Туганайлар

Үлеп терелгән имче Пикла түти

Безнең өйдә һәрвакыт дуңгыз яңагы, ат авызлыгы, тәрәзә кашагасы бавы, ир-ат эчке киеменең будыргычы кебек нәрсәләр бер почмактагы чөйдә эленеп торды. Аларга тияргә дә, кешегә күрсәтергә дә, урыныннан күчерергә да ярамады. Бала вакытта шул яңактан куркып, кире өстен ябып куя идек. Хәзер инде ул “сәер” нәрсәләрнең күпме кешегә файда китерүен аңлыйм. Шулар белән кешене аруландыруны да Ходайдан тапшырылган көч буларак кабул итәм

Мин – өшкерүче Пикла түти оныгы. Югары белем алып, бераз дөнья күреп, керәшеннәр тарихына кагылышлы азмы-күпме мәгълүмат туплагач, нәнәемнең бу сәләте уникальлеген аңлыйм. Әби ул үзе үлеп терелгән кеше...

Нәнәебез Фёкла Гурьянова Мамадыш районының Ташлыяр авылында 1938 елда туган. Атасы Александр Николаев (кушаматлары – Дарҗыйлар, Гатиятләр) умартачы, урман караучы була. Колхозлаштыру чорында ул колхозга керми, урман байлыкларын җыеп, эшкәртеп, базарга алып барып сата. Сәүдәгәрлектә гаепләп, Сандыр бабайны төрмәдә дә утыртып чыгаралар. Нәнәйнең: “Тәтәйне, мунчала саткан өчен, төрмәгә яптылар. Тәтәй белән берьюлы, кәҗәне дә алып чыгып киттеләр. Мин тәрәзә ырмавына тотынып карап калдым – тәрәзә биеклеге хәтле дә буем булмаган ул вакытта”, – дип сөйләгәннәре истә калган. Сандыр бабай төрмәдән кайткач та, сату-алу эшен туктамый. Авылда җон, тире җыеп тапшыра.

Фёкла 6 балалы семьяда үсә. Урман эчендә умартачы өйләре дә була, балалар табигать кочагында эшләп үсә. Им-томга сәләт тә, өшкерү өчен кирәкле сүзләр дә аңа яшен аша килә: бәләкәй вакытта аны яшен суккан. Аңын югалткан баланы өйдәгеләре, башын гына өскә чыгарып калдырып, җиргә күмеп куялар. Иртә беләнгә кыз терелә... Мондый мистик хәлләр кинода гына буладыр кебек. Бик күпләргә киләчәк юраган данлыклы Ванга да табигать бәла-казасыннан соң исән калган кеше. Ванга сукыр булса да, күңел күзе аша бик күпне күрә, аңлый торган. Нәнәйнең дә күңеле бик нечкә, сизгер иде. Матур сүзнең көчен, яман телнең әшәкегә илтүен бик яхшы аңлый иде. Безне, оныкларын, “гел тәмле телле булып яшәгез”, дип өйрәтте.

Фотоларда: Пикла түти;  Николаевлар семьясының 1945 елдан соң төшерелгән бу фотосында (сулдан уңга): алда утыр ганнар – әтиләре Александр, энеләре Матвей, нәнәйләре Анный; икенче рәттә – Фёкла үзе, энесе Ефрем (Харьков якларында урман эшкәртү заводында җитәкче була, Чернобыль фаҗигасендә зыян күрә), тутасы Екатерина, олы тутасы Татьяна (Караганда якларына китеп югала).

Әбинең ничек итеп өшкерә башлавы турында беркемгә дә сөйләгәне булмаган. Без  бала-чага биргән сорауларга да артыгын җавап бирмәде. Өшкерергә өйрәт әле, дигәч тә, “ул өйрәтеп килми, үзе килергә тиеш” дип аңлатудан узмады. Табигать көченә, Ходай рәхмәтенә бик ышанып яшәде ул. Һәрвакыт ир-атны өстен итәргә, чит кешенекенә кагылмаска, чиста күңелле булырга, кешеләргә гел ярдәм итеп яшәргә өйрәтә иде безне. Без сигез онык әбине нәнәй (безнең якта әни мәгьнәсендә) дип әйтеп үстек. Безнең балалар да карт әбей дип түгел, нәнәй дип өйрәнде. Быел нәнәебезнең еллык ашын уздырдык. Үзе исән вакытта күп нәрсәләрне сөйләтеп, яздырта алмавыбыз үкенечкә калды инде...

Күбрәк күз тию, курку, тән бозылу һәм шешләрдән өшкерә иде әби. Авылдашларның күбесе аның кулларыннан шифа таба, дәвасы тия, диләр. Күрше авыллардан да Пикла әбигә балаларын өшкертергә йөрүчеләр бар иде, шәһәрләрдән дә кайткаладылар. Капка төбенә ят кеше килеп басса, нәнәйне эзләп килүләрен шунда ук аңлый идек.

 Курыккан, җылаган, күз тигән балаларны да алып киләләр иде. Әби, нидер пышылдый-пышылдый, тәрәзә парларын җыеп, шуның белән баланың битен сыпыра. Иң яхшысы – иртәнге чык, дия торган иде ул. Кайвакыт, чиркәүдән алып кайткан ару суны өшкереп, тәрәзә рамнарының парланган җирен сыпырып, шул тамчыларны суга сала иде. Шул суга шифалы сүзләрен укып, шунда шырпы сүндереп, инде “бозылган” суны җиргә, җилгә чәчә иде. Тагын шундый бер ырымы истә калган. Элек күз тигән балага, куз тидерүченең чәч очларын кисеп алып, шуны яндырып, исен иснәтә торган булганнар. Кемнең күз тидергәнлеге билгесез булса, эт җонын куллану очраклары да булган.

Балага уза алмаган хатыннар да, геморрой белән авыручылар да килгәләгәнен хәтерлим. Халыкта шундый сүз бар, имеш, өшкерүче авыруларны үзенә ала, эченә җыя, өшкереп чирне тарату өчен бик күп көче китә. Кайвакыт нәнәй, янына кешеләр килеп киткәннән соң, хәлсезләнеп кала иде. Тик шулай да аның беркайчан да, өшкергән аркасында дип зарланганын ишеткәнем булмады. Терелсеннәр генә, дип тели иде ул гел. Шунысы сәер, чыннан да, нәнәй 83нче яшендә эч куышлыгындагы шеше аркасында китеп барды. Менә шуннан соң, халык әйткәнгә ышанырга да, ышанмаска да белмәссең.

Әби кешеләргә генә түгел, абзардагы мал-туарга да ярдәм итәргә тырышты. Сыер имиләренә сөян чыкса, шуны бетерә торган сүзләре, ырымнары бар иде. Сыерга күз сөт аша да тия ала дип, әйткәнен хәтерлим. Шуңа да кешегә сөт биргәндә дә, башта банкага тоз салып, матур теләкләрен юрагач кына сөтне сала иде.

Керәшеннәр – табигать кешесе. Мәҗүси заманнардан ук табигать көченә ышанып, шуннан көч алып, әйләнә-тирә белән дуслыкта, муллыкта яшәгәннәр. Керәшеннәр арасында элекке заманнарда бик данлыклы имче карчыклар да булган. Алар табигать биргән шифалы үләннәр һәм дәвалау көченә ия сүзләре белән кешеләрне терелткәннәр. Минем нәнәй дә шул борынгы керәшеннәрнең күпмедер серләрен белүче кеше иде. Шунысы жәл, ул аларны киләсе буынга тапшырмый калды. Сөйләргә ярамый дип ышана иде ул. Сөйләсә, пайдасы бетәчәген белә иде...

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: