Туганайлар

Мамадышлылар кышкы каникулда Мәскәүгә сәяхәткә барганнар

Владимир төп мәктәбе директоры Елена Бачкова сәяхәттән кичерешләре турында яза

Яңа ел каникулларында Рождество бәйрәме алдыннан, район мәгариф бүлеген әйдәуче Илдус Габрахманов, профсоюз оешмасы председателе Зөфәр Саттаров житәкчелегендә бер төркем хезмәткәрләр Рәсәйнең төп шәһәре – Мәскәүгә юл тоттык. Төнге озын юлдан соң, иртәнге якта башкалабыз безне күзләрне камаштырып янучы төрле төстәге жем – жем утлары, биек манаралары белән каршы алды.

Бер мәлгә үзебезне әкият дөньясындагыдай хис иттек. Китапларда, газета-журнал битләрендә даими басылучы Кызыл мәйдан безнең каршыда. Метродан төшү белән Яңа ел – Чыршы бәйрәме тантанасына килеп кердек. Тирә-якта кышның һәм 2019 елның бар матурлыгын гәүдәлендергән мәгърур чыршыларга нинди генә шарлар, уенчыклар эленмәгән! Берсен-берсе чиратлаштырып салават күперенең бар төсен жыйган Яңа ел утлары яна. Кая карама, бәйрәм ташкыны, кешеләрнең йөзләре шат, мәскәүлеләр дә, төрле ил, өлкәләрдән килгән туристлар да иркенләп ял итә.Телләребез төрле булса да, теләкләр изге – сәламәт булыйк та, Җиребез тыныч булып, тату яшик! Төп чыршы тирәли курантлар чыңы астында Кызыл мәйданга аяк басучы һәркешене рус халкын полякларга каршы сугышка оештыруда керткән хезмәтләрен югары бәяләп, К.Минин һәм Д.Пожарский һәйкәләре каршылый. Совет полководецы Георгий Жуков атка атланып безгә карап тора, ә янәшәдә илебез даны, җиребез тынычлыгы өчен төрле яуларда башларын салган батыр сугышчыларыбызны һичкайчан онытмавыбызны искәртеп, мәңгелек ут яна. Анда һәрдаим яшь солдатлар сакта тора.

Башкаланың иң үзәгендә урнашкан Кремль шәһәр-крепосте һәркемне әсир итә. Аның җирлеген храм һәм соборлар, сарай һәм купсанлы каланчалар бизи. Аерата Успенск, Архангельск, Благовещение соборлары, Корал палатасы экспонатлары, Бөек Иван чиркәвенең кыңгыраулар чыңы күңелдә онытылмаслык тәэсир калдырды.

Мәскәугә килгән сәяхәтче иң элек даһи юлбашчыбыз янына мавзолейга керергә чиратка басарга тиештер кебек миңа. Әби-бабайларыбыз, әти-әниеләребез, безнең буынны Кеше итеп тәрбияләүгә нигез салган Владимир Ленинның бакый дөньяга күчүенә купме гомерләр узса да, бер нәрсә үзгәрмәгән – аны бүгенгәчә хөрмәт итәләр, яраталар. Юкса, су буе чират торып, икешәр сәгать салкында – буранда, яисә җил-яңгырда көтеп, ил башыбызны күрү өчен ашкынырлар идеме?

Иман әйтеп, башымны иеп үтәм Владимир Ленин яныннан. Тыныч йокла! Син сызган юлдан алга атлый, бөек үрләр яулый Рәсәебез. Инде Җирне генә түгел, Галәм киңлекләрен өйрәнүдә дә бик нык алга китте кешелек дөньясы.

Димәк, Ленинның васыяте һаман да актуальлеген җуймаган.Укырга, укырга һәм укырга! Хезмәткә – хөрмәт! Бер кеше – мең кеше өчен, мең кеше – бер кеше өчен!

Кызыл мәйданда әкият геройлары белән генә түгел, илбашларыбыз – Йосиф Сталин, Владимир Ленин, хәтта президентыбыз Владимир Путиннын – “игезәкләре” белән дә истәлеккә фотога төшәргә мөмкинлек тудырылган.

Һәркем кызыксынуы буенча төрле музейларга сәяхәт кыла ала. Тарихи, Дәүләт, архитектура, 1812 елгы Ватан сугышы музейлары. Вакытны гына дөрес бүлу кирәк. Без исә шәһәр буенча экскурсияне сайладык. Махсус, уңайлы автобусларда экскурсовод ярдәмендә Мәскәүнең тарихи урыннары буйлап киттек.

Шәһәр төзелү 1147 елда Киевның һәм Ростов-Суздальнең Бөек кенәзе Юрий Долгорукийның Мәскәүдә һәм Новгород-Себер кенәзе Святослав Олегович катнашында сугышчылар җыены туплаудан башлана.

Мәскәү, Боровицкта – текә ярлы, урманлы биек калкулыкта, Яуза елгасыннан өстәрәк Мәскәү, Неглин елгалары кушылган урында салына башлый. Археологик кулъязмаларга күз салсак, монда беренче кешеләр Безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта килеп урнаша башлаганнар. Алар, билгеле инде, балыкчылар, аучылар булган. Тормыш итү өчен уңайлы мохит булган бу. Соңрак исә славян кабиләләре килеп урнашкан.

1156 елда Юрий Долгорукий агачтан Кремльнең беренче крепостен төзи. Аның улы Андрей бу ныгытма-корылмаларны кабат торгыза, яңарту өстендә эшли. Бу урын – Себер, Новгород, Рязань, Суздаль һәм Смоленск кенәзлекләренең кисешү урыны була. Шулай ук монда җир өсте, су юллары да кисешә. Сәүдә өчен зур мөмкинлекләр, дигән сүз бу. Елга буйлары искитмәле бай була. Мәскәү – 5 диңгез порты булып санала – Кара, Азов, Каспий, Балтыйк, Ак диңгезләргә су юлы һәрвакыт ачык.

Диаметры ике метрлы имән агачыннан ясалган Кремль ныгытмалары – үз вазифаларын сугыш чорында дошманга каршы торганда бик яхшы башкаралар. Тик агач янгынга каршы тора алмый шул, соныннан ныгытмалар таштан җиткерелә. Бүгенге көндә Кремльнең таш стеналары алтынчынчы тапкыр яңартылган.

Юрий Долгорукийның христиан динен халык арасында алга этәрүгә керткән хезмәте дә бик зур урын алып тора.

Кызыл мәйданда матур биналар – православие дине чиркәүләре гаять күп. Аларны карап, тарихы белән танышу өчен күп вакыт таләп ителер иде.

Дәүләт универсаль кибете – ГУМ – Кремль белән кул сузымы арада гына. Берни алмаган очракта да эченә кереп, 3 кат буйлап көнозын карап йөри аласың. Мондагы матурлык, могҗиза, хәтта фонтанга кадәр бар.Чөнки бу эре сату-алу комплексы гына түгел, ә бөек архитектура һәйкәле дә. Теләсәң – ресторан-кафега кереп ял ит, кирәк санасаң – сәнгать галериясенә рәхим ит.

Мәскәүнең төп тарихи һәм үзәк урамы – Арбат. Шагыйрьләрнең шигырьләрендә, рәссамнарның картиналарында, артистларның җырларында җырлана торган урам бит бу. Хәзер инде ул җәяүлеләр урамына әйләнгән. Монда туристлар,студентлар,шәһәр халкы рәхәтләнеп ял итә. Асфальт урынына брусчатка түшәлгән, урындыклар куелган, як-якта япон “сакуралары”җемелди, төрле төстәге фонарьлар яктысы астында кем генә чыгыш ясамый монда? Төрле костюмнарда биюче егет-кызлар, балалар, килгән кунаклар дәлилли моны. Күз явын алырдай гаҗәеп бизәлеш, чыгышлар җәлеп итә! Арбат – чын-чынлап могҗизалар иле, артык хисләнүдән башлар әйләнә хәтта!

Автобустан совет архитектурасының горурлыгы булган Останкино телебашнясын күзәтәбез. Ул евразия континентыныда иң биек башнядан саналучы төп радио-телевидение тапшырулары каналы икән.

Зур һәм кече театр, цирк, планетарий, Третьяк галериясен, ВДНХ биналарын, зоопарк, башка истәлекле урыннарга, паркларга киләсе килгәндә бару хыяллары белән кайту ягына юнәлдек.

Безгә Рождество бәйрәмнәре алдыннан әкияти сәяхәт һәм ял бүләк иткәннәре өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: