Туганайлар

Колониядә нечкә күңеллеләр эшли

Гомернең үтүен кара әле син: әле кайчан гына бот буе малайлар идек, инде алтынчы дистәне түгәрәкләп ятабыз икән бит. Күз алдымнан берәм-берәм яшьтәшләремне үткәрәм. Әле кичә генә парта арасында утырган малайлар - чал чәчле дәдәйләргә, абыйларга, ә оныкларыбыз өчен - бабайларга әйләнгәнбез. Шул чал чәчле "дәдәйләр"нең барысы да миңа кадерле,...

Гомернең үтүен кара әле син: әле кайчан гына бот буе малайлар идек, инде алтынчы дистәне түгәрәкләп ятабыз икән бит. Күз алдымнан берәм-берәм яшьтәшләремне үткәрәм. Әле кичә генә парта арасында утырган малайлар - чал чәчле дәдәйләргә, абыйларга, ә оныкларыбыз өчен - бабайларга әйләнгәнбез. Шул чал чәчле "дәдәйләр"нең барысы да миңа кадерле, тик араларында берәве - аерата якын. Ул минем дустым, туганым - Сарман районы Түбән Чыршылы җегете - Иван Иванов.

Безнең елгылар арасында Иван - иң өлкәнебез, январьда ук туган, калганнар - аннан соңрак. Мин аңардан алты айга калышканмын. Олырак булгангамы, башка сәбәпләре булгандырмы, Иван - арабызда иң авторитетлы җегет иде. Аның сүзен һәрвакыт сүз иттек, ул эшләгәнне - без кабатладык. Иван бик яхшы укыды, сигезне бетергәндә, белем таныклыгында гел "бишле"ләр генә тезелгән иде. Миңа рус теленнән "дүртле" куйдылар.

Иван, мәктәпне бетергәч, Минзәлә педучилищесына барырга булды. Билгеле инде - без дә аның артыннан. Студент булгач, бию түгәрәгенә язылды - биесәк-биемәсәк тә - без дә йөри башладык... Татар теле укытучылары аны сәнгатьле сөйләү буенча конкурсларга
чакырды - без дә иярдек. Ул призлы урыннар алды, без дә шул тирәдә бөтерелдек, аның уңышларына бергәләп сөендек.

Күп елларга артка чигенеп, берничә вакыйганы искә төшерәм. Бишенчеме, алтынчымы класста укыган чакта, икебезне Үрнәк авылы янындагы лагерь-га җибәрделәр. Урман буеннан бик озак җәяүләп барырга кирәк иде. Бер сәгатьлек кенә түгел ул ара. Менә шул чакта, озын юлны кыскартырга теләптер инде, юл буенча яттан шигырь сөйләп барды ул. Муса Җәлилнең "Хат ташучы" поэмасын да күңелдән белә иде (әле дә белә).

Җәйге каникуллардан соң, сигезенче класска укырга килдек. Линейка беткәч, барыбыз да класска кердек. Физика укытучысы Зәки абый дәрес башлады. Бөтенебез өстеннән күз йөртеп чыкканнан соң, Иванны такта янына чакырды бу. Без инде, Зәки абый хәзер Иваннан
физика буенча берәр нәрсә сорый, дип көтеп торабыз. Башка вакытта телгә ул хәтле юмарт булмаган абыебыз:

- Укучылар, карагыз әле Ивановка, ничек зур булып үсеп килгән. Быел җәй буена ул әтисе белән комбайнда эшләде. Карагыз әле сез аның кулларына, беләкләренә. Иван, иптәшләреңә күрсәт әле мускулларыңны, - диде.

Иван, беләген бөкләп, кул сөягеннән бүлтәеп торган мускулларын күрсәтте. Укытучыбыз:

- Менә бит, беләк мускуллары да каз күкәе хәтле үскән. Молодец, Иван, эшләп, папаңны куандырсаң, өйрәнеп, үзеңне олылыйсың, - диде. - Иван кебек эшләргә кирәк барыгызга да, - дип өстәп тә куйды аннары. Башларыбыз, кылыч белән киселгән күк, парта өстенә иелде. Безнең мускулларны күрсәттермәсә генә ярар иде Зәки абый, дип теләдек ул минутта. Тагын Иван барыбызны да уздырды...

Сигезенче класста укыган чак. Борыныбызга кызлар исе керә башлады. Үзебездән бер яшькә кечерәк кызны (күрше авыл кызы) икәүләп озата киттек. Кыз икебезгә дә бик ошый, инде нишләргә? Һаман да шул: аны өлкәнрәккә, авторитетлыракка чутлап, мин юл бирдем. Аларның икесен генә калдырып, өйгә кайтып киттем.

Икенче чакны да шундый ук хәл булды. Педучилищеда укыганда, икебез ике авылда практика үтәбез. Мин - Тәкермән авылында. Бер бәйрәмдә минем янга кунакка килде бу. Бер кыз белән танышып, матур гына йөреп ятабыз. Клуб тулы берсеннән-берсе чибәр кызлар. Туры килүен кара әле син: нәкъ минем кызга күзе төшкән моның. Бусында инде җебемәдем: аңа карама - минем кыз ул, дидем. Бик үк кунакчыл килеп чыкмады чыгуын, нишлисең, кызлар алдында "мундир честе" дә бар бит әле. Төнне йокламыйча да, сөйләшмичә дә үткәрдек...

Озак вакытлар буена үземне гаепле санап йөрдем. Ничек тә ул хисне юып төшерергә кирәк иде. Озакламый, җае да килеп чыкты: туганнан туышкан сеңлем Венераны Иван белән таныштырдым. Венера миннән: "Ниндирәк җегет соң ул?" - дип сораганда, үтерепләр мактый идем (хәер, Иванның, чыннан да, килмәгән җире юк иде). Зур туйлар үткәреп кавыштылар, әле дә бик матур итеп яшәп яталар.

Училищены бетергәннән соң, икебез дә читтән торып, югары белем алдык. Педагоглык юлыннан китсә дә, менә дигән уңышларга ирешер иде дустым. Ә ул иң авыр һөнәрне - Түбән Кама шәһәрендәге колониядә тоткыннар белән эшләү юлын сайлады. Лейтенант, капитан, майор дәрәҗәсенә күтәрелде, яхшы хезмәте өчен, күп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. 45 яшендә пенсиягә китеп, әле дә шул өлкәдә эшләп йөри. "Синең күңелең нечкә, эмоциональ. Минзәлә театрына артист итеп тә чакырганнар иде үзеңне, шундый күңел белән ничек рецидивистлар арасында эшли аласың?" - дигән соравыма каршы: "Анда да безнең кебек кешеләр бит. Дөрес, хаталы юлдан кереп киткәннәр. Аларны дөрес юлга чыгарырга кирәк, бары шул гына", - ди ул, тыйнак кына елмаеп. Менә шундый дустым булу белән мин бик бәхетле. Әйткәнемчә, безнең елгылар быел алты дистәләрен тутыралар (Иван инде тутырды). Яшьтәшләремнең барысын
да бу дата белән котлыйм. Иван, дустым, сине дә олы юбилеең белән! Тормыш иткәндә, сиңа тигезләшергә, артка калмаска тырыштык. Әйбәт өлге булганың өчен дә рәхмәт сиңа.

Петр КУДРЯШОВ,
Яр Чаллы шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: