Туганайлар

Кюпей агай турыннан

(Бялякяй гня фельетон)

Октябрь айынын башында Кюпей агай таҥ беля жокосоннан тороб, кара сакалын сыйпаб, бяйлянеб беткян чячен ышкыб, эренне кюзен тырмый-тырмый малайлары беля киленняре жок лаган ӧйляреня кереб:

– Жя, сез, киленняр, нишляб жатасыз… бу багыт житкяч…

– Эй, малайлар! торогоз тизеряк, ана кеше эш эшлей, арбаларны майлый башлагыз, жебляр салыб, бастрыклар салыгыз,-  диб, жамагатын кыздырыб чыгыб китте.

Киленняре бӧтӧрӧля-бӧтӧрӧля башак биреб, атларны кушыб керделяр. Малайлары да кюзлярен тырмый-тырмый лапастан элеб куйган жирдян дегет лагунын тауыб арбаны майлаб, лапастагы чаналар арасыннан озон бауларны тауыб жалгаштыргалаб арбаларга арканнар салыб, бастрыклар салыб керделяр. Анай-карчык та тик жатмый, эшчеляр керергя самауырын ӓзерляб тора.

Чяй эчяргя утыргач, Кюпей агай жамагатына эш кюрсятя башлады.

– Син, Ибан, ӧйдя кал ӓле кибян аяклары ӓзерлей тор, бяряҥге базы беля соло кибяне арасында, без кайтыб житкенче ӓзер булсын, эреб эшлямя, диб.

– Кибян аяклыгын шул ындыр тюрендяге агачлардан алыйыммы?

– Жук, андагы ӓзер килгян агачка урын булыр ӓле. Кяжюннейгя 59-чы парталнын бире кырыннан кисеб алыб кайтырсыҥ. Мякчем, син турыны жигеб минем беля барырсыҥ. Оло килен, жорт арасында калыр, кече килен чаптарны жигя, безнен беля барыр, айгырны саклаб торор. Беяне арадан жибярербез.

Кюпей агай шикярсез чяй эчкяч тя, дюрт ат жигеб чыгыб китте, таланыулар чыккачта. Ӱзе иҥ алдан бара, аннары буш атлары, килене и малайы. Баярнын жана башлаган жортона килеб житкяндя ут эчендя калган ӓйберлярне кюргяч тя, Кюпейнен кюзляре акыйды, жӧряге сикеря башлады, канатлы кош кюк, тизеряк барыб житясе булыб атын кыйный башлады. Байларнын кибянняре жанына килеб житкяч, атын туктатты да, килененя айгырны саклаб торорга кушты, малайын, Мякчемне, эскерт ӧстӧня меҥгереб жибярде.

Бер сюз дя сӧйляшмиче, арба ларын тӧяб тутырдылар да, ӱргя меҥгяндя тяжгя жабышыб, атларына булыша-булыша, ӱр тӧшкяндя атларын кыйный-кыйный журттырыб, кайтыб киттеляр.

Ибан кибян аягын кайтыб жи теӱляреня, житештеря алмады. Кюпей агай ачыуыннан Ибанны сюгеб жыкты да, арбаларын ауда рыб, Ибанга катыны белян китергян кӧлтялярне кибянгя куя башларга кушыб, тагы кӧлтягя чабты.

Öч кӧн ӱткяч, дюртенче кӧннӧ кич, азакы жулларыннан кайтканда Кюпейдян Питерляр Ибанынын салдаты очоратыб сорой:

- Кюпей агай, сез ней эшлисез, диб.

– Меня, Ибанич баярларны бетерябез ӓле.

- Нястя? Салдатларны ӱтерябез дейсеҥме?

- Жук, Ибанич, баярларны бетерябез!.. Меня, бер кеше мылтык белян кылыч кейгян ӱзе былай кара гына мыйыклы ӓйтеб китте, 12 числага чаклы баярларны бетерегез, диб, кушты, кара туры атка атланган ыйы.

– Ул суҥ нейдей кеше булды!

– Ӓлля... мин... мин белмей дя калдым... аны Симун Питере шулай дигян эйе... ул кюргян “бугай”...

– Кюпей агай, син бик начар эшляр кыласыҥ... ул жарамаган эш.

– Ник? Син...  ӓлля син баярлар жаклы? Баярлар жак лы мыный?..

– Жук, син безнен салдатларга жибярясе икмяк не ташыйсыҥ. Жарый мин дя, синеҥ малайларыҥ да ӧйдя! Безнен ӓле фронтта салдатлар калдылар бит. Алар анда иген икмейляр, икмякляре жук, кӧнӧня чирегешяр кадак икмяк беля торалар. Син монда ауылдагы первый бай, ӱзеҥнекеҥяр туймыйчы, кюзеҥне акыйтыб, салдатларга жибярясе икмякне, аларны ачлык ӱлеменя ташлаб, кӧлтя ташыйсыҥ. Шул булды мы инде синеҥ калык ӧчӧн эшляӱеҥ? Шул булдымы иркеннек? Ул икмяк бит Продовольственная Управага калган ыйы. Безнен мында атасыз утырган ач ба лаларнын, гумергя ирсез калган салдаткаларнын и кайсыларынын фронттагы ирляренен, балаларынын, туганнарынын ризыгын ӧзясеҥ, аларнын тамак туйдырасы икмяген талыйсыҥ. Шушы булдымы тигезлек? Шушы булдымы, безнен ӧчӧн каннарын тюгеб, башларын гумергя калдырган кешелярнен жятимняреня булышыуыҥ? Шушы булдымы ул жятимняргя жярдям итеӱеҥ? Кая Кюпей агай синеҥ кюҥелеҥ? Кая куйдыҥ оятыҥны? Ул безнен ӧчӧн интеккян кешелярнен каргышы теймяс микян? Ул жятим мескеннярнен кюз жяшляре синеҥ ашказаныҥа кермяс микян? Син мяҥгегя каргаулы, жятим-жабыкларнын дошманы.

Кюпей бу сюзлярне эшеткяч бик аптрашка калсада, ӱзенен жарамаган эш кылганын белгертясе килмейче, кич чяй эчяргя утыргач, малайлары белян сӧйляшеб утыра:

– Улларым, жарый ӓле сез кайттыгыз, ату “тегендя” ач утырырыйыгыз. Ана, Питерляр Ибаныныҥ салдаты, бу икмякне салдатларга жибярясе икмяк эйе, дей. Аллага шӧкӧр, 30 жӧкляб алыб кайтыб калдык ӓле.

Фото: поисков.рф

 

Салдат ДВОЕГЛАЗОВ. Газета “Хабярляр”.

Минзяля уѣзындагы крестьян депутатлары киҥяшеннян. Октябрь, 1917 жыл

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: