Туганайлар

Ләке – “Игәнә”ле авыл

Сарман районының Ләке авылы, керәшеннәрнең борынгы традицияләрен саклап, үзгә бер мохит тудырып яшәп яткан авыл буларак, гел кызыксындырып, ымсындырып тора иде. "Түгәрәк уен" фестивальләрендә искиткеч ачык күңелле, ихлас җанлы Валентин дәдәй - Валентин Кузьмин белән танышкач, аңладык: Ләкенең үз рухы бар! Авылда 40 елдан артык фольклор ансамбле эшләп килү үзе...

Әлбәттә, ул рухны авылны барып күрми, кешеләре белән аралашмый торып тоеп булмый. Язның иң матур вакытында, шомыртлар шау чәчәккә күмелгән май уртасында килеп төштек без Ләкегә. Авыл клубына җыелган "Игәнә" ансамбленә йөрүче артистлар безне ишек төбеннән үк җырлап каршы алдылар:

Сагыныплар көттек без әйләр сезне,

Күреп сөйләшергә лә ай күп сүзне.

Сөйләшкәннәр саен сүзләрем арта,

Аерата җаным ай бик тарта...

Сүзебез Ләке авылы тарихыннан башланып китте.

-Безнең ерак бабайлар бирегә Мамадыш районының Юкәче авылыннан күчеп утырганнар,- дип сөйләде безгә Иван Тазов. - Авылның исеме дә шуннан килеп чыккан. Юкәчеләр чабата ясый торган булганнар, "лыко"дан Ләкегә әйләнгән шулай. Ләке районының Мамадыш районындагы Юкәчедән күчеп утыруы турындагы мәгълүматлар архив документларында да сакланган.

- Бер авылдашыбыз керәшен мәсьәләсендә заманында Ленинградка да язып караган иде, "Сез элеккедән килгән керәшеннәр" дигән җавап алды,- ди Тамара Подвалова (Иван Тазовның бертуганы).- Төрлечә сөйлиләр инде, әмма "динен сатканнар" буласыбыз килми, бик ачу килә.

Ләкедә руслар да күп яшәгән, марилар да бар иде. Шуңа күрә безнең әбиләр русча бик оста сөйләшәләр иде,- дип дәвам итә Тамара Николаевна.- Руслар белән үзара гаилә корулар да булган. Безнең әби - Софья Тарасова - Ләкенең беренче укытучысы иде. Минзәлә педагогия училищесында укып кайткан. Авылның бөтен тарихы мәктәп музеенда тупланган инде. Хәзер авылда тугызъеллык мәктәп эшли.

Әле яңа гына Ләкедә социаль программа нигезендә өр-яңа клуб ачылган икән. Авылның уртасында, биек тау башында балкып утыра клублары.

- Куанып туймыйбыз инде бу бинага,- ди клуб мөдире Эмиль Антонов.- Бөтен авылыбыз халкы исеменнән Татарстан Президентына рәхмәтебезне җиткерәбез.

Сигез ел элек клуб сүтелгәч, түбәсенә баш тия торган ике катлы бинада да рухыбызны төшерми эшләдек, яңа клубта инде рәхәтләнеп иҗат итәргә шартлар бар: бинабыз бик җайлы, якты, җылы. Сәхнәбез дә бик уңайлы. Бөтен бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрәбез хәзер. Бәйрәмнәр булмаганда читтән дә артистлар килеп концертлар куеп китә. Алабуга мәдәни-агарту көллияте белән бик тыгыз элемтәдә яшибез.

Хәзер бу тирәдәге зона конкурслары да бик еш бездә үтә. Танылган халык фольклор ансамблебез "Игәнә", әлбәттә, төп горурлыгыбыз. Тирә-як районнар, авыллар да безнең концертларны көтеп кенә торалар. Юл йөрергә бер дә иренми-авырыксынмый әби-апаларыбыз. Еракларга йөрергә автобусыбыз булмау гына тоткарлап тора. Шулай да, өметебез бар: грант язып, I турны үттек, II турны да үтсәк, автобуслы булырбыз дип торабыз. Грант системасы белән шактый эшләр майтардык үзе: үткән елны "Иң яхшы Мәдәният йорты" грантын отып, 100 000 сум акча алдык. Шул акчага "Айбагыр" балалар ансамбленә күлмәкләп тектердек. Шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгының 63 000лек грантын отып, Питрау бәйрәмен зурлап уздырдык.

Антоновлар үзләре дә бөтен гаиләләре белән авылның мәдәни тормышына хезмәт итүчеләр булып чыкты: "Айбагыр" балалар ансамблен аның хатыны Римма Тимирова оештырган (быел ул "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" дигән грант откан).

Кызлары Лиана да үзләре юлыннан киткән: бүгенге көндә "Игәнә" ансамбленең иң яшь башкаручысы. Инде 10 яшьтән бирле әти-әнисе белән бергә ансамбльгә йөри икән. Бүген дә Алабуга мәдәни-агарту көллиятендә укыган җиреннән, туган авылына кайтып, ансамбль эшендә катнашырга вакыт таба икән. 2014 елда Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрауда "Питрау чибәре" конкурсында катнашып, II урынны алган, быел тагын катнашырга һәм I урынны алырга тели. Үзе чибәр, үзе талантлы бу кыз, әлбәттә, теләгенә ирешер.

"Француз яулык" белән башладык...

Ансамбльнең оешу тарихын бөтен гомере сәхнәдә үткән Тамара Подвалова бүген дә бик яхшы хәтерли.

-Элек республика Олимпиадалары була торган идек,- дип сөйләп китте ул. - 1974 елда Казанда узган шундый Олимпиадага без Ләкедән 100 кешелек хор белән бардык. Барыбыз да бертөслерәк кофта-юбкалар киеп. Ул вакытта репертуарыбызда керәшен җырулары юк иде әле. Шунда мин: "Әйдәгез, үзебезнең керәшен җырын җырлап карый әле",- дидем. Авылда аеруча яратып җырлана торган "Француз яулык"ны сайладык.

Ул вакытта райком секретаре Кашапова иде, безнең җырыбызны бик ошатты. Бәрхеттән күлмәкләр тертерде. 15-16 кеше Казанга "Туган як кичләре" телевизион тапшыруына барып, "Әйдә, әйдә"не җырлап кайттык. Шуннан соң безне Казанда үткән чараларга чакырып кына тордылар инде, гел 25 кеше йөри торган идек. Соңыннан хор таркалды. Роза Аксакова менә шушы фольклор ансамблебезне оештырды.

-Хәзер "Игәнә"дә 14 кеше,- дип сүзне алып китә ансамбльнең җитәкчесе Раилә Асанова. - Авылыбыз яныннан гына бормаланып Игәнә елгасы ага. Авылыбыз халкы Игәнә буйларына җәйләүгә чыккан, печән чапкан. Шомырт, балан куаклары белән каймаланган аланнарда ял иткән. Барыбыз өчен дә кадерле булган менә шушы елгабыз исемен куйдык ансамблебезгә. Җыр-моңнарыбыз да, Игәнәбез кебек, халык күңелен сугарсын, аңа яшәү рухы бирсен дидек. 1987 елда "Игәнә"без халык ансамбле исемен алды. Кырык елдан артык вакыт эчендә ансамблебез кайларда гына чыгышлар ясамаган да, нинди генә конкурсларның лауреаты булмаган!

-Җитәкчебез бик тырыша инде, - дип сүзгә кушыла ансамбльгә йөрүчеләр.- Үзе баянда уйный, үзе җырлый-бии, үзе репертуар буенча эзләнә. Менә шундый тынгысыз җанлы җитәкче кул астында булуыбыз өчен сөенеп туя алмыйбыз. Шуңа күрә үзебез дә ансамбль эшенә бөтен күңелебезне бирәбез.

- Матур бормалы керәшен җырулары бар иде элек. Олылардан шуларны яздырып калмаганга бик үкенәбез, хәзер инде аларны хәтерләүче юк,- ди Тамара түти.

- Мин килен булып килгән елларны Демьян абый тазлар, чиләкләр куеп, сугып уйный иде, шундый матур көй чыга иде...

- Чиләк кагу хәзер дә бар,- ди Тамара түти, - агач кашык белән бәрәсең, төбенә кул белән дә сугып аласың, калак белән сыдырып та җибәрәсең,- диюгә каяндыр чиләк, калак табып китерделәр, ансамбльнең иң өлкәне Иван Тазов чиләк кага да башлады. Аннары чиләк Валентин дәдәй кулына күчте.

"Питрау, Питрау, Питрауга кил әле..."

Питрау, Питрау, Питрауга кил әле,-

Җырлап-биеп, ярлар сөеп

Күңел ачыек әле...

Валентин дәдәйнең бу җыры әле Сарман якларыннан Казанга кайтканнан соң да колакларда озак яңгырап торды. Чөнки ансамбль аны шундый да рухланып, дәртләнеп җырлый ки, Питрауның бу авылда нинди олы бәйрәм булуы шуннан ук аңлашыла. Ләкенең чиркәве нәкъ менә апостоллар Петр белән Павел исемен йөрткәнгә, Питрау гомер-гомергә авылның төп бәйрәме саналган. Әле күптән түгел генә иске чиркәү урынында яңасы калыккан. Моның өчен Александр Андровка авыл халкы рәхмәт әйтеп туймый. Совет чорында тыелып торган Питрау бәйрәме дә соңгы елларда яңа сулыш алып, җанланып киткән.

- Бәйрәмнең беренче көне -12 июль - кунак килә торган көн. Кунаклар бик күп килә, һәр йортта 4-5 җигелгән ат була торган иде. Кунаклар дүртәр көнгә килә. Сугыштан соңгы елларда Зәй, Минзәлә районнарыннан бик күп кеше килә иде. Килгән кунак өйгә сыймый, яшьләргә сарай түбәсендә яңа чапкан печән өстендә урын көйләнә. Уеннан кайтасың да шунда йоклыйсың инде. 12 се беренче Кичке уен була, ул көтү кайткач башлана. Аны берәү дә махсус оештырмый, монда төп рольне гармунчылар уйный. Авыл саен әллә ничә гармунчы иде бит элек. Әйтик, мин гармун тотып чыгам, минем тирәгә үзебезнең урам кызлары җыела. Икенче гармунчы авылның икенче очында түгәрәк оештырып җибәрә. Башка авылларда килүчеләр аерым түгәрәк оештыра. Менә шуннан китә инде уен, такмак әйтеп, җырлап бию. Гадәттә "Подгорный"га бииләр. Берәү бии-бии дә, икенче бер кешенең каршына китереп баса, анысы биеп китә. Тәртипсез рәвештә, ничек кирәк алай бию юк.

-Аннары кич парланыш инде,- дип, яшьлек хатирәләренә бирелеп, сүзгә кушылып ала Тамара түти. - Егетләр кыз тоталар. Матур кызлар өчен сугышып та алалар.

Аны тагын Валентин дәдәй дәвам итеп китә:

- Көндез кызлар егет күзлиләр, егетләр - кызларны. Кич караңгы төшкәч, култыклашып тезелеп урам әйләнү башлана: ун-унбишләп егет-кыз тезелеп, берничә рәт булып йөриләр. Күзләгән кунак кызын тотам дип, авыл кызларына алдан әйтеп куясың инде. Бездә шулай "тотам" дип сөйлиләр. Тегеләр култыклашып барганда икегә каерасың да, "шалт!".. Кызны алып китәсең! Авыл кызлары кунак кызын ташлап китми әле: кырыйганак кына китеп торалар. Инде кыз егет блән килешеп китә икән, аннан соң гына икесен калдыралар. Яшьләр өчен Питрауның иң кызык өлеше инде бу. Кызык кына түгел, аның тормышчан мәгънәсе дә булган: башка авыллар белән кушылып, нәсел алыштыру ихтыяҗы да күздә тотылган монда. Керәшен авыллары аз бит, авылда бөтенесе туганлашып беткәннәр.

Икенче көнне уенга иртәнге сәгать уннарда җыела башлыйлар, уникегә кадәр бер тапкыр уен була, төш вакытында таралышалар, кичкә тагын җыелалар. Унөче, ундүрте көннәрен шулай уйныйлар, унбише көнне уен икенче авылга күчә, аны "Питрау кайтуы" диләр. Анда бер көн үтә.

"Питрау сабантуе" да шулай үзеннән-үзе оеша, анда бернинди оештыручылар да, бүләкләүләр дә юк. Егетләр дәртләрен кая куярга белми, көрәшергә тотыналар. Тәгәрмәч булып тәгәрәүләр, кулда йөреп биюләр...- ниләр генә кыланмыйлар инде анда.

Совет чорында Питрау сүрелде. Җыела башласаң, куып тараталар иде. Аннан халык клубка кинога йөри башлады...

Шулай да ул бәйрәмне халык күңел түрендә саклап, яңа чорга алып керә алган. Дөньялар үзгәрү белән, Питрау яңадан калкып чыкты. Ел саен Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тарлау аланында дистәләрчә мең кеше катнашында уза торган "Питрау - керәшен мәдәнияте фестивале" уздырыла башлады. Элек-электән Питрау үткәрелеп килгән кечкенә авылларга да кире әйләнеп кайтты бу бәйрәм. Ләкин Валантин дәдәй сөйләгән чын Питрау, кызганычка, тарихка күчте...

Илсөяр Иксанова,

Гөлсинә Хәмидуллина

("Түгәрәк уен" № 3, 20016 ел)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: