Туганайлар

Людмила Белоусова: Бәхет ул күптөрле

“Керәшеннәр” дигәч, күпләрнең күз алдына Людмила Белоусова килеп басуына шикләнмим. Үз иңнәренә замана йөген – халык өчен зур җаваплылык алып, керәшеннәрнең сүзен дөньяга ишеттергән кеше ул.

Дөреслек хакына гомерен багышлаган шәхес — Людмила Белоусова 4 апрельдә 60 яшьлек юбилеен каршылый. “Бәрәкәт” керәшен яшьләре вәкилләре үзләренең 10 еллык юбилейларын уздырганда, аның турында: “Безнең барыбызның да мамасы ул”, – диделәр. 90нчы еллардан бирле керәшен хәрәкәтенең башында торса да, Людмила Даниловна үзен әлеге хәрәкәтнең “ана”сы дип санамавын әйтә. “Ул заманнарда күбрәк ирләр эшен тартып, ирләр арасында йөрсәм дә, “әни”се үк дияргә кыймыйм”, – дип тыйнак кына елмая. Әмма үзенә ышанып тапшырылган вазифалар аның булдыклы асыл зат икәнен раслый: 10 елд дәвамында керәшеннәрнең “Туганайлар” газетасы редакторы, 13 ел буена Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, 6 ел дәвамында “Керәшен сүзе” газетасының баш редакторы. Менә шулай, халкыбыз өчен күпме тырышкан, янып-ялкынланып хезмәт иткән кеше ул Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре – Людмила Белоусова.

“Керәшен сүзе” тартып алды

Мин үзем керәшен хәрәкәтенә “общественник” буларак түгел, журналист буларак кереп киттем. Чаллы шәһәр Советында Ямаш Игәнәй – Ананий Малов белән бергә эшләдек, аннан соң бер-беребезне югалтып тордык. Өч елдан соң очрашкач, ул: “Без бит яңа проект башладык. Син кая югалдың? “Керәшен сүзе” гәҗите чыгарабыз. Әйдә, минем белән”, – диде. Боларның башкарган эшләрен күрдем дә, шаккаттым. Ул газетаның беренче, икенче саннарында чыккан материаллар, андагы информация, керәшен тарихы буенча язмалар минем өчен шундый зур сенсацион ачыш булды. Алар мине үз эченә шул кадәр алып кереп китте, “Керәшен сүзе”нең өченче саныннан башлап шушы газетага, керәшен дөнҗасына кереп чумдым. Шуңа күрә, 2018 елга кадәр, “Туганайлар” газетасыннан киткәнче, мин үземне Ямаш Игәнәй башлап җибәргән эшнең дәвамчысы булдым, дип саныйм. “Керәшен сүзе” – шәхси газета, халык газетасы иде. Аның учредителе Николай Антонов булды, соңрак Николай Колчерин да кушылды. Ананий Маловның үлеменнән соң, газета минем өйдә – ике бүлмәле фатирымда чыкты. Шундый кысан һәм акчасыз 90нчы еллар иде. Минем өй телефоным – газетаның Россия каталогында, газетаның адресы минем өй адресына беркетелгән иде. Иле белән кәгазьгә кытлык чаклар, шул сәбәпле газетаның хәтта өзелеп торган чаклары да булды. Ләкин халык шулкадәр дә актив иде, безнең һәрвакыт 3000 тирәсе язылучыбыз булды. Рекламаның нәрсә икәнен дә белмәгән чаклар, авылдан авылга хәбәр йөри. Үзе турында белү, үзен-үзен саклау омтылышы шундый да көчле иде халыкның. Бүгенге көндә мин ул еллардагы кебек омтылышны күрмим. Сүнәм-сүнәм дип торган учагыбызга халык утлы кисәүләр ташлап торды ул елларны. Газетаны халык саклады. 2002 елда газета чыгудан туктап, аның урынына Чаллы хакимияте тарафыннан “Туганайлар” газетасы ачылды. Күп кеше “Туганайлар” газетасын “Керәшен сүзе”нең исеме үзгәртелгән варианты, дип ялгыша. Алар – икесе ике, бер-берсенә катнашы булмаган, аерым басмалар.

Мин “чиста”керәшен түгел

Минем тамырларым Сарман районының Түбән Чыршылы авылыннан. Мама ягыннан без урыслар. Бабам Александр Минзәлә ягы, әбием Евдокия Зәй ягы урысы булган. Ә менә папа ягы чын керәшеннәр. Әбием, Аксак Ибан кызы Үлҗүк – Баграж кызы, бабам, Көҗмә Ибаны, Чыршылы тумасы. Бабамның бабалары кайчандыр авылыбызга Келәтледән күчеп утырган булганнар. Архив документлары буенча буыннар чылбыры төзүче Валерий Зарубин 9 буынга каләр нәселем чылбырын ясап бирде, мин аңа мең рәхмәтле. Темәшләр нәселе 1711 елда Келәтле авылында туган Гәверлә улы Темәпидән (Темәштән) килә. Темәпи улы Үртәми, Үртәми улы Сергей, Сергей улы Давыт, Давыт улы Көҗмә, Көҗмә улы Апанас, Апанас улы Ибан, Ибан улы Данил...

Авылда хәзер дә Тимашевлар байтак. Без барыбыз да бер нәселдән чыккан. Тамырлары белән безнең авылдан булган фольклорчы галим Геннадий Макаровның ерак Гөргөри бабасы белән минем Сергей бабай бертуганнар булганнар, без җиденче буын туганнар.

Халык үзенең кем икәнен белә

80-90 елларда бөтен Россиядә, республикада халыкның үзаңы күтәрелү чоры булды. “Железный занавес” ачылып, яңа информация чыга башлау керәшеннәргә бик көчле тәэсир итте. Кешенең үзенең кем икәнен, каян килеп чыкканын беләсе килде. Халык киләчәккә зур өметләр белән карый, зур омтылышлар белән яши иде. Бүгенге көндә керәшеннәр инде үзләренең кем икәнен белә. Бәлки, шуңадыр да, хәзер кеше пассив. 90нчы еллардагы кебек ажиотаж, кызыксыну, ул вакыттагы кебек омтылыш, зур күтәрелеш бүгенге көндә юк. “Алга барабыз, җырлап алабыз”, дигән кебек яшәп ятабыз. Керәшен хәрәкәте үзалдына төрледән-төрле бурычлар куеп яши бирә. Ә 90нчы еллардагы иң беренче теләк-хыялларның, барысы булмаса да, күбесе тормышка ашты. Шуңа күрәдер, ул еллардагы кебек, “кайнамыйбыз” хәзер.

Керәшеннәрне бердәм диләр...

Чын дөресен әйткәндә, зур чаралар уздырганда, керәшеннәр күпләп җыелганда, ниндидер зур бәйрәмнәр булганда, мин бердәмлекне тоям. Андый чакта халык туплана, җыела. Күтәрелеп китә, берләшә, шатлана, бәйрәм итә.  Ә болай караганда... Эшләргә теләүчеләр аз, бәйрәм итәргә теләүчеләр күп. Элегрәк керәшен тормышына үз өлешен кертергә атлыгып торган карендәшләребез күбрәк иде. “Туганайлар” газетасын ничә еллар инде үз ярдәменнән ташламаган кешеләрне атап китәр идем. Газета озак еллар Чаллыда чыкты, шуңа күрә Чаллы егетләре, хәллерәк кешеләр газетаны тонуста тоттылар. Виталий Агапов, Игорь Батаев, Альберт Петров, Николай Логинов, Иван Асанов, Александр Высоцкий һәм башкалар, алар күп. Кемнедер әйтмәсәм, үпкәләргә дә мөмкиннәр. Казанга күченгәч тә, алар безне ташламады. Казанда Иван Егоров, Николай Кутузов, Иван Батьков кушылды. Менә шушы кешеләргә мин бик рәхмәтле. Иван Егоров керәшен хәрәкәтенең авыр чорында, иң болгавыр, чарасыз вакытта кушылып китеп, күтәреп алып, безне шушы баткаклыктан, проблемалардан тартып чыгарды. Хәрәкәтнең “ана”сы дип сорау бирдегез, “керәшен хәрәкәте атасы” дип мин Иван Михайловичны әйтер идем. Аның идеясе һәм ярдәме белән, Питрау республика күләмендә керәшеннәрне таныта торган этник бәйрәмгә әверелде. Татарстан халыклары Ассамблеясенең статистик нәтиҗәләре буенча, Мамадыш районының Җөри авылында уза торган Питрау инде берничә ел Татарстан халыкларының бәйрәмнәре арасында беренче урында тора. Узган ел, күрсәткечләр буенча, безнең бәйрәмгә 60 мең кеше җыелган. Җөридәге Питрау керәшен бренды гына түгел, Татарстанның да брендына әйләнеп бара.

Хатын-кызлар һәм җуашлык

Бик күп керәшен авылларында йөрергә туры килде. Һәр якның үз үзенчәлекләре бар. Мәлки керәшеннәре бөтенләй үзенә бер төсле, Чистай керәшеннәре, Питрәчләр, нагайбәкләр – икенче. Аларны юкка гына фәндә дә төрле группаларга бүлмәгәннәр. Һәрбер төркемнең костюмнары, җолалары, менталитетлары да бер-берсеннән аерыла. Ә менә кунакчыллык, “наивность”, сабырлык, түземлек, җуашлык – керәшеннәрне берләштерә торган әйберләр. Икенче берләштерә торган нәрсә – керәшен хатын-кызларының активлыгы. Кая барсаң да – әбиләр, кая барсаң да һаман шул түтиләр. Безнең ирләр күбрәк өйдә утыра, хатын-кызлар башлап йөри. Ирләрнең терсәген тоеп, ирләр янәшәсендә буласы килә дә бит... Күрәсең, керәшеннәрнең борынгыдан килгән менталитеты шундыйдыр инде.

“Өй туе” көтәбез

Казанда, керәшен чиркәве каршында үзебезнең үзәк ачылу безнең өчен бик зур вакыйга булды. Бу – озак еллар буена көтеп алынган куаныч. Әлеге үзәкне эшләтеп җибәрү буенча алдыбызда әле зур бурычлар тора. Эшне башлап җибәрү беркайчан да, беркайда да җиңел булмаган. Юкны бар итү, дигән сүз бит ул.

“Бәрмәнчек” ансамбле дә үзенең бинасын көтә. Анда хәзер ремонт эшләре бара. Алар тизрәк Спартаковская урамындагы бинага күчеп, үз өйләрендә үз көйләре белән яши башласыннар иде, дип тырышабыз. Инде шактый нужа күрделәр, күченеп йөрделәр, шуңа күрә, аларның да “өй туй”ларын күрәсе килә. “Туганайлар” гәҗитенең дә хәле борчый. Хәзер бит Интернет заманасы, яше-карты шунда утыра. Басма матбугатны алып бару бик авырлашты. Авылларда почтасы да җүнләп эшләми, монысы да бер каза.Газетаны көтеп ала торган өлкән буын кешеләре дә азая бара. Яңа технологияләр кулланырга, ниндидер яңалыклар табарга, аны Интернет вариантка күчерергә

Үзе безнең белгечләр, яңа чыганаклар кирәк. Хәзер газетага яшьләр килде. Кызлар бик тырыш. Шунысы куандыра. Радио, телевидение тапшырулары да бик кирәк керәшеннәргә. Газетабызны ныгыту, саклап калу, язылучыларыбызны арттыру бурычы тора. Бу очракта, информацион технологияләр кулланып, редакция базасында аудио-телевизион тапшырулар да оештырып булыр иде.

“Чебешләрем”не саныйм

60 яшь ул минем өчен ... Инде аз түгел, әле күп тә түгел. Аллага шөкер, яшьләр белән эшлим, шуңа да, үземне алар янында яшь итеп хис итәм. Кемдер 40ка җитүгә үк үзен әби итеп тоя, кемдер тумас борын ук картая. 60 яшь ул – уңышларны да

санар чактыр, бәлки. Иң зур уңышым, җиңүем, бәлки, нинди авыр елларда да бирешмичә, керәшен хәрәкәтендә, шушы “арба”да калуым булгандыр. Заманында “Известия”, “Труд”“Правда” кебек, Россия күләмендәге, гөрләп торган зур-зур газеталар ябылганда да, сыңар тиене дә булмаган “Керәшен сүзе”н саклап калдык.

Керәшен яшьләре оешмасын төзүебезне дә уңышым дип саныйм. Һәрбер башлангычның дәвамы булырга тиеш бит. Без инде олыгаябыз. Бүген, ышаныч белән әйтә алам, эшебезне дәвам итәрлек яшьләр күренә. Ә инде журналистика өлкәсендә иң зур эш дип “Туганайлар” газетасын Чаллыдан Казанга күчерүебезне саныйм. Чынлап торып дәүләт газетасы, республика басмасы статусын алдык, шушы бөтен республика газеталары чыга торган Декабристлар урамындагы бинага, уңай шартларга күчендек. Шулай ук, үз туган телендә аралаша алмаган карендәшләребез өчен рус телле вкладыш ясап, газетаны ике телдә

бастыра башладык. “Новый Завет” – “Җаңа Законъ” бастырылуда да өлешем бар, дип куанам. Өч ел буена Санкт-Петербургның Библия җәмгыятендә “Җаңа Законъ”ның стилистик редакторы ролендә хезмәт куйдым. Бу проектны җиренә җиткереп, халыкны иман кенәгәле иттек.

Минем бәхет

Бәхет бит ул күптөрле. Кемдер эштән бәхете булырга мөмкин, кемдер балалары белән бәхетле, кемдер гаиләдә үзен бәхетле сизә. Бүген кеше үзен бәхетле тойса, иртәгә бәхетсез итеп сизәргә мөмкин. Шуңа күрә, ул – бик үзгәрүчән, бик күптөрле, күпкырлы әйбер. Минем бүгенге көндә дә яратып башкара торган эшем бар. Минем янымда терәк булырлык, ничә еллар буена кулга-кул тотынып эшләгән коллегаларым, командам, дусларым бар. Бүгенге көндә мин сау-сәламәт. Горурланырлык балам бар. Аның уңышларына шатланып, бәхетенә сөенеп яшим.

Алёна НИЗАМОВА язып алды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: