Туганайлар

Китапханәләр юкка чыкмасмы?

26 октябрь мәктәп китапханәләре һәм анда эшләгән, эшләүче кешеләр бәйрәме. Әлеге датаны күпләребез белми дә. Яңа заман технологияләре тормышыбызның астын-өскә китерде. Иртән торуга шуларга ябышабыз да, көне буе аерылмыйбыз. Телефон, планшетларны кочаклап йокыга китәргә дә күп сорамыйбыз. Ни өчен соң тормышның гади матурлыгын, ямен күрмибез? Элеккеге вакытларда, күпме генә белемгә...

26 октябрь мәктәп китапханәләре һәм анда эшләгән, эшләүче кешеләр бәйрәме. Әлеге датаны күпләребез белми дә.

Яңа заман технологияләре тормышыбызның астын-өскә китерде. Иртән торуга шуларга ябышабыз да, көне буе аерылмыйбыз. Телефон, планшетларны кочаклап йокыга китәргә дә күп сорамыйбыз. Ни өчен соң тормышның гади матурлыгын, ямен күрмибез? Элеккеге вакытларда, күпме генә белемгә омтылсалар да, укырга китап булмаган. Ә укый алган, китабы булган кеше зур дәрәҗәдә йөргән. Китапның кадере булган!

Хәтеремдә, 5-6 классларда Максим Горькийның биографиясен өйрәндек... Ул анда, ничек китап укырга яратканын, андагы персонажлар өчен җан атканы турында язган иде. Кечкенәдән, буш вакытын, хәтта төннәрен китап укуга багышлаган ул. Утларны сүндергәч, барысының йокыга китүен көтеп яткан Максим шәм яндырып, рәхәтләнепкитап укыган. Алай итмәс иде дә, шелтәләп торучы әбисе булган. Тик бу хәйләсе дә озакка бармый, әби эшне тиз үз кулына ала һәм шәмгә билге куя башлый. Иртән торуга күпме шәм һәм кем аркасында янганы беленгәч, хәлләр кыенлаша. Ләкин аның китапка булган мәхәббәтен берни дә киметә алмый.

Балачакта укыган истәлекләрдән, Горькийның тырышлыгы мине таң калдырды. Хәзер дә үземне аның белән чагыштырам да, оят булып китә. Һаман саен шул Интернетчелтәре, аннан башканы белмибез дә, белергә дә омтылмыйбыз! Киштәләрдә миллионлаган китап ята, аларны сатып алу түгел, китапханәдән бушка алып та укымыйбыз бит бүген. Тиздән китап, китапханә дигән сүзләрне дә онытачакбыз, һәм бу беркемне дә шаккаттырмаячак. "Ә нәрсәгә ул, Интернет бар бит"... Ярый, булсын ди Интернет, ә кулланган өчен күпме түләткәнен санап караганыбыз бармы?! Интернет өчен 400- 500 сум, электр энергиясе өчен 500-700, әлеге техникаларны булдыруга уртача 20 мең сум чыгарабыз һәм иң кыйммәтлесе - бөтен вакытыбызны, үзебезне багышлыйбыз... Ә кибеттәге 100-200 сумлык китап, ай саен өйләребезгә килеп торган газета-журналлар өчен 200-300 сум ул инде әйтеп бетергесез "кыйммәт". Алай да булмаса, китапларны да, газета-журналларны да бушка бирүче мәктәп, авыл һәм шәһәр китапханәләре бар. Укы гына!

Кайчандыр китап булдыру өчен дөнья бәясе бирсәләр, безгә бүген бушка да кирәк түгел. Китапханәләрдә яшьләрне очратам димә, килгәннәре дә бармак белән генә санарлык. Кечкенә вакытымда Үзәбием белән кичләрен китап укып уздырдык. Хәзерге балалар моны күз алдына да китерә алмыйлар. Чөнки аларга компьютер уеннары кирәк. Мәктәптә укучы туганнарым бар, алар артыннан күзәтү миңа шундый нәтиҗә ясарга ярдәм итте. Дәрес карау алар өчен өстәмә йөк. Төп максатлары - ничек тә булса котылып, телевизор экраны яки Интернет челтәренә чуму.

Үземнең балачагымны уйлыйм. Укырга әллә никадәр өстәмә китап бирәләр иде. Китабың мәктәп китапханәсендә булмаса, дәресләрдән соң авылныкына йөгерә идек. Бер-беребезгә күпме китап укыганыбыз белән мактанып, эчтәлекләрен сөйләп, фикер алыша идек. Китапханәгә килгәч, укылмаган китапны эзләп аптырый идек. Кайберләрен кат-кат алып укып та, туймыйсың. Чөнки төп геройның язмышы күңелгә шулкадәр кереп кала, көннәр буе уйлап йөрисең, "Эх, аны менә шулай итәсе иде," - дип, әллә нинди проблемалар "чишәсең". Ә менә хәзерге буынның күпме шундый хәтирәсе булыр икән?

Мәктәп китапханәләре онытылабара. Меңләгән китаплар укыту системасыннан алынып, макулатурага озатылды. Булган китаплар укылмый, гөрләп торган мәктәпләр ябыла. Шаулап эшләгән, без кайчандыр китаплар өчен чиратта торган мәктәп китапханәләре "Кызыл китап"та гына калыр микәнни?

Надежда ТОКРАНОВА

Әлеге проблемалар укытучыларны һәм мәктәп китапханәләрендә эшләүчеләрне бигрәк тә борчый. Кайберләре белән сөйләшеп, фикерләр алыштык.

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы мәктәбенең география укытучысы Елена Токранова сүзләре түбәндәгечә яңгырый:

- Китаплар күп, ләкин безгә кирәклеләре юк. Соңгы 2 ел эчендә бер генә яңа китап та кайтмады. Шулай булуга да карамастан, өр-яңа программа, материаллар белән укытуны таләп итәләр. Быелгы уку елына кирәкле материалларны Казаннан үз акчабызга барып алырга туры килде.

Казан шәһәренең 91 нче номерлы мәктәбе укытучысы Энҗе Сабирова сүзләренчә:

- Китапханәдә булган барлык иске китапларны макулатурага тапшырттылар, ә хәзер мәктәпкә килеп керүгә "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" дигән язу эленеп тора. Өйдә нинди артык китап булса, шуларны кире мәктәп китапханәсе киштәләренә җыялар.

Яңа китаплар, эш дәфтәрләре юк, алардан башка дәрес тә алып барып булмый. Һәр укучыга үзләренә булдырырга кушар идек, яңа закон тәртипләре нигезендә алай эшләү ярамый. Һәр балага үз кесәбездән сатып алу күз алдына да китерә торган хәл түгел.

Зәй шәһәреннән ветеран китапханәче Роза Петрова:

- Яшьләр хәзер башка. Аларның хәтта сөйләм телләре, тормышка карашлары да үзгә. Алар инде бала түгел, ләкин әле җитлекмәгән дә. Хәзергесе көндә аларның проблемаларын, тормышны күзаллауларын аңлап язучылар юк диярлек. Булганнарының да әсәрләре китапханәләргә килеп җитми. Беренчедән, алар кыйммәт булса, икенчедән, аз тиражлы.

Моннан 5-6 ел элек мәктәп китапханәләре фондлары әдәби китаплар белән тулыландырылган иде. Бу күп мәктәп китапханәләрен әдәби яктан баетты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: