Туганайлар

Колышчы пәрештәсе сөенгәндер

Узган җәйдә ветеран хезмәттәшебез Валентина Максимованың "Керәшен Казысында чачауник" дигән язмасы басылган иде. Балык Бистәсе районы Керәшен Казысында чачауник төзелү уңаеннан, сөенечен белдереп, шуның белән бергә, үзләре яшәгән Мамадыш районы Колышчы авылында да шул исәп белән йөрүләрен аңлаткан иде ул. Язмасының ахырын: "Казылылар бик гади, ачык күңеллеләр. Рәхмәт сезгә, эшләрегез...

Узган җәйдә ветеран хезмәттәшебез Валентина Максимованың "Керәшен Казысында чачауник" дигән язмасы басылган иде. Балык Бистәсе районы Керәшен Казысында чачауник төзелү уңаеннан, сөенечен белдереп, шуның белән бергә, үзләре яшәгән Мамадыш районы Колышчы авылында да шул исәп белән йөрүләрен аңлаткан иде ул.

Язмасының ахырын: "Казылылар бик гади, ачык күңеллеләр. Рәхмәт сезгә, эшләрегез һәрчак уң булсын, Ходай ярдәменнән ташламасын. Ә инде колышчылыларга сүзем шул: без кемнән ким? Җыелышып, киңәшләшеп, авыл чишмәсен гөл итеп куйдыгыз бит. Тагын шулай, бергә-бергә киңәшләшеп, ярдәмләшеп, чачауник та төзеп куйсак иде. Саваплы эш эзсез югалмас, дигәннәр. Үсеп килүче буын, безнең үрнәктә, бәлки, Колышчы чиркәвенең елап утыручы пәриштәсен дә сөендерер әле. Ходай ташламасын", - дип тәмамлаган иде.

Бу сүзләр язылуга нәкъ бер ел дигәндә, Колышчы халкы яңа чачауниклы булды. Яңа бина 31 май көнне аруландырылып, шул ук көнне монда беренче келәү дә үткәрелде. 1 июнь көнне авыл бәйрәме - Мулимунда аны ачу тантанасы булды.

Һәркемнең өлеше кергән

арихка күз салсак, Колышчы авылына Казан ханлыгы чорында нигез салынган, диләр. 1989 елда 220, 2000 елда 227 кеше яшәгән.
Инде бүген анда яшәүчеләрнең саны йөз тирәсендә икән. Аларның да күбесе - өлкәннәр. 1916 елда агач чиркәү төзелеп, 1930 елга кадәр эшләп килә. Шул елны аны ябып, побын кулга алалар. Чиркәү бинасын клуб итеп тә, ашлык амбары итеп тә тоталар. Бүгенге көндә инде ул җимерек хәлдә. Аны яңадан чиркәү итеп торгызырга 60 хуҗалыклы Колышчы халкының көче җитмәслеген аңлап, авылга яңа чачауник салырга булалар.

Узган ел Мулимун көнне, дөньяга сибелгән авылдашлар җыелгач, Борис Усачев бу турыда сүз кузгаткан. Бу фикерне барысы да күтәреп алган. Шул ук көнне яңа чачауник төзү һәм зират коймасын яңарту өчен акча да җыя башлаганнар. Узган көздә койма тоту, чачауникка
фундамент салу, бура кую кебек эшләр башкарылса, быел язын инде аны күтәреп, түбәсен ябып куйганнар. Мулимун бәйрәме якынлашканда, купол күтәрү, керү юлын бетонлау, эченә чиркәү утваре кую кебек эшләр генә калган. Бәйрәмгә кадәр өлгертик, дип тырышучы Борис Усачев белән Василий Максимов турында авылдашлары: "Борис белән Бәчә соңгы вакытта көн-төн шунда булдылар. Өйләренә берничә сәгатькә йокларга гына кайталар иде", - дип сөйлиләр. Шулай ит мәсәләр, ул кадәр эшне ничек башкарып чыгып булсын, ди?

Колышчыга Мулимуннан Мулимунга гына кайтучыларның яңа чачауникны, яңадан эшләнгән зират коймаларын, капкаларны күреп исләре китте. Эшләсәң эш карышмый, дип халык белми әйтми торгандыр. Бер башлагач, Ходай үзе ярдәм итә бит ул. Саваплы эштән читтә калмыйк, дип, авылдан читтә яшәүчеләр дә шактый күләмдә акча керткәннәр.

Эшнең төп оештыру өлеше Усачевлар белән Максимовларга төшкән. Борис Усачев үзе: "Максимовлар Колышчыга күченеп кайтмаса, чачауник төзү планы тумаган да булыр иде әле, ярый, алар кайттылар", - дисә, Василий Максимов исә: "Борис кебек кешеләр булганда, чачауник кына түгел, чиркәү салып чыгарлык. Семьялары белән, бөтен күңелләрен биреп йөрделәр", - ди. Хикмәт - кем күпме өлеш керткәнне ачыклау түгел, ә эшнең нәтиҗәсе канәгатьләнерлек килеп чыгуда бит. Тагын бер кешенең - Түбән Сөн авылы җирлеге башлыгы (Колышчы шул җирлеккә карый) Равил Гафиятуллинның зур хезмәтен билгели Колышчылылар. Үзе мөселман кешесе булса
да, чачауник төзелеше өчен бик тырышып йөрде, дип, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Священникларның ару сүзләре

Чачауникны аруландыру йоласын Керәшен Сәрдәсе настоятеле отец Димитрий Сизов башкарды. Часовня буласы урынны да моннан бер ел элек ул аруландырган булган. Аны, гомумән, Колышчыда үз авылларының настоятеле кебек якын итәләр. Киңәш-табышка да, төрле сораулар белән дә аның янына йөриләр. Керәшенчә укылган келәүдә катнашу бик күп кешеләрнең йөрәгенә тиде, күзләрен яшьләндерде. Өлеш алырга теләүчеләр дә шактый булды. "Күңелеңдә җазык йөртү - ул гел сагыш белән, күңелсезләнеп яшәү. Ә теләк итү, өлеш алу аркылы Святый Тынга тоташу - ул күңелләребезне сөенеч белән тутырып, тынычлыкта яшәү дигән сүз. Моның өчен бөтен ишекләр ачык", - диде отец Димитрий Сизов, кешеләрне чиркәүгә якынаерга өндәп.

Яңа чачауникны аруландыруда священниклардан тагын Урманчы авылы настоятеле отец Александр, Мамадышның Изге Ксения исемендәге чиркәве настоятеле отец Димитрий Морозов та катнашып, халыкка ару сүзләрен ишеттерделәр.

Район башлыгы буш кул белән килмәгән

1 июнь көнне чачауникны ачу тантанасында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үзе дә катнашты. "Мин эшли башлаганда, районда бер генә чиркәү - ул да булса, район үзәгендә генә иде. Хәзер аларның саны дистәдән артык. Соңгы елларда авыллар өстәмә сулыш алды: чиркәү, мәчетләр төзелү генә түгел, авылларга яңа асфальт юллар килде. Дин юлына яшьләребез тартыла. Мин үзем дә һәр атна көн чиркәүгә барам. Тормыш артыннан куып, күп чакта Ходай турында истән чыгарабыз. Ә аны күңелдә тоту, аннан сорый белеп сорау - бик кирәк.

26 майда безнең якта нинди шәп яңгыр яуды. Ул яңгырны барыбыз да бик көткән идек. Колышчы халкы башкарган бу изге эшләрне Ходай да күргәндер, шуңа күрә яңгырын да биргәндер, диясем килә минем", - диде район башлыгы.

Часовня төзүгә зур өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырды, часовняны төзеп бетерү өчен булыр, дип, үзеннән 30 меңлек сертификат бүләк итте ул.

Әле безгә агарасы да агарасы...

Сәгать 12 дә үлгәннәр исеменә панихида үткәрелде. Аны Урманчы авылы благочинные отец Александр башкарды. Келәү башланганда часовня эчендәге кешеләр саны шактый булса да, тора-бара кимеп, келәү ахырына өч-дүрт бөртеккә генә калды. Бу әле - часовня төзү бер эш, халыкның аңын агарту, часовняга йөрерлек итү - аннан да зуррак эш икәнен күрсәтә. Шундый олы юлга чыкканнар икән, ярты юлда тукталып калмаслар, ахыргача барып җитәрләр. Шундый халык яши Колышчыда. "Безгә бирмиләр, безнең җырып йөри торган кешебез юк, бездән булмый ул", - дип, иман йортлары төзүгә кул селтәгән дистәләгән керәшен авыллары өчен Колышчы мисалы - яхшы үрнәк. Каяндыр төшкәнен көтеп утырмаганнар, әйткәннәр дә - эшләгәннәр дә. Молодцы, дими, ни дисең?

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: