Туганайлар

Конференциягә әзерлек бара

Республиканың шәһәр, районнарында Республика керәшен иҗтимагый оешмасының IV отчет сайлау конференциясенә делегатлар сайлау бара. Ул 27 майда Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә узачак.

Зәй, Питрәч, Балтач, Чистай, Минзәлә, Тукай районнары буенча делегатлар билгеле инде. 15 майга кадәр урыннардан делегатлар сайланып бетәргә тиеш. Аларның саны 150 булачак.

Моннан кала, конференциягә Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан да официаль делегация килүе көтелә.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы соңгы өч елда эшләнгән эшләр буенча отчет тотачак. Яңа идарә составы сайланып, яңа җитәкчеләр билгеләнәчәк.

М.Платонов фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: