Туганайлар

Кырымда үзгәрешләр көтәләр

Геологлар көне уңаеннан, Симферопольдә яшәүче зур галимебез - геология-минералогия фәннәре докторы, "Крымгеофизика" экспедициясенең баш геофизигы, Кырым Фәннәр академиясенең действительный члены, Симферополь геологларының Ассоциациясе президенты Михаил Егорович Герасимовка шалтыраттык. Карендәшебез 1935 елда Зәй районының Югары Баграж авылында туган. Авылда беренчеләрдән булып Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Бөгелмәдә "Татнефтегеофизика" трестында инженер булып тәҗрибә...

Геологлар көне уңаеннан, Симферопольдә яшәүче зур галимебез - геология-минералогия фәннәре докторы, "Крымгеофизика" экспедициясенең баш геофизигы, Кырым Фәннәр академиясенең действительный члены, Симферополь геологларының Ассоциациясе президенты Михаил Егорович Герасимовка шалтыраттык.
Карендәшебез 1935 елда Зәй районының Югары Баграж авылында туган. Авылда беренчеләрдән булып Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Бөгелмәдә "Татнефтегеофизика" трестында инженер булып тәҗрибә туплагач, нефть эзләргә Кырымга китә. Соңрак Польшада эшли, тагын Кырымга әйләнеп кайта.
Михаил Герасимов нефть һәм газ геологиясе, геофизика, җир тетрәү тектоникасы проблемалары буенча 130 фәнни хезмәт авторы. Кара диңгез бассейнында тирәндә төзү эшләре моделенең авторы.
Аның бу хезмәте геология фәненең бөтендөнья югарылыгына туры килә, Каспий һәм Кара диңгез регионында җир тетрәү сәбәпләрен ачып, нефть һәм газ катламнарының продукция бирү перспективасын киңәйтә.
Сөйләшүебезнең башы, әлбәттә, Кырымдагы хәлләр турында булды.
- Күңелем күтәренке. Бу вакыйгалар безнең өчен зур шатлык. Ике көн рәттән Татарстаннан килгән артистларның концертына бардым. Бельгиядән, Англиядән килгән журналистларга интервьюлар бирергә туры килде. Объектив булуларын, безнең чын йөрәктән чыккан шатлык сүзләрен үз илләрендә ничек бар - шулай җиткерүләрен сорадым. Бу фактларны төрлечә бәяләүләрен ишетеп, күреп торабыз. Симферопольдәге кырым татарларының "АТР" телеканалы да вакыйгаларны төрлечә бәяли. Аларны аңларга да була, генетик аңнарында, хәтерләрендә геноцид елларында булган вакыйгалар саклана әле. Ул бозлар эрер, дип уйлыйм мин. Барысы да үзебездән тора. Без вакытлыча авырлыкларга әзер.
Хәзер Кырым Фәннәр академиясендә үзгәрешләр көтәләр. Моңа кадәр ул җәмәгать башлангычындагы оешма дәрәҗәсендә булган. Россия Фәннәр академиясе системасына күчкәч, аның статусы күтәреләчәк, ди Михаил Егорович. Геология фәнендәге эзләнүләр бик тарайды, булачак үзгәрешләр бу өлкәдә дә яңа перспективалар ачар, дип өметләнә ул.
Амин, шулай булсын!

Авылдашларына, сәламнәре белән бергә, быел җәй Кашка Тауга Питрауга кайтырга җыенганын да әйтергә кушты Михаил Егорович. Багражлыларның исенә шунысын да төшерәсе килә: киләсе елга атаклы якташыбызга 80 яшь тулачак. Профессиональ бәйрәме белән котлап, озын гомер, сәламәтлек телик үзенә!

Людмила БЕЛОУСОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: