Туганайлар

Марс Макаров белән хушлашу

Сихри моңнар иясе Марс Андреевич Макаров арабыздан китте. Урта һәм өлкән буын кешеләренең балачак, яшьлек еллары радиодан тапшырылучы моңлы көйләрне тыңлап узды.

Танылган гармунчылар Рәшит Мостафин, Рәфкать Гомәров, Рамил Курамшин, һәм алар арасында, үзенчәлекле талант иясе, уйнаулары белән йөрәкләрне кузгатучы оста баянчы, йөзләгән җырлар авторы Марс Макаров та бар иде. Бүген инде ул мәңгелек дөньяга күчте.

Марс Макаров 1939 елда Биләр авылында туа. Балачак еллары Нурлат районының Чурабатыр авылында уза. Башлангыч белемне Чурабатырда, җидееллыкны Аксубай районының Шәрбән мәктәбендә ала. Әтиләре үлгәннән соң, 1954 елда, өч баланы ияртеп, әниләре Казан шәһәренә чыгып китә. Зур кала бу ятим семьяны колач җәеп каршы алмый, билгеле. Тик, тамаклары ачлы-туклы булса да, Мария түтинең балалары белемгә, сәнгатькә омтылалар.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Марс Макаров Казан музыка училищесына укырга керә. Гармунга, баянга мәхәббәт, музыка дөньясына тартылу - балачагыннан - Чурабатыр авылында яшәгән чордан ук килсә дә, олы сәнгать белән ул училищеда укыган елларында таныша.

Студент чакта ук ул татар радиосында эшли башлый, тапшыруларда катнашып, оста баянчы исемен ала. Училищены тәмамлагач, Татар дәүләт филармониясендә, Татарстан җыр һәм бию ансамблендә эшли. Үткән гасырның 60-70 елларында халык арасында зур популярлык яулап, күпләрнең яраткан баянчысына әверелә.

20 елга якын гомерен балаларны баянда уйнау серләренә өйрәтүгә багышлый. Ул чорларда берсеннән-берсе матуррак көйләр иҗат итә. Аның инструменталь ансамбльләр, оркестр өчен язган көйләре төрле сәхнәләрдә әле бүген дә яңгырап тора. Марс Макаров бик күп җырлар авторы да. Хәсән Туфан шигырьләренә язылган "Киек казлар", "Юксындырсаң нишләрмен", "Агыла да болыт агыла" җырларын кемнәр генә тыңламаган да, композиторның үтәдән-үтә нечкә кылларына бәрелеп, кемнәр генә күзләрен яшьләндермәгән икән. Ул иҗат иткән көйләр бүген дә актуальлекләрен югалтмыйча, халык тарафыннан яратып тыңланыла. "Көмеш тояк тулпар атым", "Кара шәле килә сөйрәлеп", "Кыңгырау чәчәкләре" кебек җырлар - ретро җырлары булып тора.

Марс Андреевич - үзен шигърият мәйданында да сынаган кеше. Аның шигырьләре тирән мәгънәле, фәлсәфи. Алар киң тормыш сукмагына яңа чыккан иҗатчыныкы түгел, ә тормыш дәрьясының төрле дулкыннарында бәргәләнгән, олы исемнәр алган, халык тарафыннан яратылган кешенеке - сәнгать кешесенеке.

Якты өмет сүнми, диләр - сүнә икән,

Затлы кием тузмый, диләр - туза икән.

Ярсып аккан сулар кебек, бу гомерләр,

Нигә шулай, нигә бик тиз уза микән?

Моннан дистә еллар элек иҗат иткән шигыреннән алынган юллар бу. "Мин бүләкләр өмет итеп яшәмәдем дә, эшләмәдем дә. Музыка минем күңелемдә яшәде, мине яшәтте, бүген дә мин аңардан көч алам", - дигән иде Марс Андреевич "Туганайлар" корреспондентлары белән бер очрашуында. Чыннан да, музыка - аның сулар һавасы да, илһамчысы да, көндәлек тормышында кирәкле керем чыганагы да иде. Үзе китсә дә, ул иҗат иткән җырлар, сәнгать әсәрләре халкыбыз хәтерендә озак сакланыр.

Хуш, бәхил бул, Марс Андреевич. Авыр туфракларың җиңел булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: