Туганайлар

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Зәй районы Керәшен Мәлемендә Александр Батьковлар гаиләсен - авылның йөзек кашы, дип йөртәләр. Шулай димичә?! Ир белән хатынның бер-берсен ярты сүздән аңлап, җил-яңгыр тидермичә саклап яшәүләре тормышта, кызганычка каршы, әллә ни күп очрамый шул. Александр дәдәй гомер буе югары урыннарда эшли, ә Наталҗа түти балалар тәрбияли, йорт-хуҗалык эшләрен тарта, колхоз...

Күз тимәсен, дигән сүзләр Ходайга килеп ишетелмиме, язмышларына шулай язылганмы - көтмәгәндә-уйламаганда, Наталҗа түтине каты чир аяктан ега. Якыннары ничек кенә тәрбияләмәсеннәр, нинди генә дарулар кайтармасыннар - дәвасы тими. Александр дәдәй аны җиде елдан артык ялгызы карый, кулларына күтәреп, мунчага алып барып юындыра, кашыктан ашата, эчертә. Көннәрдән бер көнне, якыннарын ятим, ирен ялгыз калдырып, Наталҗа түти бөтенләйгә күзләрен йома...

Моннан дүрт ел элек, Керәшен Мәлеменә барып чыккач, Александр дәдәй янына тукталган идек. Болын хәтле йортта бер ялгызы бөрешеп кенә, моңаеп кына утырган чагына туры килдек. Сөйләшкән вакытта, әледән-әле, күзләренә тулган яшьләрен дә сөрткәләде, әледән-әле, борынын да тарткалады ул. Пәһлевандай зур гәүдәле, чабып барган атны егардай көчле булган Александр дәдәйне бу хәлдә күргәч, күңелләребезгә чиксез авыр иде.

Күптән түгел генә Александр дәдәй белән тагын очрашырга туры килде. Соңгы тапкыр күрешкәндәге Александр дәдәйгә бөтенләй охшамаган, янып торган ир-ат безгә ишек ачты. Шунда ук көләч йөзле, сөйкемле бер хатын килеп, кунакларны өйгә дәште. Бу - Александр дәдәйнең яңа тормыш иптәше - Галина Павловна булып чыкты.

Өйгә мич ашлары, тәбикмәк исе тулган. Бөтен җирдә уңган хуҗабикә кулы күренә. Ничек табышулары, ничек кавышулары турында беләсебез килә.

"Александр кебек кеше җирдә ятмый. Аның ялгыз калуы турында бөтен Зәй белә иде. Чәчәк букетлары күтәреп, өемә килеп кергәч үк, аяк буыннарым йомшап китте. Ярты сәгатьтән инде хатыны булырга ризалыгымны биреп, машинасына чыгып утырдым," - дип, кыска гына "мәхәббәт тарихы"н сөйләп алды Галина. Александр дәдәй шундый да ягымлы, шундый да җылы карашы белән хатынына карап, аның сүзләрен җөпләп куйды. Бергә яшәүләренә ике ел булган икән. "Ике елы ике көн кебек кенә үтте. Бу хатынымнан да бик уңдым. Беренче хатынымның дәвамы кебек минем Галинам," - дип, уртак тормышлары турында сөйләп китте йорт хуҗасы. Абзар тулы мал, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш, баз тулы консервланган ризыклы банка... Иң мөһиме - бер-берсенә карата ярату, хөрмәт.

"Олыгайган көнемдә мондый хисләрне яңадан кичерермен дип уйламаган идем. Рәхмәт Галинага. Яшәргә көч, йөрәккә ут, тормышыма ямь бирде," - дип, хатынын иңнәреннән кысты Александр дәдәй. Хатыны да, җил-яңгырдан ышыкларлык ире булуга куанып, аның кочагына сыенды. Җырда яңгыраган сүзләр хак икән: "Көзләрдә дә язлар кабатлана". Күз генә тимәсен үзләренә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: