Туганайлар

Коронавирусның иң куркыныч симптомнары билгеле

Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом - тын бетү, ди табиб.

«Россия 1» телеканалы эфирында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников COVID-19 авыруы вакытында кеше хастаханәгә салынырга тиешле иң куркыныч симптомнарны санап чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом — тын бетү. Гадәттә, COVID-19 вакытында тын кысылу җиденче-сигезенче көндә барлыкка килә. Әмма тын алалмау белән бәйле проблемалар беренче чорда ук булса, бу куркыныч билге булып тора», — диде табиб.

Аның сүзләренчә, температура 38 градустан югарырак булганда гына табиб чакырырга һәм госпитализация таләп итәргә кирәк.

«Без авыруның үзен түгел, ә симптомнарны дәвалыйбыз. Әгәр симптомнар юк икән, нигә сез хастаханә койкасына ыргыласыз?» — диде Мясников.

«Әгәр сез сусасагыз, күзләрегез эчкә батса, телегез кипсә, бәвел бик аз булса, димәк, сез организмдагы сыеклыкны югалтасыз, бөерләрегез белән проблемалар бар һәм, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип өстәде Мясников. 


Татар Информ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: