Туганайлар

Кулларында ут уйната Иванай җегетләре

Балык Бистәсе районының Иванай авылында күп һөнәрләргә ия булган алтын куллы егет яши

Ул – төзүче, умартачы, агач остасы, эретепябыштыручы Владислав Егоров. Бар яктан да килгән, сөйләшкәндә һәрбер соравыңа төпле җавап кайтаручы Владиславның кечкенә генә бер үзенчәлеге бар – тумыштан колакка каты. Шуңа да ул бу дөньяның бар тавышын колагындагы махсус аппарат аша ишетә.

Иванай урамыннан узганда, авылда яңа йортлар, төзелә торган өйләр күп булуына сокландым. Хәзерге авыл өчен матур күренеш! Егоровларның кызыл кирпечтән өелгән йортлары да өр-яңа. Әлеге өйгә алар Владиславның  тырышлыгы белән алты ай эчендә ремонт ясап кергәннәр. Егоровлар өенә керүгә, инструмент тавышы ишетелде. Мине каршы алган Раиса түти икенче катка әйдәде. Анда аның улы Владислав эшли, теге инструмент тавышы да шуннан килгән икән. Бар дөньясын онытып эшләүче егетнең: “Бер генә вагонка кагып куясы калды”,– дип әйткәнен ишеткәч, иркенләп, эшләгәнен күзәтә башладым. Бу көләч йөзле керәшен егете кулларында ут уйната, хәрәкәтләре шундый да җиңел-җитез. Вагонка тиешле урынына җай гына кереп урнашкач, Егоровларның яңа өйләрен карап йөрдек. Владислав өендәге һәрбер почмак турында сөйләп чыкты дисәм дә, арттыру булмастыр. Мондагы стеналар, идән һәм түшәм аның кул җылысын үзенә сеңдергән.

Тормыш иткәндә ир-ат өчен кирәкле бу эшкә Казаклар Чаллысы урта мәктәбендә укыганда ук өйрәнгән була ул. Анда укучы малайлар өчен түгәрәк оештырып, агач белән эшләү серләрен өйрәткәннәр. Агач эшенең барлык нечкәлекләрен үзләштергән Владислав, акрынлап, урындыклар һәм өстәлләр ясый башлый. Аның урындыкларын авылдашлары да ошатып алалар. Матур сырлар белән бизәп ясалган өстәлләр, урындыклар күрше-тирәдәге авылларга да тарала. Бу шөгылен ул хәзер дә ташламаган. Буш вакытларда яңа төр җиһазлар да ясый оста. Күптән түгел аш бүлмәләренә имән белән каеннан зур өстәл ясап куйган. Егоровларның ишегалларына чыккач, күзләрем агачтан эшләнелгән тәрәз йөзлекләренә төште. Боларны да Владислав эшләгән.

“Эшсез торса, күңеле тынгысызлана башлый аның. Агач күңелен тынычландыра. Материаллары бетә башласа, җанын кая куярга белми”, – ди Владиславның әнисе Раиса түти. Йортлар төзегәндә кирпечләрне тигез, оста итеп сала, эретеп-ябыштыру кирәк булган җирдә сварка белән төгәл эш итә белсә дә, Владиславның иң яраткан материалы – агач. Әнисе сүзләре белән әйтсәк, “йөри торган иттереп эшләп булса, агачтан трактор да ясар иде ул”. Владиславның агач эшенә оста булуы нәселдән килә. Егоровлар нәселендә агач осталарының берсе  –  капкачларын бизәкләп сандыклар, матур шкафлар ясаучы Бөян кушаматлы Иван бабай булган. Владиславка да шул бабайның сәләте күчкәндер дип фаразлый әти-әнисе.

Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дигән мәкальне һәркем белә. Моны Владиславка карата да әйтеп буладыр.  Чөнки ул бер һөнәрне беләм дип, тынычланып  калмый, яңадан-яңаларын өйрәнә, үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый. “Ир кешенең кулы һәрбер эшне дә белергә тиеш”, – дип саный Владислав. Шулай ун ел элек, авылның оста умартачысы Георгий Афанасьевтан умартачылык нечкәлекләрен өйрәнә ул. Мәшәкатьле бу эшне бер оядан башлаган булса, бүген 20ләп умарта тота. Башка авылларга эшкә киткәндә, умарталар – әтисе Валентин кулында. “Бер вакыт 30 умартага кадәр җиткердем. Кырда үсеп утырган рапсны агуладылар да, бал кортларымның күбесе кырылып бетте”, – дип искә алды ул аянычлы тәҗрибәсе турында. Умартачы егет үзенең умарталыгын да күрсәтте. Карны җыра-җыра, умарталык карарга киттек. Гаҗәпкә калдыгызмы? Нәрсәсе гаҗәп булсын, алар умарталарын кышка базга, яки махсус җайлаштырылган бүлмәгә урнаштырмыйлар. Бал кортлары кышны урамда уздыра. Дөрес, моның өчен башта һәрбер умарта җылытып эшләнелә. Быел мулдан гына бал аертып алганнар. Бер оядан, чама белән, өч литрлы сигез банка бал чыккан. Сезон буена умарталыкта тырышып эшләмәсәң, мондый мул уңышны алып булмый. Владислав үзе дә: “Бал кортлары – сабыйлар кебек бит алар. Һәрьяктан карап, тәрбияләп торырга кирәк. Азга гына игьтибарсыз калдырсаң да, бар тырышлыгың юкка чыга дигән сүз”, – ди.

Умарталыкта безне сихри бер матурлык каршылады. Тирә-як тып-тын, бал кортлары, умарталык тирәсенә үсеп утырган эрбет, нарат, карагай агачлары кышкы йокыга чумганнар. Шулардан иң олысы булып, горур карагай агачы утыра. Ул агачны сабый вакытта Владиславның әтисе утырткан булган. Хәзер агач утырту традициясен улы дәвам итә.

Ир кеше гомерендә өч мөһим эш башкарырга тиеш, диләр. Беренчесе – өй салу, икенчесе – агач утырту, өченчесе – малай үстерү. Владиславның ике пункты инде үтәлгән. Хәзер тырыш керәшен егетенә уңган керәшен кызы гына кирәк!..

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: