Туганайлар

Марина Карпова: "Үз юлымны үзем салдым"

Казан шәһәре филармониясе солисты, "Кряшен чибяре" Марина Карпова "Сәхнә" журналының кунагы булган.

Керәшен чибәре, матур тавышка ия, Казан шәһәр филармониясе солисты Марина Карпова турында бик күпләр белмидер дә. Бер караганда, гаҗәп тә түгел. Маринаның Казанны яулый башлавына әле күптән түгел генә. Анысы да үзе ниятләп, йөз тоткан хыялы булмаган, дисәк тә буладыр. Марина — чит илдән гастроль турларыннан кайтып кермәгән «Пятницкий» хоры солисткасы булып 8 ел эшләгән артист. Казанга җырчыны гаилә хәле кайтарган.
 

Өч яшьтән — аудиториягә

— Марина Карпова Октябрьский кызы икән. Гаиләдә төпчек кыз әти белән әнисенең иркәсе булудан тыш, кечкенәдән җыр белән дә иртә кызыксына башлаган. Өйдәге бөтен урындыкны җыеп тезеп, кичке концертлар кую дисеңме, үсә төшкәч бөтен авыл-район чараларында катнашулармы…
— Мин мәктәп елларында ук киләчәгемне җырчы һөнәре белән бәйләвемне белә идем. Тугызынчыны тәмамлауга музыка колледжына укырга керүем дә үзеннән-үзе килеп чыккандыр. Әмма мин, сәхнәдәш якташларым — Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Ләйсән Сөнагатовалардан аермалы буларак, урыс бүлегенә укырга кердем. Халыкчан вокал бүлегенә. Әмма аның беренче курсын тәмамлауга ук аңладым — миңа монда кысан. Нәкъ менә урыс бүлегендә укыту системасы миңа примитив тоела башладымы шунда… Мин инде ул вакытта Питердагы мәдәният һәм сәнгать институтының халыкчан вокал факультетына тәгаенләгән дә идем. Әмма артта этеп-төртеп торган кеше, зур-зур урындагы туганнарыбыз юк… 16 яшемдә үк Питерны үземә яулыйсы буласын да чамаладым.
— Бик чая кыз икәнсең. Әниең йөрәген учлап чыгарып җибәрдеме?
— Мин укырга кергәннән соң әнием: «И ялвардым, и ялвардым Аллага сиңа тел ачкычлары бирсен, җиңел итеп укырга керә алсаң иде, дип. Менә керүен дә кердең, хәзер ни йөрәк белән шул шәһәргә чыгарып җибәрим инде мин сине?!» — дигән иде. Әни йөрәге өзгәләнгәндер өзгәләнүен, әмма әти белән әнием мине һәр башлангычымда канатландырып, ярдәм итеп торучыларым була белде. Укырга керергә җыенуымны белгәч тә шул хәл булды — сер бирмәделәр, без сиңа тулаем ышанабыз, дип чыгарып кына җибәрделәр.
— Питерда уку шундук ошады да инде?
— Ошады ошавын да соң…
— Соң? (Көлешәбез).
— Питерда укый башлауга миңа Пятницкий хорының концертына барырга бәхет елмайды. Һәм шунда аңладым да — минем менә нәкъ шушындый йөз еллык тарихы булган легендар коллективта эшлисем килә. Менә тач минеке иде ул! Шул хыялымны йотып җибәреп кайттым мин ул концерттан. Аннан, Питерда укып йөргән чакта, тулай торактагы кызлар белән метро янында флайерлар тарата башладык. Шул чакта тырышып эшләгәнбездер, күрәсең, хезмәт бирүчебез безгә, бонус буларак, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән музыкаль коллективлар чыгышыннан торган концертка билетлар бирде.
— Моның ахырын тыңлап бетерү генә үзе бер адреналин булырга охшап тора!

— Язмыш кулы да уйнагандыр — мин кабат кинәнеп Пятницкий хоры чыгышын карап утырдым, соңрак сәнгать җитәкчеләренең йөз-кыяфәтенең нинди булуын да мыекка чорнадым бит инде. Концерт бетте. Гардеробта иптәш кызлар белән пәлтәләрне алабыз. Шунда минем белән нидер булды. Тиз генә пәлтәне иптәш кызга тоттырдым, атыла-бәрелә сәхнә артына кереп киттем. Сәнгать җитәкчесе янына исәнләшеп килеп бастым да: «Минем сезнең коллективта эшлисем килә!» — дидем. Андый эшлисе килгәннәр монда ярты Рәсәй, дип коры гына җавап кайтардылар да, директор номерын тоттырып кайтарып җибәрделәр. Янәсе, сайлап алу турлары булса,  сезне истәтотарбыз.

— Марина бу вакытта нәкъ менә аңа кояш елмаясын чамалый идеме?
— Юк, әлбәттә. Әмма мин ярты юлда бирешә торганнардан да түгел. Ноябрь аенда сайлап алуга чакырдылар. Мәскәү белән Питер арасы да шактый бит — әниләрдән ярдәм итүләрен сорарга туры килде. Алар билетка акча җибәрде. Бер тәүлек утырган килеш йоклап бардым Мәскәүгә, көчкә эзләп таптым кирәкле адресны… Җырладым, биедем, бөтен осталыгымны күрсәттем. Декабрьдә сезнең белән хәбәргә чыгарлар, дип кайтарып җибәрделәр. Декабрьдә баргач, аларның яңа ел алды чараларына әзерлек иде — мине көткән кеше дә булмаган, дигәндәй. Берсеннән-берсенә җибәрәләр, тыңламыйлар да шикелле… Хәзер уйлап куям — берәү булса елап кайтып китәр иде инде. Ә мин юк! Әле торыр җир дә юк бит. Килгән көнне вокзалда кундым, аннан чыбык очы танышларны эзләп табып, аларга киттем. Иртән алар белән чыгып китәм өйдән, алардан алда кайтып та керә алмыйм, ачкыч юк, кесәмдә — акчам… Гыйнварда тагын чакырып алдылар, бер көн эчендә менә бу партияне ятлап, иртәгә чыгыш ясый алсаң — син безнең кеше, юк икән — юк, диделәр. Менә шул рәвешле «боевое крещение» уздым да мин. Чыгыш ясап чыкканнан соң, мине банкетта «безнең яңа солисткабыз» дип таныштырдылар.
 
Дәвамын «Сәхнә» журналыннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: