Туганайлар

Кешенең матурлыгы-эше белән

Казаннан әллә ни ерак урнашмаган Теләче районында 600 дән артык керәшен кешесе гомер кичерә. Районда, ваграк авылларны да исәпләп, 7 керәшен авылы бар. Бүгенге көндә, ни кызганыч, авыл халкы күпләрне кызыктырырлык итеп яши, дип әйтә алмыйбыз. Авылларның елдан-ел "өлкәнәюе", эшсезлек, юл булмау кебек яшьләрне авылдан китәргә "мәҗбүр итә" торган проблемалар...

Казаннан әллә ни ерак урнашмаган Теләче районында 600 дән артык керәшен кешесе гомер кичерә. Районда, ваграк авылларны да исәпләп, 7 керәшен авылы бар. Бүгенге көндә, ни кызганыч, авыл халкы күпләрне кызыктырырлык итеп яши, дип әйтә алмыйбыз. Авылларның елдан-ел "өлкәнәюе", эшсезлек, юл булмау кебек яшьләрне авылдан китәргә "мәҗбүр итә" торган проблемалар белән республикабыздагы һәр авыл җирлеге таныш. Ә Теләчедәге керәшен авылларында халык ничегрәк яшәп ята икән? Нәрсәләр борчый, нинди вакыйгалар куандыра аларны? Шундыйрак сорауларга җавап табу теләге белән исполком җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петр Чернов белән элемтәгә кердек. Җитәкче безгә районга килеп, барын да үз күзләребез белән күреп китәргә тәкъдим иткәч, ерак булмаган араны тагын да якынайтып, Теләчегә юл алдык.

Район үзәгендә безне кырык эшен кырык якка ташлап Петр Александрович үзе каршы алды, җитәкче буларак авыл җирлекләрендәге, бигрәк тә керәшен авылларындагы халыкның социаль хәле белән, Республика керәшен оешмасының Теләче бүлеге җитәкчесе күзлегеннән чыгып, райондагы керәшеннәр тормышы белән таныштырды. Инде 24 ел дәвамында авыл мәктәпләрендә (башта Субаш, аннан соң Баландыш, Нырсы авылларында) директор булып эшләгән, узган елның октябреннән исполком җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли башлаган Петр Александрович һәр авылның ничек яшәвен ишетеп кенә белми. Ул әлеге прроблемаларның эчендә кайнаучы, аларны чишү юлларын эзләүче җитәкче.

Кемгә - юл, кемгә - күпер...
- Петр Александрович, Сез район халкы проблемаларын моңа кадәр авыл җирлегеннән күреп эш итә идегез. Инде менә ярты ел администрация күзлегеннән чыгып эш йөртәсез. Проблемалар, аларны чишү юллары үзгәрдеме?
- Халыкны борчыган мәсьәләләр тамырдан үзгәрмәде, әлбәттә. Ә менә чишү юлларына килсәк, алар башкачарак. Хәзер күбесенчә төрле дәүләт программаларына таянып эш итәбез. Мәсәлән, бүгенге көндә халык саны 125 кешедән арткан авыллар өчен юллар программасы эшли. Авыллардагы сыйфатсыз юлларны асфальтлау, таштан, щебенкадан яңа технология буенча юллар төзү эшләре бара. Якын киләчәктә 50 һәм аннан күбрәк кеше яши торган авылларга юнәлдерелгән программалар гамәлгә керер дип көтәбез. Социаль сферада яшәү һәм эш итү өчен беренче чиратта юл кирәк. Юл булганда авылларга кеше тартыла, өйләр салына, фермерлык хуҗалыклары эшли башлый. Шатланып әйтә алабыз: күп авылларда юллар инде яхшы. Шул ук вакытта күперләр төзү буенча эш алып барыла.
Керәшен авылларына килсәк, быел Колбагышка, шул исәптән Тәмтегә дә, юл салына башлый. Бүгенге көндә анда материал китерелә. Районыбызда халык саны чагыштырмача күп саналган ике керәшен авылы - Субаш белән Колбагыш һәм кеше саны бу авыллардагыдан бераз кимрәк булган ике авыл - Петровский белән Тәмте бар. Субашка инде щебен юл авыл башына хәтле килгән. Әйткәнемчә, Колбагыш белән Тәмтегә керергә тора. Алга таба 50 дән артык кеше яши торган авыллар өчен программа булуга, Петровский авылы күз уңында тора. Юлсызлык белән бәйле мәсьәләләр якындагы елларда тулысынча хәл ителер, дигән ышаныч бар.
- Сез санап киткән авылларда фермерлык хуҗалыклары эшлиме?
- Кызганыч, керәшен авылларында яшьләр бик аз. Бу күренеш, әлбәттә, керәшен авылларына гына кагылмый. Телгә алынган авылларның берсендә дә әлегә фермерлык хуҗалыклары эшләми. Халык саны, зурлыгы буенча чагыштырсак, керәшен авыллары арасында беренче булып Субаш тора. Анда 200 гә якын кеше теркәлгән. Ләкин анда да бернинди дә производство юк. Сакланып калган башлангыч мәктәптә 9 бала белем ала. Клуб, библиотека эшли.
- Районда тагын нинди программалар буенча эш алып барыла?
- Президентыбыз программасы нигезендә авыл клубларына игътибар артты. Районда берничә яңа мәдәният йорты төзелде. Субаш клубы спортзал бинасына күчерелде. Ремонт ясап, мәктәп бинасына күчереп булмасмы, дигән фикер бар. Авылларда яшьләр юк, эш
юк, дидек. Эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Ләкин яшь белгечләр төрле дәүләт программалары эшләп килүгә дә карамастан, авылдан читләшә. Яшьләр арасында агитация, аңлату эшләре алып барабыз. Фермерлык эше ачуны гына мисал итеп алыйк. Фермерлык хуҗалыгы урнашкан авылга 400 метр бетон юл салына. Өч сыеры булган кешегә бушка сыер саву аппаратлары бирелә. Район җитәкчесе тарафыннан сыерлары күп хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән бишәр, унар тана бирү каралган.
Керәшен егетләре эшләми, дип әйтмим. Эшлиләр. Районда бар андыйлар. Үзәктә яшәп терлекчелек, сөтчелек белән шөгыльләнүче Алексеевларны мисал итеп китерә алам.

Пожардан соң
- Узган ел азагында чиркәүләр яндырылгач, 10 январьда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча төрле җитәкче органнарга Президент имзасы белән 12 поручение юлланды. Әлеге Поручениеләрнең 6 нчы һәм 7 нче пунктлары соңгы арада республикабызда актуаль булып кала биргән керәшен мәсьәләсенә кагыла. 6 нчы пунктта авыл җирлекләрендә сходлар үткәрү, халыкның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендәге конкрет чаралар хакында сүз бара. 7 нче пункт Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе приходлары, шул исәптән керәшеннәр компактлы яши торган торак пунктларына җитәрлек күләмдә священниклар әзерләү, укытуга кагыла. Бу өлкәдә районда нинди эшләр эшләнә?
- Халык арасында аңлату эше алып барыла, сходлар уза Священниклар әзерләү буенча сораулар әлегә ачык кала. Үзебезнең төбәктән кеше табасы килгән иде. Теләк белдерүче булмады. Теләче районында булачак бердәнбер керәшен чиркәве Субашта төзелә. Бу төзелешнең инициаторы Николай Трофимов дигән егетебез. Аңа көчебездән килгәнчә булышырга тырышабыз. Николайның администрация башлыгына язган хаты да бар. Шуның нигезендә Президентка хат-юллама әзерлибез. Чиркәү эчендә бүгенге көндә эшләр бетеп килә. Эчке кирәк-яраклар -утварь алу өчен счет әзерләнде. Шул юнәлештә булышырга, дигән фикер бар. Әлеге чиркәүне эшләтеп җибәрсәк, Теләче районында керәшен дөньясы өчен бу бик уңай күренеш булачак.

Субаш авылында төзелә торган чиркәү

Карабаян авылында да чиркәү төзелеше алып барыла. Сармыш авылында православие храмы эшли. Алардан тыш, Теләчедә халык акчасына зур чиркәү төзекләндерелә. Анда да район башлыгы тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелә. Бу бик борынгы чиркәү. Быел беренче тапкыр Пасханы шунда бәйрәм итәрбез, дип планлаштырабыз.

Эшлисе эшләр дә күп, әлбәттә. Барысы да планда каралган. Районыбызда керәшен авылларына карата мөнәсәбәт уңай, игътибар тиешле дәрәҗәдә. Чиркәүләр төзү, халыкны дингә тарту, зыялы итү кебек проблемаларны хәл итүдә бүгенге көндә гомумән каршылыклар юк.

Священникларга килсәк, Теләчедәге чиркәүдә отец Артемий яхшы гына эшли. Субашка да священник табылыр, дип уйлыйбыз. Бу әлеге дә баягы халык санына бәйле. Приход зур булмагач, священник тоту да авыр булачак. Әлегә Отец Димитрий Сизов килеп йөри.
Быел Субашта беренче тапкыр Качмануны зурлап уздырдык. 50 дән артык кеше чумылды. Казаннан, башка шәһәрләрдән кайткан кунаклар күп иде, яшьләрнең актив булуы сөендерде. Бу бәйрәмне оештыруда без дә читтә калмадык. Үзем шәхсән Субаш тарихында суга чумылган беренче кеше.
- Качмануга җитәкче буларак бардыгызмы, әллә керәшен егете буларакмы?
- Мин анда бармадым, мин Субашта яшим. Туган авылым миңа бик якын. Туган авылымда чиркәү дә эшли башласа, зур сөенеч булыр иде. Авылның динле булуы яхшы күренеш.

Теләчедә төзекләндерелә торган чиркәү

Яшьләр калса - авыл яши
- Керәшен авылларыннанкүбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
- Йортымны ремонтларга булышыгыз дип киләләр. Алда әйтеп кителгән юл, Тәмте авылындагы күпер, авыл эчендәге юлларны чистарту, ачтыру кебек мәсьәләләр буенча еш мөрәҗәгать итәләр. Игътибар итсәгез - керәшен авыллары барысы да матур урынга, елга буйларына, тыныч җиргә урнашкан. Ягъни, үзәк юллардан читтә. Гомумән алганда, юлларны чистарту проблемасы юк диярлек. Атна буе буран булса гына, техника өлгерә алмый. Андый вакытларда өзеклекләр була инде. Яз-көз авылга кадәр юлы булган авылларның урамнарына да кереп булмый. Бу шулай ук хәл ителәсе мәсьәләләрнең берсе.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Планнар зурдан. Керәшен авыллары, әйткәнемчә, матур табигать кочагында урнашкан. Димәк, табигатьне саклау ул, ниндидер дәрәҗәдә, авылларны саклау дигән сүз. Авылларның барысын да тигез күрсәм дә, Субаш халык күп яши торган авылларның берсе булгач, аның белән бәйләп сөйлим. Анда Тройсын бәйрәмен саклап калдык.Районыбыз Башлыгы Илдус Зарипов быел Тройсынны зурлабрак үткәрү фикерен әйтте. Бүген халык Казанга, гомумән шәһәргә, тартыла, авылга йөз белән борылуның да беренче адымнары күренә башлады: авылларда яңа өй салучылар саны артты. Тәмте авылында, мәсәлән, буш җирләр инде калмады диярлек. Демографик хәл алдагы еллар белән чагыштырганда уңай якка үзгәрә. Авылларда дәүләт программалары нигезендә спорт площадкалары булдырырга тырышабыз. Мәктәпләрнең бетүе инде, белгәнегезчә, бездән генә тормый. Башлангыч мәктәпләр саклана икән - авыл да бетми, дигән сүз. Оптимизация дибез, моны да төрлечә кабул итеп була. Мәсәлән, 12 бала өчен урта мәктәп тотабыз икән, бу балаларның әти-әнисе үк баласының иптәшләре, яшьтәшләре арасында, һәм көчле базалы мәктәпләрдә укуын теләр иде. Мәктәп беткәч, авыл бетә, дигән фикер белән килешмәс идем мин. Ләкин авылның үсешенә тискәре йогынты ясый.
Төп проблема булып эш булмау калып килә. Эш булса, авылларга яшьләр кайтачак. Кеше авылга тартыла икән, авыллар бетмәскә тиеш. Районыбызда укырга юллама алучы яшьләр, "целевое направление" дибез инде, бар. Укырга теләгән балаларга, районга кирәк белгечлек сайлаучыларга, бигрәк тә аграр юнәлештә белем алырга теләүчеләргә, булышабыз. Бу юнәлештә керәшен егетләрекызлары да читтә калмый.
- Петр Александрович, халыкта "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", дигән әйтем бар. Сез бит әле Республика керәшен оешмасының район бүлеге җитәкчесе дә. Бу өлкәдә нинди эшләр эшләнә?
- Өлкәннәрне зур бәйрәмнәргә Тихвин чиркәвенә алып баруны яхшы традициягә керттек. Карендәшләребез тарафыннан Казанда уздырылган концерт чараларында даими катнашабыз.Төрле культпоходлар оештырабыз. Авылларда узучы Тройсын, Питрау, Казанский бәйрәмнәрен оештыруга да ярдәм итәбез. Субашта "Нардуган" фольклор коллективы эшләп килә. Аларны төрле чараларда катнаштырабыз, костюм, транспорт белән тәэмин итәбез. Клублы авыл булган Субашта бәйрәмнәр, керәшен гореф-гадәтләре белән бәйле чаралар уздырабыз.
Хәзер район дәрәҗәсендә сорауларны чишү мөмкинлеге дә зуррак. Тик керәшенәрдән мөрәҗәгать итүчеләр күп түгел. Булганда, җавапсыз калдырмыйбыз. Мәктәпләрне контрольдә тотарга тырышабыз. Чөнки тәрбия эше бик катлаулы, балалар арасында дини каршылыклар тудыру фактлары турында, сирәк булса да, ишетелә. Үзем татар авылы мәктәпләрендә 4 ел эшләдем, тискәре күренешләрне ул вакытта да күрмәдем, хәзер дә күзәтелми. Гомумән, районыбызда керәшеннәргә карата уңай мөнәсәбәт, дигән фикердә мин.
Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында, шул исәптән "Туганайлар" газетабыз битләрендә дә, басылып чыккан төрле язмаларны борчылып укыйм. Керәшеннәр арасында каршылыклар барлыкка килә башлавы күңелгә бик авыр. Бу бит гомердә булмаган хәл. Керәшен күңелендәге, үзен керәшен дип таныган кеше, үзенең атабабасына, гореф-гадәтенә омтылыш тойган кеше фикере түгел болар. Каяндыр читтән кергән, читтән тагылган фикердер, дип кабул итәм. Бөтен дөнья актарылганда керәшеннәр генә тыныч ятмасын әле дип эшләнгән эштер. Туганайлар арасында аңлашылмаучылык булмасын иде. Үзе эшләргә теләмичә, бутау, туглауга омтылган кешеләрнең гамәлләре, фикерләре, сүзләре халык арасында каршылык чыгармасын иде, дип борчылам.

Лилия ГИНИЯТУЛЛИНА сөйләште

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: