Туганайлар

Лидия Пасыева: "Керәшен үзәге ачылу белән тәртип керер, дип өметләнәм"

Керәшеннәрнең республика мәдәният үзәге нинди булырга һәм анда нинди юнәлеш­ләрдә эш алып барылырга тиеш? Бу сорауларга керәшен хәрәкәте активистлары үз фикерләрен белдерә.

Лидия ПАСЫЕВА, Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы:

– Керәшен культура үзәге ачылуга бик уңай карыйм. Кайбер эчне пошыра торган нәрсәләргә тәртип керер, дип өметләнәм.

Керәшен фольклорын туплап калырга кирәк. Көн үткән саен соңга калабыз. Әле халыкка чыгып җитмәгән байлыгыбыз бар. Күп дип әйтеп булмый, калганын бөртекләп җыярга кирәк. Бу үзәк, аңлавымча, дәүләт учреждениесе булачак. Дәүләт югарылыгында күтәреләсе мәсьәләләр дә бар. Һаман да керәшен җырларын татар халык җыры дип игълан итүләр дәвам итә. Фольклор коллективлары да, дәүләт ансамбльләре дә татар халкының милли киемен киеп, керәшен җырларын җырлый. Әлбәттә аларны татар халык җыры дип. Ә менә никтер, татар халык киеменнән рус һәм башка милләт җырлары башкарылганны күргән юк.

Күп кенә керәшен ансамбльләренең киеме дә эчне пошыра минем. Ничек чуарлый алсалар, шулай кыландыралар киемне. Салават күперенең бөтен төсләрен кертәләр, чүпрәкләрен каян табып бетерәләр диярсең. Попугайны хәтерләткән күлмәкләр безнеке түгел бит! Бер халыкныкы да түгел. Борынгы сандыктан чыккан күлмәкләрне генә кисеннәр дигән сүз түгел бу. Кием, киенү сәнгате дә камилләшергә тиеш, сүз дә юк. Тик, заманлаштырганда, сәхнәләштергәндә чама хисен, тиеш-тиеш түгеллекне белергә кирәк, дигән сүз. Үзенчәлекле чигү үрнәкләребез бар, шуларны ник кулланмаска?

Фольклор дигәндә, тагын бер әйбер бик эчемне пошыра. Кыз бирү күренешеме, бәби чумылдыру, туй йоласымы – аракы эчү күренешен күрсәтәләр. Татарстан телевидениесе каналларында да күрдем мин бу әкәмәтне. Оят бит бу безгә! Безнең әби- бабаларыбыз эчеп кенә гомер иткәннәр, диярсең! Биюләрне дә аптырап карыйм. Кем остарак чатанла са, шул керәшен биюе була. Борынгыча, әбиләребезчә бию гел күрсәтелми диярлек.

Үз бәйрәмнәребез – Питрау, Тройсын, Чүк, Симек, Мулимуннарның эчтәлеге югала бара. Моны һичшиксез торгызырга кирәк дисәм, көлке кебек. Бу инде була алмый торгандыр. Бу бәйрәмнәр, нәкъ Сабантуйлар кебек, артистлар концертына әйләнеп бетте. Инде үзенчәлекле итеп уздыра алу мөмкин түгел икән, һич югы, китапларда язып калдырасы иде. Фольклор коллективлары фрагментларын булса да күрсәтерләр иде.

Һәр керәшен авылының үз көе бар. Кунак көеме, солдатка озату көеме – аны өлкән буын хәтерли әле. Соңарганчы, җыеп калырга иде.

Керәшен культурасы үзәгенең бер бүлеген мәктәпләр белән эш буларак оештырсыннар иде. Укучылар арасында эзләнү эшләре буенча конкурслар оештырырга була. Шул ук диалектология – тел үзенчәлекләре, топонимика, фольклор, төбәкнең кием үзенчәлекләре – тема төрләре бик күп. Бу байлыгыбызны яшь буынга калдырмасак, кемгә кирәк булачак ул алга таба?

Православие дине дә керәшен культурасына, тәрбиягә йогынты ясамый калмаган. Бу тема да читтә кала бирә.

Керәшен культурасын үстерү буенча бик күп эшләнә. Алар безнең күз алдыбызда. Культура үзәге шушы мәсьәләләргә дә игътибар итәр, дип уйлыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 24 ноябрь 2018 - 20:50
    Без имени
    Лидия эйткэннэр белэн килешэм мин , дорес эйтелгэн сузлэр .
  • 24 ноябрь 2018 - 20:30
    Без имени
    Исэнмесез, хормэтле Лидия! Кызыклы сатья укыдым! Рэхмэт, бик эйбэт язылган. Мин узем керэшен кызы. Шуна да халкым культурасына битараф була алиыйм. Лэкин шундый фикер туды, керэшен киеме турында. Эгэр эби-бабаларыбызнын ул вакытта шундый момкинлеклэре булса, хэзерге ассортимент булса, киемнэр бугенге кондэге кебек бизэлмэс иде микэн? Мина калса, проблеманы киемдэ дэ эзлэргэ кирэк тугел. Киемнен фасоны, традицион чигелеше, топ тослэре сакланырга тиеш. Башкасы, русча эйткэндэ" в ногу со временем" дип белэм.