Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен Чибяре-2024» титулы иясе Светлана Иванова: «Конкурста катнашу өчен бар җаның белән керәшен культурасы өчен яну кирәк»

«Кряшен чибяре-2024» титулын Мамадыштан Светлана Иванова яулады. Шул уңайдан, керәшен чибәренә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Светлана, үзең, гаиләң белән якыннанрак таныштыр әле. 
— Әнием Нурфия — Мамадыш районының Дусай авылыннан, әтием Иван — Җөридән. Мамадышта яшибез. Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең рәсем һәм бию классын тәмамладым. Мәктәптән соң, Ижевск дәүләт медицина академиясенә укырга кердем, икенче курсны тәмамладым. Бу юлдан китүемә әнием сәбәпче булгандыр. Өстәвенә абыем Радислав та яхшы врач. Мин дә шушы юлны сайладым. Буш вакыт булганда — ә ул бик күп түгел — график дизайн һәм анимация белән кызыксынам. Ул инде күбрәк хобби кебек.

— «Кряшен чибяре»ндә беренче тапкыр гына катнашуың түгел. 
— Конкурска өч ел рәттән килдем. «Әйдә, кызым, катнашып кара» дип, әтием башлап йөрде. Аның ярдәме зур булды. Ике ел катнашкач, күңелдә ниндидер «азарт» барлыкка килде. Җитешсезлекләр өстендә эшләп, тагын килергә булдым. Беренче катнашуымда — Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре», икенчесендә III урынны алдым. 

— Быел җиңәрмен дип уйладыңмы? Нинди хисләр кичердең?
— Бу юлы «я җиңәм, я башка катнашып йөрмим» дип уйлап килдем. Тырышуым бушка китмәде. Урыннарны игълан иткәндә, кул-аякларыма кадәр калтырады. Җиңүче таҗы кидергәндә, әйтеп бетергесез хисләр тойдым. Әти-әниемнең шатлыклы йөзләрен күреп, аларны әлеге җиңүем белән сөендерә алуыма тагын да ныграк шатландым. 

— Конкурска әзерләнгәндә кемнәр булышты?
— Иң зур булышчыларым — гаиләм. Йола күрсәткәндә дә сәхнәгә чыктылар. Сәхнә артында торучы туганнарымның, әнием һәм абыйларымның көчле «поддержка»сын тойдым. Конкурста кигән күлмәкне тәтәйнең (әти) бертуганы Зоя түти бирде, алъяпкычны, беләзекне төрле җирдән алдык. Ә менә тамакса — әбиемнеке. Шулай ук, Мамадышның «Урагай» керәшен ансамбленең дә ярдәме зур булды. 

Сәхнәгә чыгып, каушамыйча, «самопрезентация» ясарга өйрәндем. Бер карасаң, нәрсә инде ул, чыктың да сөйләдең. Ә минем өчен ул бер дә җиңел түгел иде. Бик күп талантлы керәшен кызлары белән таныштым, дуслаштым. Узган елда катнашкан кызлар белән хәзер дә гел элемтәдә, язышып, сөйләшеп торабыз. Керәшен дөньясына тагын да якынайдым.

— «Кряшен чибяре» үзенә бирелгән акчалата бүләкне нәрсәгә тотарга җыена?
— Ул турыда уйлаганым буламады. Мин шундый кеше, кирәге булыр әле дип акчаны «запас»та тотам. 

— Финалдагы кызлар барысы да көчле иде. Үзара көндәшлек сизелдеме?
—Көндәшлек хисе юк иде, бары тик дуслык атмосферасы. Әзерлек этабыннан алып, финалга кадәр бер-беребезгә гел булышып тордык. Сәхнәгә дә бер-беребезне — күлмәкләрен, чәчләрен, яулыкларын карап, рәтләп, озаттык.

— Киләчәктә «Кряшен Чибяре»ндә катнашырга теләүче кызларга киңәшләрең?
— Җиңгәнче килегез (көлә), оялмагыз, курыкмагыз! Максат куегыз һәм шуңа ирешмичә тукталмагыз. Бу — кеше кушканга гына катнаша торган конкурс түгел. Анда катнашу өчен бар җаның белән керәшен культурасы өчен яну кирәк. Иң мөһиме, гаилә мирасын, борынгы җыруларыбызны сәхнәгә алып чыгу, чын керәшен кызы буларак, үзегезне күрсәтү теләге булсын. «Керәшен чибяре» конкурсында кызларның тышкы матурлыгына гына карамыйлар, ә керәшен традицияләрен, йола-гадәтләрен тиешле дәрәҗәдә белүен дә бәялиләр. Күңелебездә үз нәселебезгә, халкыбызның тарихи тамырларына хөрмәт һәм мәхәббәт булсын өчен, тарихны, йолаларны яхшылап өйрәнегез.  Ә бу конкурста катнашучы барлык кызларның да максаты бер — үзебезнең керәшен культурасын үстерү, аны халыкка җиткерүдә янып йөрүче асыл затларыбызга ныклы таяныч булуы. Кызлар моынсын да белеп торсыннар.

— Киләчәккә уй-хыялларың?
— Ижевск дәүләт медицина академиясен тәмамлап, яхшы врач булу. Сәхнәдән, иҗаттан да аерыласы килми. Чөнки ул миңа яңа сулыш биргән кебек. Керәшен дөньясында кайнап яшисем килә. Бәлки, башка елларны бу конкурска оештыручы буларак та килермен…

— Җавапларын өчен рәхмәт, Светлана! Алда да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев