Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: "Алга барыек, "Туганайлар"!"

Людмила Белоусова җитәкче эстафетасын яшь журналист Юлия Губинага тапшыра. Әлеге уңайдан Людмила Белоусованың карендәшләргә мөрәҗәгате.

Һәр нәрсәнең, башы булган кебек, азагы да була. Бу хезмәт юлына да карый. Журналистикада озын, озак утыз еллык юл үтелгән. Моңа Совет чоры да, “үзгәртеп кору” чоры да, хәзерге заман көннәре дә керә. Шөкер, исән калдык, керәшеннәрнең яңа заман журналистикасына нигез салдык, хәлдән килгәнчә, авыр шартларда, халык газетасы “Керәшен сүзе”н  яшәттек. Аның беренче редакторы Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) дөнья куйганнан соң да, газета биш ел буена, Аллага шөкер, минем Чаллыдагы ике булмәле квартирамда чыкты.

Авыр шартларда, 2002 елның халык санын исәпкә алу көннәрендә Чаллыда  чыга башлаган “Туганайлар” газетасына үз йөзен табу, халык ышанычын яулау өчен байтак тырышырга туры килде. Шәһәр газетасы статусыннан республика басмасы дәрәҗәсенә күчү, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте составына керү, журналистлар командасы җыю, газетаның русча кушымтасын, сайтын булдыру – шул эшнең этаплары. Бу хезмәтләрне без Чаллы редакциясе белән эшләдек. Биредә керәшеннәрне яраткан, аларның культурасы, тарихы белән кызыксынган, журналистикага бирелгән татар кызлары эшләде. Бүген аларның барысына да тау итәм, хөрмәтемне белдерәм. Аларның бүгенге керәшен журналистикасына керткән өлешләре чиксез зур булды. Тик “Туганайлар”га үсәргә, ныгырга, алга барырга, республика матбугаты буларак, Казанны “яуларга” кирәк иде.

Казанда керәшен оешмасында тәрбияләнеп ныгыган, “Бәрәкәт” яшьләр оешмасында тәҗрибә туплаган, үз халкын яраткан, аның киләчәге, язмышы өчен җан аткан яшьләр коллективы җыелды. Алар – амбициоз, кыю, яңа технологияләр буенча белемле буын.

Мин бүген җитәкче эстафетасын, бер дә шикләнми, шушы буын вәкиле – яшь журналист Юлия Губинага тапшырам. Үземә лаеклы алмаш әзерләдем дип саныйм һәм моңа ышанам. Яшьләргә артык таләпчән булмыйча, аларга күбрәк булышсак, булган белемебез, тәҗрибәбезне алар белән бүлешсәк иде! Авыллардан хәбәрләр язып торсак, күренекле карендәшләребез турында сөйләсәк, газетага актив язылсак, анда басылган мате риаллар буенча фикер алышсак, уйтеләкләребезне активрак җиткерсәк иде! Авыр һава шартларында да бирешмәгән, инде унҗиденче елын керәшен халкына хезмәт иткән, “Туганайлар” дип аталган корабльне саклап калсак иде! Аны батырсак, аның белән бергә үзебез дә батмабызмы?

Яшь коллектив яшьләрне дә күбрәк тартыр, дип өметләнәм. Яңа коллективка уңышлар телим!

Мин эшләгән ун ел буена газетаның учагына күмерләр өстәп торучы карендәшләребез, мах сус хәбәрчеләребез, спонсорларыбыз! Барыгызга да, баш иеп, тау итәм!

Газета битләрендә, Интернет челтәрендә очрашканга кадәр! Яңа еллар белән барчагызны да, туганайлар!

Людмила БЕЛОУСОВА,

Татарстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре,

Татарстан Республикасының журналистлар Союзы члены

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев