Туганайлар

Кукмара районыннан Павел Павлов: Төшләремдә һаман атышам

Пчеловод авылыннан Павел Павлов Әфганстан җирендә ике тапкыр яраланган, озак вакытлар госпитальдә дәваланган

«Әфганстан әле дә төшеңә кергәлиме соң?» - дигән соравыма, Паша: «Әйе, төшләремдә һаман да атышам әле. Тик кем белән? Белмим. Төшемдә үк, бу төш кенә булса ярар иде, дип уйлыйм», - диде. Әфган сугышы яп-яшь килеш хезмәткә алынган егетләрнең тәннәрен генә түгел, әнә шулай күңелләрен дә яралады шул.

Пашаның туган авылы Пчеловодка армиядән кайткан вакытын хәтерлим әле: солдат тельняшкасы, зәңгәрсу төстәге кием белән кичләрен авылның ул вакыттагы иске агач клубына килә иде ул. Ә аның Әфганстан җирендә ике тапкыр яраланып, озак вакытлар госпитальдә дәвалану алганы никтер хәтердән җуелган. Кем белә, бәлки бу турыда үзе дә җәелеп сөйләмәгәндер, бәлки аралашу да  җитмәгәндер. Һәм менә 36 елдан соң без кара-каршы утырып иркенләп сөйләштек.
 
... Армия сафларына ул 18 яше тулгач, май аенда алына. Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлап, Янилдәге һөнәр училищесында диплом алырга  да өлгерми, чакыру кәгазе килә.

«Казан хәрби комиссариатыннан поездга утыртып, тугыз көн буена Төрекмәнстан якларына “кудылар”. Без инде Казаннан чыгып китүгә үк “учебка”дан соң Әфганстанга китәсебезне белә идек. Курыкмадым бер дә, исән-имин кайтачагыма ышандым. Ул чорда андагы сугыш, яңалыклар, һәлак булучылар турында күп сөйлиләр иде бит.  Каян башыма килгәндер, нинди сүз булгандыр - армиягә киткәнче үк: “Әфганстанга барам да, тәртип урнаштырып кайтам”, - дип әйтә торган идем мин. Амин, дигән чакка туры килгәндер инде», - дип, сүзен башлады Паша.

Төрекмәнстанның Теджен шәһәре аларны тынны куырырдай эсселеге белән каршы ала. Аның белән килгән якташлары: Югары Чура, Зур Сәрдек егетләре полкта кала, ә Адайдан Айдар Садриев, Камышлыдан Альберт Шәйхетдинов һәм Павел Павловларны, пехота хәрби машинасында (БМП) йөрергә өйрәтү өчен,  чүлдәге танк укыту үзәгенә китерәләр. «Безне Төрекмәнстанда ук чирләтеп бетерделәр. Ашату зарланырлык булмаса да, “коры сөяк”кә калдык. Чөнки шуның кадәр эссе иде. Табиблар төрле авыруларга каршы прививка ясарга кергәч, тән температурасын үлчәү өчен градусник бирәләр иде, авырмасак та ул 40 градусны күрсәтте. Урамдагы 50 градус эсселек градусникка шулай тәэсир иткәнен соңыннан гына аңладым», - ди Паша.

Әфганстан чиген алар өчесе бергә узалар, әмма анда чыккач, юллары аерыла. Шулай да Альберт белән күрешә әле ул...
«Дошманнар белән иң беренче очрашкан көнне хәтерлисеңме соң?» - дип кызыксынам Кабулга бара торган юлны саклаган, соңыннан разведка ротасында хезмәт иткән сугышчы-интернационалисттан.

«Алар  якында гына: көндез синең белән йөриләр дә, төнлә чыгып сиңа ук атарга да мөмкиннәр. Әфганстанда фронт сызыгы дигән әйбер юк, партизан иде бит инде алар», - ди ул.

Паша Әфганстаннан яраланып, өченче төркем инвалид булып кайта. Беренче тапкыр пуля таулардагы бер ноктадан икенчесенә күченгәндә аягына эләгә, ботындагы мускулларын умырып, үтәли тишеп чыга. «Аякка китереп суккан кебек булды да, мин үземне еракка очкан шикелле хис иттем. Кулдан автомат та төшеп китте. Ике иптәшем йөгереп килеп җилкәдән күтәреп алдылар. Аяк калды дип уйладым, карыйм – бара, әмма аяк киеме тулы кан иде», - дип искә алды ул.

Икенче тапкыр яраланганда, мөгаен, аны фәрештәләр саклагандыр.

«Салангтан (өч чакрым озынлыктагы таулар арасындагы тоннель) полкка, Пули–Хумри шәһәренә бер лейтенант белән төшәргә булдык.  Советлар Союзыннан Әфганстанга сатылган, юлда очраган КамАЗ машинасына утырып  киттек. Бер поселокка җитәрәк юлда ир-атлар тора иде. Безне туктаттылар, кулларында кораллары күренми иде - туктадык. Без аңга килгәнче ата да башладылар. Лейтенант шунда ук үлде. Яшь кенә кыргыз малае иде ул, аның белән ул үзенчә, мин үземчә аңлашып сөйләшеп йөрдек. Пуля минем уң кулга тиеп, беләзектәге сөякне чәчеп аткан. Атышкан тавышка шунда ук якындагы посттагы безнең солдатлар йөгереп килеп җиттеләр, кабинадагы әфган шоферын тартып төшерделәр, ә мине санчастька озаттылар», - ди ул.

Пчеловод егетенең тернәкләнүе бик озакка, бер елга  сузыла. Госпиталь арты госпиталь, Кырымдагы шифаханәгә бару... Чөнки кулы төзәлеп бетми, чәрдәкләнгән сөяге үсми аның. 4 сантиметр озынлыктагы кул сөяген кисеп алып, яңадан операция ясыйлар. Аңарчы да, өч бармагы берни тоймаганлыктан, операция кичерә ул. Гомер иткәндә исә бөгелеп бетмәгән кулының сызлавына да күнегә, шуның белән тракторда, Шәмәрдән урманчылыгында эшли.

Госпитальләрнең берсендә Камышлыдан Альбертны очратуы - үзе бер могҗиза.

«“Перевязка”га барганда элек үзем яткан караватка күзем төште, берни уйламыйча үтеп киттем. Берзаман арттан: “Сине чакыралар”, - дип бер солдат йөгереп чыкты. Керсәм, караватта Альберт җаныкаем. Башын бәйләп бетергәннәр, пуля ярчыгы бәреп киткән, контузия алган булган. Үзе бер сүз әйтә дә, сөйләшә дә алмый. Нәрсәдер әйтмәкче була да, елый башлый.  Ташкенттагы бик зур госпиталь территориясендә тагын очраклы гына рәвештә очраштык. Ул вакытта Паша дип әйтә башлаган иде инде. Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге хәрби госпитальгә дә бергә очтык. Армиядән кайткач та гел аралашып яшәдек. Кызганыч, Альберт бүгенге көндә мәрхүм инде», - ди ул.

«Әфганстан диюгә нәрсә күз алдына килә?» - дип сорыйм үзеннән. «Таулар. Аның түбәсенә кар яткан. Үзәкләргә үтеп, кистереп исә торган Әфган җиле. Һава торышы эссе булса да, без күбрәк таудагы нокталарда идек бит. Аның суыгы да әллә нинди, юеш, киенсәң дә бөтен җирдән керә торган иде», - ди ул.   

Госпитальдә ятканда Паша янына әти-әнисе, бертуган апасы Валентина да килә. Апасы иң беренче сүз итеп: «Энем, Әфганстанда тәртип урнаштырдыңмы соң?» - дип, якын туганын кочагына ала…

Фото: Лилия Нургалиева

Лилия Нургалиева, «Хезмәт даны»

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: