Туганайлар

Классташым Филипп

Мамадыш районының Владимир авылыннан даими хәбәрчебез Елизавета Малова классташы Филипп турында редакциягә хат язып салды

Очыбызда, бездән ерак түгел, Дунайларның Метерей дәдәй белән Начта түти яшәде. Метерей дәдәй үзенең шуклыгы, шаянлыгы, җор телле булуы белән башкалардан аерылып тора иде. Аның шундый холкы аркасында безнең кайсыбыз гына өйдән өйгә кереп “ачу китергеч” белән  “җил капчыгы” эзләмәде икән? “Сукырларның Әндрей дәдәңә генә биреп торган идем, алып кайтып бирегез әле”,  ­ дип безгә йомышын әйтә дә (безнең тәрбия шундый: без олы кешенең сүзен тыңлап, аңа ярдәм итәргә тиеш), без “җил капчыгы” белән “ачу китергеч” сорап, Сукырларның ишек алларына үтәбез. Кызганычка каршы, Әндрей дәдәй аларны Питәләргә биреп торган икән... Урам буйлап йөрүдән, арып­талып, без өйгә кайтып кергәч тә, әни эшнең нәрсәдә булуын белеп алгач, пыран­заран китереп ачуланып атса,  әти ирен чите белән елмаеп кына куя...

Хәзер уйлап утырам әле, безгә “ачу китергеч” эзләтмәсә дә, аның ачу килгән чаклары булмаган түгелдер...

Алар Начта түти белән җиде бала үстерделәр, рәттән бер-бер артлы биш малай, кечкенәләре – кызлар. Биш малай, дип әйтергә генә җиңел: җыярга, юарга, ашатырга, эчертергә, һәр көн саен аларны мәктәпкә озатырга кирәк. Иң кечкенә малайлары белән без – классташлар. Бөтен мәктәбендә андый исем үзендә генә – Филипп. Фамилиясе дә Дунаев. Без аның белән шактый еллар очрашмаган идек инде, быел ул – отпускада, мин – пенсиядә. Авылда очрашу бәхетенә ирешеп, бала чакларны, мәктәп елларын сагынып искә алып, бик озак сөйләшеп утырдык.

Филипп белән без сигез ел бергә укыдык. Класстагы шук, шаян малайларның берсе иде ул. Ни дисәң дә, Метерей дәдәй малае бит. Кызлар эше, малайлар эше дип тору юк, әнисенең уң кулы, беренче ярдәмчесе дә иде әле.

Элек Мамадышта урнашкан СПТУның Усәлидә трактористлар әзерли торган филиалы бар иде. 1976­1977 елларда шунда укып, 17 яше тулар­тулмас, тракторист булып Усәли “Сельхозхимия”сенә эшкә урнаша егет. 1978 елда шоферлыкка да укый, 1980­1982 елларда армия сафларында хезмәт итә. Нижний Тагилда башланган солдат юлы аны Украинаның Харьков шәһәренә кадәр илткән. Техник контроль пункты начальнигы булып бурычын үти ул. Армиядән туган авылына, үзе элек эшләгән урынга әйләнеп кайта Филипп. Бер генә атна ял итә дә, эшкә чыга.  Күпмедер эшләгәннән соң, Җөри авылына эшкә җибәрәләр аны. Шул  авылда гомерлек юлдашы Нинаны очрата да инде ул. Бер ел очрашып йөргәннән соң, өйләнешеп, яшьләр авылда яши башлый. Эшсезлек, юлсызлык, бәлки, үзләренчә яшәү теләге дә җиңгәндер, әти-әниләренең ризалыгы белән Себер якларына чыгып китә алар.

Төмән өлкәсендә урнашкан Нягань каласы аларга миһербанлы була. Бер айдан Филиппның эшеннән кечкенә генә бер бүлмә дә алалар.  К­700 та сигез ел тракторист булып эшли дә, шофер булып КРАЗ машинасына утыра. Ә Нина утыз елдан артык гел бер урында: завсклад булып эшләп, бүген инде лаеклы ялда.

Себер стажы белән минем классташ та 55 яшьтә пенсиягә чыккан икән. Тик сәламәтлек барында, эшли алсам эшләргә әле исәп дип, планнар корып яши. Балаларга да булышасы килә, ди. Балалар дигәннән, ике кызлары, бер уллары бар. Барысы да югары белемле, тормышта үз урыннарын табып, балалар үстереп яшәп яткан көннәре. Өчесенең дә үз фатирлары, улы йорт та салып ята икән. Дүрт оныкка әби белән бабай Дунаевлар. Сөенечләре дә, куанычлары да – оныклар. Тик бер нәрсә күңелләрен тырнап тора: оныклар татарча белми. Филипп улы белән горурлануын да яшерми, Ватан алдындагы бурычын да үтәгән егет, эшендә дә алдынгылыкны бирми икән. Ул да шофер. Эш урынында да, шәһәр буенча да ярышларда гел беренче урыннарны ала Валерийлары. Алма агачыннан ерак төшми шул, үрнәк алырлык кешесе дә янәшәдә генә бит. Аталы­уллы Дунаевлар турында газета битләрендә дә еш язып торалар икән...

Моннан 35 ел элек читкә чыгып киткән Дунаевлар, туган якларын сагынып, җае чыккан саен авылга кайтып йөриләр. Туганнар белән аралашып, ике якны да тигез күреп яши алар. Бүгенге көндә 7 баланы үстереп читкә очырган оя буш. 1979 елда барысы да җыелышып салган йортның бүрәнәләрен Филипп тракторы белән үзе ташыган иде, югыйсә. Өйләре карап торышка бер дә буш йортка охшамаган. Узган ел тыш яктан матурласалар, быел эчен ремонтладылар. Болын кадәр ике яклы өйнең эчендәге купшылыгын күреп үзем дә сокландым. Нина җыеп­юып чыгарып, яңа челтәрләр, тәре алъяпкычлары, чаршаулар элгән. Тик хуҗаларның гына барысын да ташлап, авылга кайтып, яңа тормыш башларга исәпләре юк, хәзергә.

Балалар, оныклар, дуслар гына түгел, 35 ел бергә гомер иткән еллар да аларны калага бәйләп тора. Унтугызы да тулмаган кыз баланың булачак иренә ышанып, яңа тормыш башлаган җире дә бит әле ул. Филипп Җөри кызы Нинаның ышанычын да акланган, бәхетле дә иткән! Мин, үз чиратымда, хәерле озын юллар телим сиңа, классташым!

Елизавета МАЛОВА,

Мамадыш районы,

Владимир авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: