Кәҗәләре дә – Татарстаннан...

Чиләбе өлкәсенең Агапов районында яшәүче карендәшебез Любовь Барышникова төрледән-төрле сырлар ясый. Зур шәһәрне ташлап, авылга күченеп кайткач, белгечлеге буенча азык-төлек технологы булган Любовь Барышникова кәҗәләр асрый башлый
Любовь Барышникова Чиләбе өлкәсенең керәшеннәр күпләп яшәүче Нагайбәк районында туып-үскән. “Әбием үзе әби-бабайларының Казан якларыннан булуын бик еш искә алып сөйли иде”, – дип искә ала Люба түти. Үзе дә гаиләсе белән Татарстанга, Казанга еш килә. Бүгенге мавыгуы булган сыр ясау өчен сөт бирә торган кәҗәләрен дә моннан 3-4 ел элек нәкъ Татарстаннан алып кайтканнар.
Кәҗә сөтен сатуга караганда, аннан сыр ясап сатуны күпкә отышлы саный ул. “Сырларны өч ел саттым. Әлегә савым кәҗәләре кимеде, шуңа быел сыр ясау буенча күбрәк тәҗрибә туплау белән шөгыльләнәм. Кайбер технологияләрне Угличтагы институтка барып өйрәндем. Хәзер әле сыр кайнату буенча онлайн мәктәптә укыйм. Өч ел интернет, китаплар аша бөртекләп информация җыя-җыя, бу һөнәрне үзләштереп киләм. Сырның кайбер төрләре бик авыр ясала, тәҗрибә дә сорала. Бервакыт бу эшне ташларга дип тә уйлаган идем. Яңа рецептларны өйрәнгәч, бу уйдан кире кайттым. Кәҗәләр минем чир инде алар, аннан бер дәва да юк кебек. Бу өлкәдә уңышларга ирешергә дигән максатым бар”, – дип планнары белән уртаклаштыЛюбовь Барышникова.
Чиләбедә яшәүче карендәшебезнең әбисе Полина түти дә Хрущев заманында кәҗәләр тоткан. Агачларны кимереп бетерәләр дигән сәбәп белән бу хайваннарны үрчетүне югарыдан тыйгач, аңа кәҗәләрен бөтенләй бетерергә туры килә. “Ул вакытта алар, җылый-җылый, туендыручыларсыз калалар... Нәселебезнең бу малларны яратуы миңа да күчкән. Баштарак кешеләр минем бу мавыгуыма гаҗәпләнәләр, хәтта көлебрәк тә карыйлар иде. Кәҗә асрау акча да китерә башлагач, ярдәмчеләрем дә табылды. Ирем белән бергәләп, җиңел машинада, Владимир өлкәсеннән кәҗә бәтиләре алып кайттык. Интернет аша кәҗәләргә парлар эзлибез, аларны бергәләшеп сайлыйбыз”, – дип сөйләде яраткан эшен керем чыганагына әйләндергән карендәшебез Любовь Алексеевна.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 14:21В музее села Париж прошел субботник в рамках благоустройства территории Сотрудники музея скосили траву, которая быстро разрослась после проливных майских дождей3500
-
27 май 2022 - 14:16В Дуртмунчинском сельском поселении посетили на дому старожил деревни Зычебаш, сел Дурт-Мунча и Кабан-Бастрык Мероприятие призвано обратить внимание к людям, чье детство выпало на военное и послевоенное время3300
-
27 май 2022 - 13:49Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте4300
-
27 май 2022 - 13:38Комик Геннадий Акатьев выступил на стендапе в Йошкар-Оле Он является резидентом Stand Up Club Kazan и резидентом татарского Stand Up «Стендапханэ» на ТНВ4200
-
27 май 2022 - 10:55В этнолагере «Айбагыр» открылся дополнительный набор заявок Заявку необходимо отправить до 1 июня6900
-
27 май 2022 - 10:37Юлия Макарова: "Бәйрәм күңелдә калырлык үтте" Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәктәбендә чыгарылыш класслар өчен соңгы кыңгырау чыңлады8600
-
27 май 2022 - 10:23Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә соңгы кыңгырау Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына йөрәк түрендә кадерләп йөртми икән6600
-
27 май 2022 - 09:40Чөгә балыгы үрчиячәк Идел көне уңаеннан, Казан шәһәрендә Идел елгасына 3 мең вак чөгә балыгы (стерлядь) җибәргәннәр5200
-
27 май 2022 - 09:35На территории майора Гаврилова прошли военно-полевые сборы учеников Пестречинского района По завершению сборов все участники посетили музей, где им рассказали о жизни и подвиге майора Гаврилова и показали музейные экспонаты6800
-
27 май 2022 - 07:37Cыерның яшен ничек белергә? Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап беләләр6400
-
26 май 2022 - 15:41“Туганайлар”га язылучыларга – изге кенәгәләр 2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар “Жаҥа Законъ” (Новый Зовет), “Иманнар княгясе”, “Псалтирь” һәм Андрей Критский язган “Оло Канон” кенәгәләре иясе була ала16400
-
26 май 2022 - 12:33“Туганайлар” газетасының 26 майда чыккан санына анонс Май аеның икенче санына №10 (470) кыскача күзәтү:15500
-
26 май 2022 - 12:08В поселке Татарстан прошла «Мин татарча сойлэшэм!» («Я говорю по-татарски!») акция, посвященная Году культурного наследия народов России Целью мероприятия являлось привлечение населения к общению на татарском языке13100
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
27 май 2022 - 11:39Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә – 15 ел15 ел элек, 27 майда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы үзенең беренче оештыру конференциясен уздырды8900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55200
-
24 май 2022 - 08:29Наратасты авылында яшәүче Карповлар оранжерея ясаганнар Наратасты авылында гомер кичерүче Галина һәм Михаил Карповлар яшәгән йортларында оранжерея ясаганнар26400
-
24 май 2022 - 13:37Татарстанда иң кирәкле һәм иң күп түләнә торган һөнәрләр билгеле Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 33,9 мең сум тәшкил иткән 60 мең эш урыны тәкъдим ителгән24600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика