Луиза Янсуар режиссёр Резеда Гариповага Кариев театрына эшкә килергә тәкъдим иткән
Ноябрь аенда Резеда Гарипова Кариев театрында Луиза Янсуар белән бергәләп язган «Алтынчәч» пьесасын сәхнәләштерә башлаячак
Кариев театры директоры Луиза Янсуар режиссёр Резеда Гарипованы Кариев театрына эшкә чакырган.
«Кариев театрына Резеданың килүен теләр идем, миннән аңа андый тәкъдим булды. Театрыбызның баш режиссеры Ренат Әюпов та бу тәкъдимне хупласа һәм шундый карарга килсә, бу логик яктан да, иҗади планнар ягыннан да күркәм адым булыр иде, дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Театрыбызда милли стратегияне дә дәвам итә алырдай, шул ук вакытта яңа форматларны да күздә тотып эшләрдәй үзебезнең яшь, талантлы режиссерлар бик кирәк», — ди Луиза Янсуар.
Ул бу урында Резеда Гарипованы күрә. «Безнең, уены-чыны белән әйткәндә, «җеннәребез» туры килә, фикерләребез бер төрле, бер якка карыйбыз», ди. Луиза Янсуар үзләренең 2016 елдан бирле хезмәттәшлек итүләрен искәртә.
2020 елда алар бергә Тинчурин театрында ике спектакль — «Карурман» белән «Сәйдәш. Йокысызлык»ны чыгара. «Спектакльләрне әзерләгәндә, Резеданы якыннан күзәттем: театр эчендә актерлар, цехлар белән мөгамәләсе, эшләү стиле ягыннан ул миңа бик ошый», — ди Кариев театры директоры. Ул ике театр арасында уртак хезмәттәшлекнең алга таба да дәвам итүен тели.
Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар 2016 елдан башлап «Калеб» кысаларында спектакльләр эшлиләр. Болар — Рәдиф Гаташ поэзиясе буенча — «Одиссея», Луиза Янсуар шигырьләре буенча — «Ишек», «Карурман» спектакле эскизы. 5 октябрьдә Кариев театрында булачак «Калеб» сезоны ачылышын Резеда Гарипова әзерли, бу чара иҗади импровизация форматында узачак.
Ноябрь аенда Резеда Гарипова Кариев театрында Луиза Янсуар белән бергәләп язган «Алтынчәч» пьесасын сәхнәләштерә башлаячак. Премьера декабрь аенда көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев