Туганайлар

Хезмәт ветеранына авылдашы скамейка бүләк итте

Моның хакта Клавдия Максимова хәбәр итте

Җиңү бәйрәменең 75 еллыгы белән котлап, Зәй районы Кабан-Бастрык авылында яшәүче хезмәт ветераны - Ульяна Ивановна Тихоновага авылдашы Павел Волков скамейка бүләк итте. Ул аны үз кулы белән ясаган. Моның хакта Клавдия Максимова хәбәр итте.

“Авылдашларыма рәхмәт, хөрмәт итәләр. Кабан халкы үзенә бертөрле – яхшы халык”,- ди Ульяна Тихонова.

Клавдия Максимова: “Әнием Кабан халкын, Кабанын бик ярата. Ул безгә – балаларының күңеленә дә туган илен сөю, туган авылың ярату серләрен салган”, - ди.

Туган авылым, әгәр искә тошсә,
Әнием дә баса янәшә.
Якыннарның кайгыртуын тоеп
Яшә әле, әни, йөзгәчә.

Якыннарның кайгыртуын тоеп,
Яшәүләре җирдә, ай рәхәт!
Синең кебек ак күңелле олы йөрәк булган
Барлык аналарга мең рәхмәт.

Клавдия Максимова шигыре

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: