Туганайлар

Комсомол яшькә карамый, комсомол – безнең язмыш

Узган ел Бөтенроссия Ленин комсомолы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Быел үзенең шундый ук юбилеен Татарстан комсомолы бәйрәм итә икән. Кайдадыр шәһәр, районнарда бәйрәм чаралары да каралган, диләр. Комсомолга 100 ел булса да, безгә, яшьлеге комсомол елларына туры килгән, комсомолны әле хәтерләгән буынга, иң кимендә, 50 яшь. “За 50” булган буын бу чорны бөтен нечкәлекләре, матурлыклары белән хәтерли. Матурлыгы белән дим, чөнки без яшьләр, романтиклар, энтузиастлар, үз илен яратучы чын патриотлар идек.

Архитектура-­төзелеш университетына укырга кергән “внучатая племянницам” комсомол буенча реферат яза икән. Интервью алу өчен “тере комсомол” табарга кушканнар. Тутасыннан да чын, аннан да “тере” комсомолны каян эзләп йөрсен инде ул? Сорауларын күтәреп, миңа килде.

Мәктәпне алтын медальгә бетергән племянницамның комсомол турындагы белемнәре бик сай булып чыкты. Югары балл җыя алмаганнарның бу өлкәдә белеме бөтенләй дә юк булып чыга, дигән сүз инде бу. Комсомолның ни икәнен белсә дә, “ВЛКСМ” аббревиатурасы таныш түгел икән яшьләргә. Анысы гына түгел, ул чактагы фикер йөртү, мәсьәләләргә караш та бүгенге яшьләргә ят, аңлашылмый. Ничек инде бушлай “поручениелар” үтәп йөреп була? Ничек инде иптәшләрем минем тәртибемне тикшерә ала? Ни өчен мин үземнең коллективым өчен җаваплы булырга тиеш? Ничек кенә булмасын, реферат өчен куелган сораулар яшьлеккә кайтарып, күңелне кузгатты. Күп нәрсә онытыла бара икән бит, җәмәгать. Хәтер яхшы, акыл аек чагында, реферат сорауларына җавапны газетага да язып бирергә булдым әле. Тагын кем, кайчан бирә әле миңа мондый сорауларны? Комсомолның чираттагы юбилеена “тере” комсомоллар әллә була, әллә юк... Юбилей үзе тагын әллә була, әллә юк... Заманы шундый.

Ничәнче елда комсомолга кердегез?

1975 елның мартында. Сарман районы Югары Чыршылы мәктәбенең 8нче классында укыйбыз. 25 укучы, алдынгы класс. Район дәрәҗәсендә “правофланговый отряд” исемен йөртәбез, узган ел хәтта, бушлай путевка белән бөтен классыбызны Ленинградка алып бардылар.  Шаккаткыч хәл булды инде ул, безнең өчен генә түгел, мәктәп өчен дә. Андый “правофланговыйлар” районда бер­ике генә икән. Һәрхәлдә, безнең белән Ленинградка тагын бер класс барды. Сарманнан, отличниклар классы, диделәр. Без дә алардан бер дә ким түгел, “4” һәм “5”кә генә укыйбыз. “Сезгә кадәр дә, сездән соң да мондый класс булмады”, ­ дип кабатлап килделәр безгә яраткан укытучыларыбыз.

 

Бөтен класс белән комсомолга керү – үзе бер дәрәҗә. Яхшылап әзерләндек. Комсомолга керүче аның Уставын белергә, аны кабул итәргә тиеш. Комсомол демократик централизм нигезендә төзелә. Ә аның дүрт принцибы бар. Ул принципларны һәркем белергә тиеш:

-­ комсомол органнарының астан өскә сайланып куюы; ­

- оешмаларның үз коллективлары һәм югары орган алдында хисап тотуы; ­

- дисциплина һәм азчылыкның күпчелеккә буйсынуы; ­

- югары орган карарларының түбәндәгеләре өчен мәҗбүри булуы.

Бу сорауларга җавапны син райкомда җыелган комиссия алдында да бирергә тиеш. Моннан кала яхшы укырга, тәртипле булырга тиешсең. Комсомолга алмасалар – хурлык, димәк, син иптәшләреңнән ким, лаек түгелсең. Ә лаек буласы бик килә.

Комсомолга керергә барган көн бик матур булып истә калды. Карлар эри башлаган, матур, кояшлы көн иде ул. Класс җитәкчебез Равис абый “экзамен” оештырып, белемнәребезне тикшереп алгач, кузовлы мәктәп машинасына төялеп, Сарманга киттек. Җырлап бардык, җырлап кайттык. Райкомның беренче секретаре Вильям Александров (керәшен булган икән) бик сөйкемле, мөлаем кеше булып истә калды. Матур, каллиграф имзасы истәлеккә калдырылган комсомол билетымны әле дә бизәп тора.

Комсомол ячейкагыз нинди оешмада иде?

Югары Чыршылы сигезьелык мәктәбенең Олег Кошевой исемендәге дружина составындагы “Орленок” отряды укучылары идек без. Әлеге дә баягы Равис абыебыз “бөркетләрем” дип йөри иде безне. Яратып, “бөртекләрем” дип тә куя кайчак. Тантаналы чаралар вакытында,  хор белән үзебезнең җырыбызны да җырлыйбыз:

“Орленок, орленок,

Взлети выше солнца

И степи с высот огляди...”

Студент төзелеш отрядларында эшләдегезме?

Алабуга культура училищесына укырга кергәч булды монысы. Бик барасы килә стройотряд белән, тик яшем тулмый. Миңа 16 гына. Яше тулганнарны да сайлап кына алалар. Монда да тәртибең яхшы, укуың әйбәт булу кирәк. Урыннар да чикле. Бер атналар калып барганда, кемнеңдер бара алмавы ачыкланды. “Совершеннолетний” курсташларым, җыелышып, минем өчен “поручительство” яздылар. Җаваплылыкны аларга йөкләп, училище администрациясе мине “дочь полка” итеп җибәрергә ризалык бирде.

Альтаир -76 студентлар отряды Астрахань өлкәсе Марфино авылында

Астрахань өлкәсенең Володар районы Марфино авылында иксез­-чиксез помидор басуында иде безнең булачак эшебез. Гектарларга сузылган плантация арыклар белән бүленгән. Иртәнге якта шул арыкларга су тула, көн дәвамында ул яхшы гына җылына. Кичен арык янәшәсеннән, ике якка да озын сипкечләр беркеткән трактор узып, басуны сулап чыга. Ә без помидор җыябыз. Сай гына агач ящикларга, ике рәт итеп тезеп, инде яшел дә булмаган, әле кызара да башламаган “молочный” помидорларны тыгызлап тутырырга кирәк. Аның да үз җае бар. Ящигыңны аска караткач, помидорларың коелмаска тиеш. Алар поезд белән безнең якларга озатылачак, ә пешүен юлда пешеп бетәчәкләр. Ә кызарып пешкән помидорлар, тирән эчле ящикларга тутырылып, бездән ерак түгел генә урнашкан консерва заводына җибәрелә.

Без иртәнге 6дан 10га һәм көндезге 3тән 7гә кадәр эшлибез. Бу вакыт арасында көндезге ял. Кояш түбәдә, һава температурасы 50 градуска җитә. Без үзебезнең лагерьда, өстенә ниндидер химик растворлар белән эшкәртелгән марлядан чаршау корылган караватларыбызда ял итеп ятабыз. Ул чаршау аркылы черки дә, бернинди бөҗәкләр дә үтми. Ә алардан биредә бүтәнчә качу мөмкин дә түгел. Поварлар үзебезнеке. Врачыбыз – медицина институтының соңгы курс студенты Наил, тәртип саклаучыбыз – җирле администрация безгә беркеткән участковый дядя Слава. Моннан кала командирыбыз Венера Шарипова, комиссарыбыз Люба Зыкова бар. Венера җирле органнар белән эшләү, административ мәсьәләләр чишү буенча җаваплы булса, Люба комсомол дисциплинасы, тәрбия

эше буенча җавап бирә. Шулай да, иң “главный” кеше – бригадирыбыз дядя Ваня. 45-­50 яшьләрдәге бу кеше кайгыртучан да, таләпчән дә булды. Норманы да үтәргә, без бала-­чагалар белән эшне дә оештырырга кирәк бит. Буш вакытта дядя Ваняга җырлап та бирәбез:

“Вот приехали в колхоз мы “Победа”,

Остаемся иногда без обеда.

Бригадир нас окружает заботой,

Завалил со всех сторон нас работой.

Но а мы-то на него не в обиде,

Дядя Ваня бригадир сам все видит...”

Монда чишмәләр дә, суүткәргеч тә юк, халык елга суы эчә. Елга суы эчне күптерә, ләкин сусауны басмый. Адәм баласы бар нәрсәнең җаен таба, бөтен нәрсәгә күнегә бит. Дядя Ваня басуга машина белән шаулап торган кипяток салынган флягалар китерә. Шул флягадан тимер кружкага су агызып, иреннәреңне пешерә­пешерә эчәсең. Ни могҗиза! Бер кружка шытырдап торган кипятокны эчеп бетерә алсаң, сусау сине башка интектермәячәк.

“Альтаир­76” студент отряды “Победа” колхозының дәүләт планнарын тутырып, август азакларында гына кайтты. Барлык отряд членнарына да училище администрациясе бушлай тулай торак бирде.

Комсомолдан чыгару очраклары булдымы?

Андый очраклар истә калмаган. Күңелгә икенче очраклар килә. Мин Зәй шәһәре комсомол комитетында 80нче еллар башында эшләдем. Егетләр, комсомол учетыннан төшеп, армиягә китәләр иде. Тагын ике я өч елдан, әйләнеп кайтып, киредән учетка басалар. Әфган сугышы барган еллар. Цинк гробта кайткан комсомолларны соңгы юлга озатырга безне дә чакыралар иде. Учет секторында эшләгән кызыбыз Галя Мартынова, комсомолны искә алган саен, бер Әфганнан кайткан егет турында сөйли. Ишекне ачып кергән дә, “Сез мине хәтерлисезме? “Исән кайт”, ­ дип озаткан идегез. Мин исән кайттым!” – дигән егет. Тик без ул елларда бу фаҗиганең масштабларын аңлап бетерми идек шул.

Комсомол бригадалары, экипажлары турында беләсезме?

Сәвәләй авылы кергән “Искра” колхозында Анна Фомина һәм Лидия Бутяева җитәкчелегендә комсомол ­ яшьләр терлек фермасы бар иде. Олылардан калышмый, алдынгылар рәтендә булдылар. ТЭС төзү оешмасында да Игорь Деговцов җитәкчелегендә комсомол төзү бригадасы эшләде.

Игорь Деговцов җитәкчелегендәге комсомол төзү бригадасы

Җәйге кыр эшләре, чәчү вакытында комсомол бригадалары оешып, ярышып эшли торганнар иде. Шәһәр уртасындагы мәйданда көн саен алдынгылар хөрмәтенә флаг күтәрелә. Ә комбайн, трактор экипажлары сменалап туктамый эшли, алар арасында күчмә вымпел йөри, яшьләр алдынгылыкны бирмәскә тырышалар иде.

1983 елда Аксар мәктәбенең чыгарылыш классы тулысы белән авылда калды. “Яшьләрне авылда калдыру” программасы эшләде ул елларны. Тик озакламый килеп җиткән “үзгәртеп­кору” җилләре бу башлангычларның күбесен төбе-­тамыры белән юкка чыгарды.

Сорауларга җаваплар шулайрак булды. Нәтиҗәне үземә ясарга кирәктер. 27 сентябрь көнне комсомол таралганга 28 ел булган. Бүгенге көнгә кадәр аны алыштырырлык яшьләр оешмасы төзелмәде. Волонтерлар хәрәкәте дә, бүгенге студент отрядлары да бу бушлыкны тутыра алмый. Ни кызганыч! Шулай да, комсомол туган көн белән, чордашлар, коллегалар! Комсомол, җырдагыча, яшь белән саналмый, ул – безнең язмыш.

Людмила ИВАНОВА,

Зәй шәһәре комсомол комитеты инструкторы

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: