Халкыбызның асыл затын җуйдык
Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, әдәбият дөньясында Гәрәй Рәхим псевдонимы белән танылган карендәшебез Григорий Родионов арабыздан мәңгелеккә китте
Григорий Васильевич 1941 елның 15 июлендә элекке Шөгер районының Федотовка авылында туа. Мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксынган керәшен малаеның беренче шигыре 1961 елда үз районнары газетасында басыла. Соңыннан үзе әйткәнчә, шул көннән башлап ул иҗаттан беркайчан да аерылмый. 1962 елда Казан дәүләт универститетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Үзенең хезмәт юлын 1967 елда, ил күләмендә билгеле булган “Татарстан яшьләре” газетасының әдәби хезмәткәре буларак башлый. 1968-1972 елларда Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшьләр әдәбияты бүлеге редакторы булып эшли. 1972-1977 елларда – Татарстан Язучылар союзында, ә 1980-1987 елларда РСФСР Язучылар союзы идарәсендә Татарстан, Башкортстан һәм Чуваш республикасының әдәби консультанты була. Шулай ук, РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант вазифасын да башкара. 1992 елдан Татарстан Дәүләт советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясендә референт һәм баш референт була.
1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар союзы члены Григорий Родионовның “Моңнарым” (1978), “Тимер торна” (1993), “Замандашларыма ачык хат” (1999) һ.б. шигырь җыентыклары, “Көннәр язга авышкач” (1974), “Туган йортта” (1983), “Татлы сагышларым” (1991), “Иске самавыр торбасы” (2000), биш томлык “Сайланма әсәрләре” (2012) һ.б. җыентыклары проза һәм әдәбият сөючеләр күңелен яулый. Аның әсәрләре рус, инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
М.Гафуриның “Кара йөзләр” повестена нигезләнеп, опера өчен язылган “Каһәрләнгән мәхәббәт” либреттосы карендәшебезгә зур танылу китерә – ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1980 елда аңа – “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе”, 2007 елда “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Григорий Родионов “Татар балалар поэзиясе антологиясе”н төзүдә катнаша. Ул әле ике томлык “Татар поэзиясе антологиясе”н төзүче һәм, шулай ук, “Литературный энциклопедический словарь”ның татар һәм башкорт әдәбияты өлешләренең авторы да.
Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены Григорий Васильевич сиксән яшенә җитсә дә, әле иҗат дәрте белән янып яши, яңадан-яңа әсәрләр язарга хыяллана иде. Әмма үлем аяусыз шул. Танылган карендәшебез бакыйлыкка күчте, ләкин әле аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраганда, аның шигырьләрен укучылар булганда, шагыйрь Гәрәй Рәхим, җараткан Гөргөри дәдәебез күңелләрдә мәңге яшәр, җыр булып яшәр:
И, керәшен, карендәшем минем,
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, “Туганайлар” газетасы, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев