Туганайлар

Кычыткан гына димә (киңәшләр)

Кояш туры карый башлау белән беренчеләрдән булып кычыткан баш калкыта. Аңа чүп үләне, дип кенә карамагыз.

Сүз тыңламаганда эләгә торган "тәрбия чарасы", терлек һәм кош-корт азыгына өстәп бирергә файдалы кушылма, ачлык вакытында да күп кешегә ризык булган витаминлы үсемлек ул. Кычытканда аминокилоталар, витаминнар, макро- һәм микроэлементларның күплеге, аның дәвалау үзлекләрен булдыра, шулай ук организмны ныгыта һәм профилактик чарасы да булып тора. Кычыткан аксымында алыштыргысыз ун аминокислотаның тугызы бар. Алар витаминнар, минерал группа белән берлектә югары интеллектуаль һәм физик эшкә сәләтлелекне арттыра, төрле авырулардан тиз тернәкләнүне тәэмин итә. Май аенда кычытканнан тәмле ашлар, салатлар ашап калырга ашыгыгыз - файдасы зур.

Кычытканлы щи рецепты

Кирәк:

200 әр г кычыткан һәм кузгалак, 3-4 бәрәңге, 1 кишер, 2 шәр суган һәм каты пешкән йомырка, 100 г каймак, 4 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы вакланган укроп, тоз, борыч.

Әзерләү.

Кишерне саламлап, суганны вак итеп турарга һәм атланмайда кыздырырга.

Кычытканга кайнар су коярга һәм вак итеп турап, 7-8 минут кайнатырга. Бәрәңгене шакмаклап, кузгалакны саламлап турарга.

Кайнап чыккан тозлы суга бәрәңгене салып, 10-15 минут кайнатырга. Аннан кишер, суган, кычыткан, кузгалак өстәп, тоз, борыч сибәргә.

Табынга биргәндә каймак һәм телемләп туралган йомырка салырга.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: