Туганайлар

Хабаровск шәһәрендә яшәүче Зоя Борисова Олы көн белән котлый

Татарстанның атказанган артисткасы җырлы сәлам җибәргән

Ерак Көнчыгышта, Хабаровски каласында яшәп ятучы карендәшебез, җырчы сандугачыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Зоя Борисова турында язып торабыз. Ул Хабаровск шәһәренең музыкаль театрында эшли. Бөтен илдәгечә, Хабаровски театры да бүгенге көндә тамашачылар өчен ябык, артистлары үзизоляциядә утыра. Олы көн белән котлап, яраткан артисткабыз музыкаль сәлам юллаган. Җырларын ул туганнарына, чыгышы белән Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан булан авылдашларына, коллегаларына, дусларына багышлый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: