Туганайлар

Клара Булатова: " Дөньяда яшисе гомер - үзе кыска, үзе бер..."

"Минем ике байлыгым бар. Берсе - китапларым. Икенчесе - хәтер. Хәтер мине шагыйрә дә, язучы да итте", - диде безгә Татарстанның Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә Клара апа Булатова. Клара Гарифовна 16 март көнне 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме алдыннан гына без, редакция хезмәткәрләре, аның белән Әлмәт төбәгендә -...

Ике Чыршылы арасы - бер чакырым чамасы...

Анда бар иде төрле үләннәр үсә торган алан. Менә шул ике Чыршылы уртасындагы аланда үткәрелә иде сабантуйлары. Мәйдан дип атыйлар иде аны. Керә- шен Чыршылысында сугышка кадәрге елларда мәктәп директоры булып Биккулов абый эшләде. Аның да кызлары, бездәге кебек, өй тулы - җидәү иде. Татар Чыршылысында мәктәп директоры - минем әти, Булатов. Ә без бишәү үстек. Ике директорның да уртак исемдә кызлары бар - Флёра, Венера, Клара. Чоры, исемнәргә модасы шундый иде. Болар дуслар, Ворошилов район үзәгенә, мәктәп атын җигеп, конференция-семинарларга бергә баралар, бергә кайталар. Бездә дүртенче бала булып Ренат исемле малай, тегеләрдә Гөлсинә исемле кыз тугач, ара бозылды, баланс бетте... Сугыш башлангач, ике директор да яу кырына киттеләр. Булатовларда бер малай, дүрт кыз, Биккуловларда - җиде кыз үсте. Биккуловларның Клара исемле кызы Ләкенең Җапай Темәпие белән йөри иде. Җапай Темәпиенә мин дә ошарга бик тырыша идем... Үзен түгел, күбрәк гармунын ошата идем.

Беренче шигырь

1944 елның марты, миңа җиде яшь. Салкын. Без, ачлыктан шешенгән дүрт бала, җылынырга тырышып, мич башында утырабыз. Әни паёк артыннан китте. Башта ризыктан башка уй-фикер юк, ашау кайгысы. Тел очында рифма әйләнә, башы-азагы юк: "Паёк та кайтмый ичмасам, кичкә әллә ни ашасы"... Шулчак сатучы апаны тирги-тирги, әни кайтып керде дә, буш капчыгын почмакка тотып атты: "Ачның хәлен тук белми шул. Бу Мәрхабәне урыныннан алып кына ташласы!" Шунда ук шигырь туды:

Мәрхабәне урыныннан

Алып кына ташласы,

Паёк та кайтмый ичмасам,

Кичкә әллә ни ашасы?..

Җиде яшьтә төшкән тешем сигездә дә чыкмады...

Зәңгелә (Цынга авыруы) интектерде халыкны. Аны кисәтә торган бер генә дәва бар, ул да булса - яшел суган. Ни өчендер, татар Чыршылысында суган уты- ртмыйлар иде. 5 чакрым гына ераклыктагы Ләкедән Мәтүк карчыкның оныклары, фанердан ясалган кул арбасына төяп, Чыршылыга суган сатарга киләләр. Күрше Сәмыйк Җәмиләсенең олы кызы Галимә апа тавык артыннан төшкән бер күкәйне, шул яшел суганга алыштыра иде. Ләкенең яшел суганы күпме кешене коткарды!

Шыксыз бала

Сугыш елларының иң авыр чорында - 1944 елда "ипи муллыгы" килде. Ишелеп уңып, урылмаган бодай кырда калды. Халык шуны җыеп, ташу суларында иләкләр аркылы юып, яхшылап киптереп, тартып, он ясап, ак күмәчләр пешерә башлады. Агулы бодай оны булган ул. Безнең әни Флёра апага, "олы кызым - беренче ярдәмчем", дип, шул күмәчне күбрәк ашата иде. Безгә - әзерәк. Апа больницага эләкте. Шул вакытта Ләкедән Гөргөри дәдәй белән Дарҗа түти килде. "Осипов Гөргөри дәдәй" дип йөртә идек аны. Минем әтине Карамалы мәктәбеннән, халык дошманы дип, эштән куганда, "Булатов киткәч, мин дә калмыйм", - дип, Ләкесенә кайтып киткән бунтарь укытучы иде ул. Гөргөри дәдәйнең өе нык, ә балалары юк. Көйгән Күчтәсен уллыкка алдылар алуын, ләкин нигәдер, егет булып үскәч, читкә китте ул. Чабата киеп теттереп биеп йөрүләре, әле бүген дә күз алдымда тора. Гөргөри дәдәй белән Дарҗа түти: "Хәлләре бик авыр, дүрт баланың берсе булса да исән калсын", - дип, апаны сорап килгәннәр. Апа миннән өч яшькә олы иде, ул вакытта аңа унбер. Әнинең уң кулы, баш бала. Шунда әни:

- Менә монсын алып китегез, - дип, миңа күрсәтте.

- Шыксызың үзегезгә булсын! - диде Дарҗа түти, кырт кисеп.

Бер сүзгә килә алмыйча, мине калдырып, кайтып киттеләр болар. Мин өй артына чыктым да башымны әле бер якка, әле икенче якка бәрә-бәрә, "Беркемгә дә кирәгем юк", - дип, такмаклый-такмаклый еладым. Күз алдыгызга китерегез: кычыткан сулары чөмереп, эч күпереп чыккан, муен озын, нечкә, тузгак бөдрә баш. Көче җиткәндә, ике тез арасына кыстырып куеп, тарый иде әни чәчемне. Шулай итеп, мин бу юлы Ләкегә китми калдым...

Әти кайтты!..

Әти кайтты. Күзе начар күрә, аягы аксак, шулай да, исән кайтты бит ул. "Әти" сүзен әйтми үскән чордашларыбыз бик күп булды бит, туганнар. Ә безгә - нинди бәхет! Бер ел Чыршылыда эшләгәч, "туган ягыма, Сарман районына кайтам", - диде. Аны Ворошилов районына караган Чыршылыдан 4 чакырым ераклыктагы Сарман районына керүче Ләкегә күчерделәр. Без, бер оя ачлы-туклы бала, Ләкенең үзебез төсле үк чебиле аяклы балалары төркеменә кушылдык.

Тамак хакына

Түбән Чыршылы мәктәбе директоры Биккуловның хатыны Тәкъзимә апа мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Минем әни - ярлы тәкәббер. Ашарыбызга бул- маса да, маркасын төшермәде.

- Ничек инде Тәкъзимә, ире директор булган мәктәптә идән юып йөри ала?

- Балаларын ачтан үтермәсен өчен! - дип җавап бирдем.

Әнигә, миннән башка, каршы әйтүче юк иде. Дөресен генә әйткәндә, миннән дә тәртипсез баласы юк иде әнинең. Зерәгә генә Гөргери дәдәйгә бирергә ризалык бирмәгән бит инде ул...

Апа, тамак хакына, 11 яшендә базарда матур чәйнекләр сатты. "35 не сорыйм, 30 га сатам", - дип "сатулаша" иде ул. "30 га биргәч, нигә 35 не сорыйсың син?" - дип әрепләшә, үртәшә идем.

Бай студент

Студент чакта кесәдә 34 тиен стипендия була иде. 12 тиенен обедка тотсам, 22 тиененә китап алам. "Автограф бирегез әле", - дип, язучылар артыннан мин йө- гереп йөри идем. Автограф алу олы бәхеткә санала.

12 тиеннең 5 тиененә - пирожки, 7 тиененә кофе яки томат согы алам. Обед әйбәт. Бай студент идем бит - эшләп арыгач кына укыдым.

"Тәнәкә" ул "төпчек кыз" дигән сүз...

Туфанның миндә җитмеш алты хаты бар. Алар барысы да шигырь белән язылган. Бөтенесен дә яттан беләм. Мин үзем дә аңа бик күп яздым, соңгы елларда бигрәк тә. Туфанның ул шигырьләре талисман кебек. Алар мине дөньяның шакшылыгыннан, пычраклыгыннан, явызлыгыннан саклыйлар.

Ул минем терсәгемә дә кагылмады. Гайбәт күп йөрде. Мине - үзе уйлап чыгарган җир кызын, алиһәләр дәрәҗәсендә күккә күтәреп, ярата алган икән, ул - чын шагыйрь булгандыр. Ул миңа "Тәнәкә" дия иде. "Төпчек кыз" дигәнне аңлата ул.

Аның кызы Гөлгенә миннән ничәдер көнгә генә олырак иде. Туфан үзе әтиемнән шактый зур.

Җитмеш алты шигыренең берсен - өченче номерлысын, сезгә дә тәкъдим китәм. "Имтиханда" дип атала ул. Мин имтиханнар биреп йөргән, 1959 нчы елның август ае бу.

Челтерәп аккан чишмә кебек,

Уйнар иде кыз бала.

Тынып калды - үзендерме,

Безнедерме кызгана.

Кыен аңа - бер үк айда

Җиде төрле имтихан.

Фәнне белә, ә сөюдә

Ялгышадыр, ихтимал.

Юлы бикле чишмә кебек,

Бүленеп калды кыз бала.

Үз серенә мисал итеп,

Тарихларга күз сала.

Дездемона, Отелло бар,

Маргарита, Фауст бар.

Безнең дә бит шундый бугай

Сөюдәге язмышлар.

Үз серенә тарихлардан

Мисал эзли кыз бала.

Шундый чакта Гёте, Пушкин,

Булышыгыз сез аңа.

Пушкин аңа әйтә кебек:

Илең әйбәт, Тәнәкә.

Үзеңчә бир имтиханны,

Татарча бир, әлбәттә.

Булган идем Казанда мин,

Матур синең илкәең.

Зөлхәбирә түгелсең ич,

Ирекле син, гөлкәем.

Күтәрелә, тора кызый,

Имтиханга кергән күк.

Телефоннан: "Я, ничек?" - дип

Илле сорау биргән күк.

Белмим әле, - ди кыз бала

Нихәл? - дигән сорауга.

Белми тора бу сорауга

Нинди билге куярга.

Челтерәп аккан чишмә кебек

Уйнар иде кыз бала.

Тынып калды - үзендерме,

Кемнәрнедер кызгана.

Бу хатлардан китап әзерлим. Алар миңа гына аталган шигырьләр түгел бит, алар - халыкныкы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: