Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мария Спатлова: «Матурлыгын күргәч, тагын да тырышып чигәсе килә»

Питрәч районының Янсуар авылыннан 85 яшьлек Мария Спатлова искиткеч матур бистәрләр, тәре аллары чигә. Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булган елларда ул ансамбльдәге кызларга сәхнә киемен дә үзе тегеп, үзе чиккән.

Һәр кешегә үзенең туып-үскән һәм гомерен шунда үткәргән ягы бик якын. Туган як! Аның белән иң җылы истәлекләр, күргән авырлыклар, шатлыклы вакыйгалар бәйле. Туган җирдән матуррак урын бөтен дөньяда да юктыр ул.


— Ачы тауда каршы алдым,
Сызлып таңнар атканын.
Күңел жырлый, сайрый тургай,
Талмасын канатлары, — дип, сөйләшүне Марус түти шушы җыр сүзләреннән башлады. — Безнең Янсуар — Питрәч районындагы Нырсы елгасы буенда урнашкан авыл. Аның табигате, кешеләре искиткеч. Юкка гына бу «Әче тау» җыры килмәде бит телемә. Безнең авылда шундый исемле тау бар. Авыл тарихын өйрәнүчеләр фикеренчә, ул элек «Әзи тавы» булган. Иремнең шул тау турында язган шигыре дә саклана әле.

Мария Григорьевна — үз авылының талантлы, кул эшләренә оста, тормышның агын да, карасын да күп күргән өлкән кешеләреннән берсе. Аның балачак чоры, яшьлеге, башкаларныкы кебек үк, бер дә җиңелләрдән булмый. Ачлык, ялангачлыкны да кичерә. Кырык ике яшендә әниләре үлеп киткәч, ятимлек ачысын да татыйлар. Ярый, әтиләре икенче хатын ала, ул аларга үсәргә, тормышта үз юлларын табарга булыша.

Сугышка кадәр туган Марус түти — игезәк сыңары. Игезәк кызлары тугач, әтиләре аларга дип патефон сатып ала. Әллә ул да этәргеч буламы, кызлар җыр-моңга сәләтле булып үсәләр. Нинди генә җыр ишетсәләр дә, отып алып, нәкъ җырчыларча башкаралар. Мәктәптә тырышып укыйлар. Кечкенәдән үк хуҗалыкта әти-әниләренә булышып, эшкә өйрәнеп үскән кызлар 14 яшьләр тирәсендә торф чыгарырга китәләр. Ул елларда Татарстан үзенең меңнәрчә хатын-кызын Мәскәү янындагы Шатура кырларына җибәрә. Андагы авырлыкларны Марус түтинең искә дә төшерәсе килми. Хәер, үзәккә үткән вакытны кемнең генә сөйлисе килсен инде?! «Ярый әле, эшләгән өчен ситса белән түлиләр иде»,— дип әйтү белән генә чикләнде ул. Аннан кайткач ук, үз авылларының булдыклы, акыллы егете Филиппка кияүгә чыга. 

Ике ел элек мәңгелеккә күчкән ирен Маруся түти күз яшьләре белән искә алды. Ул да яшьли әнисез калып, алты бала янына килгән үги әни тәрбиясендә үскән. Баштарак колхозда төрле хезмәттә, ә соңрак экономист булган. Бала вакытыннан ук сәләтле Филипп бик күп шигырьләр язган. Матбугат битләрендә басылганнары да шактый. Тик, бу сәләтен үстерүгә, язучы булып китәргә, мәктәптә бергә укыган малайларның «шагыйрь» кушаматы тагулары комачаулык иткән.

Маруся түти белән Филипп дәдәйне язмыш әле тагын бик күп сыный. Дүрт балалары арасыннан ике улларын мәңгелеккә озаталар. Олы уллары армия хезмәтеннән кайткач, юл һәлакәтенә очрый. Ә икенчесен, мәктәп яшенә җиткәнче үк, ниндидер чир бу дөньядан алып китә. Шундый олы хәсрәтләр кичергән ата-ананың ике куанычы — кызлары Лида һәм Нина Казан шәһәрендә гомер кичерәләр. 

Язмамны Мария Григорьевнаның чигелгән искиткеч бистәрләрен, тәре алларын күргәч, әзерләргә булдым. Ул оста итеп рәсем дә ясый, тегә һәм чигә. Барысына да үзлегеннән өйрәнгән. 

— Кул эшләреңнең матур килеп чыгуын күргәч, тагын да илһамланып эшлисе килә. Авыр хезмәт юлы үтеп, дөнья күреп, туган якка әйләнеп кайткач, берсеннән-берсе матуррак күлмәкләр тегеп кия идек, шулай башка кызлардан аерылып тордык, — ди ул үзе дә. 

Марус түти Янсуар авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. Аларга авыл, район сәхнәләрендә чыгышлар ясарга туры килә. Үзләре оештырган ансамбльдәге кызларга затлы өс киемнәрен үзе тегеп, бизәкләр ясап, үзе чиккән ул. 

Марус түти инде олы яшьтә булуына карамастан, үз шөгылен ташларга җыенмый. Ул тәре алъяпкычларына, телевизор өслекләренә беркемдә дә булмаган үзенчәлекле чигү үрнәкләре уйлап таба. Чигү өчен, хәтта ак тукыма да кирәк түгел — челтәрнең үзенә, андагы матур бизәкләргә, керәшен җыруларын көйли-көйли, яңа сулыш өрә. Ул аларны якыннарына, сораган кешеләргә истәлеккә дип бүләк итә. Ә аның җырлавын ишеткән кеше, моңлы тавышына, тигез ритмына сокланмый кала алмый. 

— Бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга чакырып торалар, рәхәтләнеп барам, катнашам. Үзем белгән җыруларны яшьләр дә отсын дим. Шигырьләр, хикәяләр укыйм. Келәүләр генә булмый авылда. Иманнар укырга, дини йолаларыбызны үтәргә тырышам, — дип тәмамлады сүзен Маруся түти. 

Челтәрләргә чигелгән нәфис бизәкләреннән җылылык, яктылык бөркелеп торган кул эше остасы Мария Спатлованың куллары талмасын, киләчәктә дә чигүләре, җырулары белән авылдашларын, якыннарын сөендереп яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев