Туганайлар

Курчак уйнатучы керәшен егете

Чирек гасырга якын “Әкият” татар дәүләт курчак театрында уйнаучы артист... Театр Сабантуйларында 2008 һәм 2017 елларда баш батыр калып, автомобиль белән бүләкләнгән көрәшче... Тормыш итәр өчен, төзелеш-ремонтны менә дигән итеп эшләүче ир-егет... Кем икән ул булдыклы зат дисезме? Керәшен егете Юрий Яковлевич ЧУКТИЕВ!

Юрий Чуктиев белән курчак театры баскычында очраштык. Артистларның иләмсез олы капчык  күтәреп йөрүләрен беренче күрүем, исәнләшергә дә онытып, капчыгына текәлеп каттым.  “Кәҗә белән Сарык”ныкылар”, – диде Юрий. Берни төшенмәсәм дә, аңлаганымны белдереп, баш кактым. Бу курчак спектакле белән Францияне, Финляндияне  урап кайтканнарын ишеткән идем инде. Тиздән Төрекмәнстан якларына юл тотачаклары да мәгълүм булды... Әле шушы көннәрдә генә театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев, җырчы Әлфия Афзаловага багышлап, зурлар өчен, “Әлфия”  музыкаль спектаклен куюны төгәлләгән. Бу спектакльдә Юрий җырчы Илһам Шакиров ролендә уйный. Дөресрәге, артистлар үзләре караңгылыкта калып, тамашачының игътибары үзәгендә алар уйната торган курчаклар була. 

Курчак уйнату ир­-атка  бер дә килешми инде, дип әйтүчеләр дә юк түгелдер. Әмма һәр эшнең үз авырлыгы, үз катлаулылыгы. Мәсәлән, “Кәкрүшкә”дә  Юрийга курчакны егерме минут дәвамында кулында күтәреп торырга туры килә. Күтәреп тору белән генә эш бетми шул, аны бит әле тамашачыны ышандырырлык итеп  хәрәкәтләндерергә дә, рольгә кереп сөйләү осталыгына да ия булырга кирәк.

“Артист булу – кечкенәдән хыялланган мавыгуым, – дип дәвам итте чирек гасырга якын шушы театрда эшләүче Юрий. –  Әмма гаилә алып бару өчен, кулыңның эш белүе дә кирәк. Ул яктан, миңа төзелеш техникумын  да тәмамлавым ярап куйды.  Квартирларны, бөтен эчке эшләрне дә кертеп, тулысынча  ремонтлыйм. Папа да көрәшче булгач, анысы да яшьтән үк канга сеңгән димме. Үземне формада тотарга тырышам. Җай булганда, Камал театры тирәсендә,  Кабан күле яры буйлап бишәр километр йөгерәм. Үземнең эш урынында спорт секциясен дә алып барам. Теннис, шахмат ярышлары оештырабыз...”.

Юра да, апасы Марина да, кечкенәдән үк, әти­-әнисенә  “папа”, “мама” дип эндәшергә гадәтләнгәннәр.  Аларның шофер, янгын сүндерүче булып эшләгән әтиләре Яков Дмитриевич  – авыл Сабантуйларында  мәйдан тоткан көрәшче.  Әтиләре яклап әби-­бабайлары: Федора Антоновна һәм Дмитрий Григорьевич.  Аларның нәселен авылда Чуктыйлар дип тә, Изекәйләр дип тә йөртәләр икән. Кушаматсыз керәшен булмыйдыр ул. Әниләре, күрше Поршур авылы кызы Ольга Ивановнаның кыз чактагы фамилиясе Прямова. Алар нәселенә  дә Төзләр дигән кушамат тагылган.  Ольга үзе бик матур тавышлы, җыруга оста икән.  Аның әтисе Иван Алексеевич – Бөек Ватан сугышы ветераны, утлы фронт юлларын үтеп, Германиягә  кадәр барып җиткән өлкән лейтенант. Ул туган авылына 1947 елда гына кайту бәхетенә ирешкән...

Елның­-елында, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә,  Казан шәһәрендәге “Үлемсез полк” сафларында, бабасы Иван Прямовның портретын күтәреп баручы Юрий Чуктиевны да күрергә була. Ә янәшәсендә – җырак бабае Константин Азин портретын  күтәреп, хатыны Ирина Сергеевна атлый...

Үз гаиләсенә килгәндә, бәхетен әллә кайлардан эзләмәгән Кукмара ягындагы Югары Чура егете Юрий, авылдашы Ирина Сергеевна Азинаны гомерлек яр иткән. Әбисе Аннаның: “Улым, онытма, тиңең итеп үз динең  кешесен сайла. Картайгач, һәркем үз диненә тартыла”, – дип, җай чыккан саен кабатлавын әле һаман   исендә тота Юрий.

Укытучылар нәселеннән булган хатыны Ирина төскә­-биткә чибәрлеге өстенә, аш­суга да уңган. Казан милли тикшеренү техник университетында эшләүче хатыны белән алар ике кыз үстерәләр: Анжела һәм Диана. 27нче гимназиядә укучы кызлары өйдә үз туган телләрендә генә сөйләшәләр. Олысы фортепианода уйный, рәсем сәнгате белән мавыга, кечесе балалайкада уйнарга өйрәнә. “Айбагыр” лагеренда  уздырылган конкурсларда да катнаша икән Анжела. “Казанга барам, авылга кайтам”, дип сөйләшүче Юрий Чуктиевның кызлары, бәләкәйдән үк, Югары Чураны үз итәләр. Олы көн иртәсендә,  таң белән диярлек торып, башка балалар кебек үк, өйдән-­өйгә кереп, буялган   күкәй җыялар. Әлбәттә, йоласына туры китереп, кайсыдыр өйләрдә, мендәргә утыртып, черләтәләр дә, теләк әйтүләрен дә тыңлыйлар... Керәшеннең бөтен йолаларын үтәүче, чиркәүдә җырлап йөрүче әбиләре Ольга Ивановна да, гомере буе мәктәптә укыткан җырак әбиләре Галина  Павловна да оныкларының  үз асылларын белеп, бәйрәм һәм йолаларны өйрәнеп үсүләрен телиләр. Юрий белән театрда сөйләшеп утырганда да, кесә телефоныннан хатынының әнисе Галина Павловнага шалтыратты: “Әни, Югары Чураның үз көе ничегрәк әле?”. Телефоннан театр фойесына керәшен көе агылды:

Быел бодай бик күп булды,

Берәр көлтә урып кит.

Урып китмәсәң, кереп кит,

Хәлләремне белеп кит...

Галинаның моңлы тавышы күңелнең әллә кайсы кылларына орынып, җаннарны җылатты... Җырудан тәэсирләнгән халәттә, заманында Казан мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура  бүлеген тәмамлаган Юрадан, курчак театрында керәшеннәрнең берәр йоласына, әйтик, Олы көнгә багышланган спектакль чыгару уең юкмы, дип сораганымны сизми дә калдым. Андый теләге бар Юрийның, хәзергә әле бары тик вакыт ягы гына чамалырак.  Керәшен тематикасына багышланган  курчак спектакле кую өчен, артистлар инде гөслә, кыл­кубыз, думбра кебек халык уен коралларында уйный беләләр. Анысына, Петербург режиссеры Светлана Дорожконың бу театрда татар халык әкиятләре буенча куйган спектаклендә уйнар өчен,  Казан дәүләт консерваториясе доценты, фольклорчы галим Геннадий Макаров үзе килеп,  артистларны өйрәткән булган...

Татарстанның атказанган артисты,  “мин – керәшен малае” дип эчке бер горурлык аша әйтүче  Юрий Чуктиев белән саубуллашып, урамга атлыйм.  Әллә күктәге ак болытлардан, әллә инде  яфракларына көзге ялкын капкан агачлар яктысыннан  – тирә­ягымда акрын гына Чура авылы көе агыла. Ул көйгә ялганып, күз алдыма сәхнәсе тукылган керәшен сөлгеләре, бистәрләре белән бизәлгән курчак театры,  элгәреге керәшен киемле  курчак­-артистларның Олы көн тамашасын уйнаулары  килә... Ә көй агыла да агыла...

Фирая МОРАТОВА

Фото: Юрий Чуктиевның шәхси архивыннан

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: