйрәме көнне дөньяга килә. Кызга Анна дип исем бирәләр, әмма бераздан балага миң чыга Авылның “белдекле” әбиләре исемен Миңкәгә алыштырырга киңәш итәләр. Шулай итеп, Анна исеме онытыла, кызчык Изге Миңкәсе  булып  үсә.  “Изге”  кушаматы каян килгән, дигән сорауга әбием: “Безнең бабай гел иман җырлап йөри торган булган, шуннан Изге Темәш булып киткән”, – дип аңлатты.

Әбиемә  8  яшь  тә  тулмый  кала,  сугыш башланып, әтисен фронтка алып китәләр.  “Ул  еллар  хәтереңдә  ничек истә  калган?”  –  дигән  сорауга  әбием: “Иң ачы, иң хәсрәтле еллар иде ул”, – дип җавап бирде. Тутасы Начта  авырып китү сәбәпле, өй эчендәге бөтен авыр эш  кечкенә  Миңкә  җилкәсенә  төшә. Әле берсенә өч, икенчесенә бер яшь тә тулмаган энекәшләрен дә карарга туры килә. “Безнең әни бик тырыш, бик кырыс  булды.  Балаларын  ач  итмәс  өчен көн­төн эшләде”, – дип искә ала ул.

Әтиләре контузия алып, авылга кайтып  бераз  тора  да,  тагын  үзе  теләп фронтка  китеп  бара.  “Дошманны  үз оясына  куа  барабыз”,  –  дигән  хаты Польшадан килә. Җиңү көненә бер ай кала хәбәрсез югала. Шулай итеп, дүрт бала  ятим  кала.  “Әтиләре  сугыштан исән  кайтканнардан  көнләшеп,  күз яшьләренә буыла–буыла үстек     без”, – ди әбием ул елларны искә алып.

Тормыш алга бара, алдагы көннәр матур,  якты  булып тоела башлый. Яшьлек

үзенекен итә. Яшьләр җәй җитү белән күрше авылларга бәйрәмнәргә йөриләр.

Үзләре  Владимирга  Торочынга  барсалар,  Владимир  яшьләре  Албайга  Питрауга килгәннәр. Менә шунда инде ул Владимирның  Чемкә  Җәкәве  дигән гармунчы  егете  белән  таныша.  1957 елда  яшьләр  өйләнешәләр,  туй–мазар булмый. Әбиемнең әле әнисе исән булса, Җәкәү бабамның әнисе сугыш вакытында ук  гүр иясе булган. Дүрт бала дөм ятим калган. Олы туталары – инвалид.

Әбием эштән курка торган килен булмый, бөтен тормыш авырлыкларын үз өстенә ала. Тиздән йорт салу эшенә тотыналар. Бүрәнәләрнең бер башыннан ире тотса, икенче башы аның кулында була. Яңа йорт әзер булуга беренче кызлары Ольга – минем әнием туа.  “Хәзерге кебек озаклап декрет ялында утыру юк иде ул, кызым. Куйбышев исемендәге колхоз кырларында, фермаларында иртә таңнан кичкә кадәр бер ялсыз эштә үтте безнең гомер”, – ди ул. Балалар туа тора, аларны киендерергә кирәк. Әбием тегү машинасы сатып алып, балаларына кием–салымны үзе тегәргә өйрәнә. Кәҗә, ак куян мамыкларын эшкәртеп, матурдан  матур  шәлләр,  бияләйләр, оекбашлар,  косынкалар  бәйләп,  кызларын  сөендерә.  Чигү,  челтәр  бәйләү остасы да була ул. “Үзем генә түгел, бабагыз да итек басу серләрен үзләштерде, җылы, йомшак киез итекләр киеп үсте балаларыбыз”, – дип искә ала әбием.

“Аллага шөкер, балаларыбызның дүртесе дә тырыш булып үстеләр. Ата–ана җыелышларында укытучылар гел аларны мактый иделәр. Иң кыены – алар үсеп җитеп, берәм­берәм тарала башлагач  булды. Ул вакытта телефоннар юк, балаңның  исән­имин  йөргәнлеген  көтеп алган хатлар аша гына белә идек. Балаларыбызга югары белем алырга булыштык. Берсенә  дә тегендә бар, шундый профессия сайла, дип кушмадык. Җаннары ни теләсә, шунда укып, һөнәр алдылар.  Шуңадыр  да,  барысы  да  үз эшләрен яратып башкарып, хөкүмәтебезнең зур–зур бүләкләренә лаек булдылар. Мин шуңа бик бәхетле”, – ди ул.

Әби  белән  бабай  безне  дә  —  дүрт оныкны  җәй  саен  үзләренә  чакырып, “авыл тәрбиясе” бирергә тырыштылар. Һәрхәлдә, печән әзерләшкәндә – тырманы сәнәктән аерырга өйрәндек.

Әби белән бабай 54 ел бергә иңне иңгәтерәп  гомер  иттеләр.  Бабай  мәрхүм булгач,  әбиемнең  сәламәтлеге  нык какшады. Балалары аның үз яннарында яшәвен телиләр, ләкин әби яз җитү белән  тизрәк  үз  нигезенә,  үзе  салган өенә ашкына.  Аны  иң борчыганы – балаларының туган  нигездә калмавы.  Ул аны ачыктан­ачык әйтмәсә дә, сизеп торам: иске булса да, аның өчен иң газиз йортның буш калып, череп бетүен теләми ул.  Әнә бит, әрем үсеп утырган бакчасына налог килгән, дип кайгыра. Үзе аңлый да: “Заманасы шул, бер безнең генә түгел, әнә янәшәдә 4­5 йорт буш. Авыл әкренләп бетә бара”, – ди.  Шундый авыр тормыш юлы үткән, 85 яшен тутыручы әбиемә: “Нинди үкенечләрең бар?” – дип сорау бирәм. Ул: “Юк, балам, бер үкенечем дә юк”, – дип җаваплый.  Ничек безгә дә шундый сабыр булырга өйрәнергә икән?

Акча  алышынган  вакытта,  картайган көнгә, дип тиенләп җыйган акчаларының “януына” да инде фәлсәфи караш кергән.  “Хөкүмәтебезгә рәхмәт, пенсияне айныкын­айга үз вакытында биреп баралар”, – ди. “Өлкәннәр көнендә безнең авыл клубында чәй мәҗлесе оештырылган  иде.  Әмма  саулыгым начар булу сәбәпле мин инде клубка барып җитә алмыйм. Шуңа күрә сабыр гына, балаларым, сез кайтканны көтеп утырам. Менә икенче ел инде шушы көннәрдә уйламаган­көтмәгән җирдән бүләк килеп төште. Мамадышта яшәүче үзебезнең күрше кызы Анна Пасыева, әти­әнисе инде гүр иясе булсалар да, шушы көннәрдә кайтып, өч күрше  әбисен  котлап,  изге  теләкләрен теләп,  бүләкләрен  тапшырды.  Анна үзе дә пенсионер инде югыйсә. Аңа бу эшне эшләргә күңеле куша торгандыр. Без  элеккеге  күршеләребез  Микулай белән Аудыйны искә алып, Анныйның күчтәнәчләре белән сыйланабыз. Әллә нинди байлыклары булып та, үзенең ата ­анасын да искә алмаучылар булган  бу  кырыс  дөньяда  шундый  изге җаннар булуы күңелне нечкәртә”, – ди әбием.

Әби  иң  зур  рәхмәтләрне  социаль хезмәткәр  Эльмира  Даниловага,  туганыбыз Любовь Степановага юллый. Яратып, минем кызларым, – ди ул аларны. Ходай үзләрен сәламәтлектән аермасын, – дип өсти. “Безгә — яшьләргә нинди әйтер сүзең бар?” – дип тә сорамый булдыра  алмадым.  “Бик  рәхәт  тормышта яшисез, балалар, кадерен белегез. Берүк дөньялар имин булсын! – диде ул.

Шул имин дөньяларда бергә–бергә тагын да яшәргә язсын әле, әбием!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: