Туганайлар

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

14 ноябрь көнне Менделеев районындагы "Победа" Ачык акционерлык җәмгыяте директоры, шәһәр советы депутаты, карендәшебез Геннадий Павлович Козлов үзенең гомер бәйрәмен каршылады.

Хөрмәтле Геннадий Павлович!

Сез тырыш хезмәтегез, киң күңелле, олы йөрәкле кеше булуыгыз аркасында, тормышта зур хөрмәткә лаек булган зат. Оста оештыручы, ныклы характерлы, ярдәмчел карендәш булуыгыз белән дә Сез күпләргә үрнәк. Менделеев районы "Победа" колхозын аякка бастыруга керткән өлешегез, бүген дә үзегез җитәкләгән әлеге хуҗалыкның алдынгылар рәтендә баруы Сезгә республика күләмендә танылу китерде. Үз эшен, үз кавемен яратып яшәгән кеше генә боларга ирешә ала.

Без Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, семья бәхете, хезмәт юлыгызның киртәләрсез, якын дусларыгызның ышанычлы булуын телибез.

Хөрмәт белән "Туганайлар" коллективы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: