Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләргә тәртип өчен билге кую кайтарылырга мөмкинме?

Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләргә тәртип өчен билге куюны кайтарырга була, дип саный.

Бу фикерне ул дүшәмбе РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары советы эшче төркеменең киңәйтелгән утырышында белдерде. Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә. 

Әмма министр мондый бәяләүнең критерийларын төгәл билгеләргә кирәклеген ассызыклады.

«Без, гомумән, тәртип өчен билге куюга каршы түгел, әмма мондый бәяләүнең критерийларын аңларга кирәк, аны кем төзиячәк һәм нәтиҗәләр нинди булачак», - диде Кравцов.

Тәртипсезләр һәм мәктәп кагыйдәләрен бозучыларны билге куеп «җәзалау» турындагы тәкъдимне Кеше хокуклары советы башлыгы Валерий Фадеев тәкъдим итте. Өстәвенә, тәртип өчен билге кую белән беррәттән, закон бозучыларны чыгарылыш дәүләт имтиханнарына кертмәскә кирәк, дигән фикердә Фадеев.

Сергей Кравцов «кинәт туган карарлар кабул итмәскә» чакырды һәм әлеге тәкъдим фикер алышуны таләп итә, дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев