Көлкәмәрнең кунакчыл түтиләре
Питрәч районының алтмышлап кеше яшәүче Көлкәмәр авылы табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан. Кешеләре дә шундый ачык йөзле, кунакчыл.
Монда озак еллар колхоз председателе, соңрак фермер булган Сергей Николаевның хатыны Роза түти яши. Авылга килеп, аны күрми китсәгез, дөрес булмас, дип, безне дә Роза Федоровна йортына алып керделәр.
«Шушы авылда туып-үстем. Шушы авыл егетен сөйдем, сигез еллап очрашып йөргәч, аңа кияүгә киттем. Ирем кайда гына эшләсә дә, туган нигезен ташламады. Аңа кечкенәдән авыл тормышының, икмәк үстерүнең авырлыгын татырга туры килә. Мәктәптә укыган елларында ук әтисе белән комбайнда иген ура, суга. Яшьтәшләре урамда уйнаганда, көннәр буе Мишәдә су коенганда, Сергей иртәдән кичкә кадәр кырда эшли. Кечкенәдән авыр эшкә җигелгәч, җаны бизеп, авылдан китәр, дип әйтүчеләр дә була. Әмма аны кырлар үзенә тарта. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Максаты — агроном булу, колхоз кырларының уңдырышлылыгын арттыру була. Үз максатына иреште ул. Көлкәмәр совет чорында ук кими башлап, бетүгә йөз тоткан авыл иде. Сергей Николаев, хуҗалык җитәкчесе булгач, өйләр салдырып, газлар керттереп яшьләрне авылда калдыруга да өлеш кертте. Хезмәтен бәяләп атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме дә бирелде аңа. Тик гомере генә озын булмады, үткән елның көзендә мәңгелеккә күчте. Үзем 21 ел китапханәче, больницада завхоз булып та эшләргә туры килде. Беркайчан да авыл тормышыннан зарланмадым. Өч бала үстердек. Николай белән Иван юридик белем алдылар, Алексей танк училищесында укыды. Тик, тормыш бит, агын да, карасын да күрсәтә. Иваныбыз кинәт авырап, 35 яшендә мәңгелеккә күчте. Ике кызы калды. Балалар бик еш кайтып йөриләр, бәйрәмнәрдә барыбыз бергә җыелабыз. Элгәре бәйрәмнәрне үзебез дә оештыра, җырлаша да, уйный да идек. Туйларда аргыш ролен дә алып бардык әле. Авыл кешесенә хас булганча терлегеген да тоттык, бәрәңгесен дә үстердек, җиләк-җимештән тәм-том да әзерләдек. Хәзер дә яшәве рәхәт, авылыбызда юллар әйбәт, атна саен районнан машина белән көнкүреш кирәк-ярагы, ашамлык алып килеп саталар. Кибет ачам дигән кешегә буш «будка» да бар, кирәк икән бирәм», — дип сөйләде ул.
Роза түти янына кунакка кергән Вера Романова да шушы авыл кызы. Үз авылы кешесенә кияүгә чыгып, шунда 52 ел бергәләп гомер итәләр.
«Фермада да, больницада да, сөт җыючы булып та эшләргә туры килде. Яшьтәшләрем юк диярлек инде. Авылда миннән өлкәнрәк өч кенә әби бар. Кызларыбызның икесе дә үз тормышлары белән яшиләр, 4 оныгыбыз бар. Авылда калмадылар, яшьләр гел читкә тартыла. Авылда эш юк, мәктәп юк. Без пенсионерлар тик тормыйбыз инде, кул эшләре тотабыз. Элгәре бик чигәргә дә ярата идем, хәзер бәйләү белән шөгыльләнәм. Керәшеннәргә хас булганча, безнең якта да өй киендерү йоласы бар иде. Хәзер әкренләп бетеп тә бара инде. Яшь чакта бирнә өчен чиккән тәре аллары, мендәрләр әле дә саклана», — дип үзенең тормышы белән таныштырып үтте.
Екатерина Блаченова үзенең җыйнак өендә «Туганайларны» яратып укыйм мин» дип каршы алды. Аның белән без туй йолалары, элгәреге истәлекле фотолар турында әңгәмә корып алдык. Оныгы Аиданың да туе керәшен йолаларына туры китереп үткәрелүен әйтеп үтте.
«Ә мин үзем кыз саттым. Элгәредән килгән йола бит, ничек «бушлай» бирәсең, — дип көлдереп алды ул. — Элек килен бирнә әзерли иде, сандыгына үзе чиккән, теккән әйберләр куела. Туй табыны түрендә кода-кодачалар утыра. Ә кунакларны кабул иткән як, аларны хөрмәтләп, җырлый-җырый сыйлый. Хәзерге вакытта күп парлар туйларын кафеда үткәрә. Элек ул өйдә була һәм берничә көн дәвам итә, кеше дә күп җыела, иде. Барысы да керәшен киемнәреннән була. Миндә дә үзебезнең генә түгел, ә әби һәм җырак әбиләрем фотолары да саклана». Кәтернә түти безгә дә ул кадерле фотоларын күрсәтте.
Кешеләре аз булса да, авыл урамнары чиста, каралты-куралары яңартылган, төзек йортлар да шактый. Димәк, авылны бөтенләй ташламыйлар, яшьләр читтән ял итәргә булса да кайтып йөриләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев