Туганайлар

Кызлар конкурска әзерләнә

12 июль көнне Питрау бәйрәмендә уздырылачак "Керәшен чибәре" конкурсында катнашуга теләк белдергән конурсантлар арасыннан Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Тукай, Сарман, Кайбыч, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарыннан килгән 10 кыз сайлап алынды. Конкурста кызларның һәрберсе үз төбәге гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтеп чыгыш ясарга тиеш булачак. 7 июль көнне Казан шәһәренең Гайдар исемендәге мәдәният...

12 июль көнне Питрау бәйрәмендә уздырылачак "Керәшен чибәре" конкурсында катнашуга теләк белдергән конурсантлар арасыннан Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Тукай, Сарман, Кайбыч, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарыннан килгән 10 кыз сайлап алынды. Конкурста кызларның һәрберсе үз төбәге гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтеп чыгыш ясарга тиеш булачак.

7 июль көнне Казан шәһәренең Гайдар исемендәге мәдәният йортында конкурска әзерлек башланды. Ике көн дәвамында кызлар белән төрле специалистлар (хореографлар, имиджмейкерлар һәм башкалар) эшләячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: