Туганайлар

Кешелекле доктор Чебышев

Түбән Кама шәһәренең кышкы аклыкка төренгән урамнары, парклары буйлап атлый торгач, ниһаять, Сөембикә урамындагы үзем эзләгән “Сәламәт” медицина үзәгенә килеп җиттем

Травматолог-ортопед Георгий Чебышевның бу үзәге узган ел азагында гына ачылган булса да, халык бик тиз арада белеп алган, чиратта кешеләр үз вакытлары җиткәнен көтеп утыралар. Кабул итү урынындагы ак халатлы кызның үз-үзен тотышы, пациентларга мөнәсәбәте дә күңелдә уңай тәэсир калдыра. Әле докторның үзен бер мәртәбә дә күргәнем булмаса да, аның кешелекле һәм үз тармагында иң яхшы табиб икәнен ишеткәнем бар иде инде. Шуңа да, ул авыруларны дәвалаган арада, доктор Чебышев турында ишеткәннәремне тагын бер мәртәбә хәтеремдә яңарту җае чыкты. 

Бу вакыйга 2004 еллар тирәсендә була. Грузия белән Абхазия арасында хәл кисенләшкән  вакыт. Абхазиягә ялга җыенучылар арасында “Грузия президенты Россия туристлары утырган катерны суга батырам”, дип кисәтеп куйган дигән сүзләр йөри. Шуннан куркып, бик күпләр путевкаларын кире тапшыралар... Диңгезгә беренче  генә баручы Чебышевлар гаиләсенең башка җирдә ял итәргә акча ягы кысынкырак булганлыктан, тәвәккәллиләр. Ул заман өчен бөтен уңайлыклары булган, бик шәп санаторийга урнашалар. Туристлар юк диярлек, пляжлар буш, ә ял итүчеләргә игътибар зур!   

 

Ял вакытлары бетеп, кайтыр юлга чыгалар. Адлерда поездга утырып, бер станция узгач та, селектор аша хәбәр яңгырый: “Бер бала кинәт кенә авырып киткән, арада табиблар юкмы?”. Чирләүче – поездга утырганда ук эче авырта башлаган унике-унөч яшьлек кыз. Ул Чебышевлар белән бер вагонда кайта икән. Георгий барып, кызны карый, аның сукыр эчәгесе авыртканга ошый. Йошкар-Олага кайтучы кызның әнисе поезддан төшеп, юл уңаендагы дәваханәләрнең берәрсендә калырга дигән сүзне ишетергә дә теләми, өйләренә  кадәр кайтырга җыена.  

Әмма Казанга кадәр ике тәүлеклек юл! Күпмедер вакыт үткәч, поезд начальнигы үзе дә, медицина ярдәме бик үк әйбәтләрдән түгел дип, чирле баланы Пенза кебек өлкәләрдә калдырып китмәскә киңәш итә. Ул юл уңаендагы шәһәрләрнең берсендә поездны туктатып тора. Георгий тиз генә аптекага барып, антибиотиклар, дарулар  сатып ала... Тән температурасы 38дән төшмәгән авыруга системалар куя-куя, ике тәүлек буе саклап кайта.    Яшел Үзәндә әтисе каршы алып, чирле баланы үз шәһәрләренә алып китәләр. Чебышевлар төнгә өйләренә кайтып керүгә, поездагы авыру кызның әнисе шалтыратып, баласына операция ясаганнарын, анда “гнойный аппендицит” булганын әйтеп, докторга рәхмәтен җиткерә... 

Мамадыш, 2001 год. Чираттагы операция вакытында.

Георгий Чебышев тормышында табибның үз-үзенә ышанычын арттыра торган андый хәлләр аз булмагандыр. Медицинаның чир каршында көчсез икәнен дә күрергә туры килгәндер. Сөйләшеп утырганда, “табибның үлем белән тартышучы авыруны коткарып калып җиңүче булган чаклары да, үлем каршында көчсез хәлдә калган вакытлары да була”, дип, Мамадыш дәваханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләгән елларындагы бер күңелсез очракны искә төшереп алды. Алар дәваханәсендә бер хирург “Берсут” җәнлек совхозындагы мәктәп укытучысының сукыр эчәгесенә операция ясаган. Ул бик күпләр кичерә торган гадәти операция санала. Әмма укытучының хәле бер дә рәтләнми, бер тәүлектән соң аңа, инде башка диагноз буенча да, тагын операция ясарга туры килә. Әмма коткарып кала алмыйлар... Мондый очракларда ак халатлы чын белгечләрнең нинди газаплар кичерүен янәшәләрендәге якыннары гына аңлыйдыр... 

Бу хакта сүз кузгаткач, ул “Нефтехимик” хоккейчылары белән, команда табибы буларак, Ярославль шәһәренә баруларын искә төшерде. Ярославльдәге иң борынгы храмнарның берсе булган Изге Никита чиркәвендә Георгий служба уздыру өчен килгән семинария укытучысы Кононов белән очрашып сөйләшә. Күңеленә тынгылык бирмәгән  сорауларына семинария укытучысының дин кануннарына нигезләнгән җавапларын ишетә.  

“Кеше үзен һәрнәрсәгә кодрәтле дип санарга гадәтләнгән. Чынлыкта, кешенең җирдәге тормышын кайчан һәм кайда туктатуны Ходай үзе генә хәл итә. Әмма табиб буларак, бик авыр, катлаулы хәлләрдә дә барысын да җиренә җиткереп, яхшы эшләргә тырышыгыз. Ә эшең начар булсын өчен һич тә тырышасы, көч түгәсе юк, анысына  осталык та, тәҗрибә дә кирәкми”, – дип җавап бирә ул докторның дәвалау барышында пациентларны мәңгегә югалтуга бәйле соравына.  

Сорауларның икенчесе “табибка акча я берәр бүләк бирү” мәсьәләсенә кагыла.   Дөньяви законннар  буенча бу, әлбәттә, гөнаһ, ярамый торган нәрсә. Атакай аңлатуынча, “әгәр дә ак халатлы үзе сорамаган, бәясен билгеләмәгән, ә авыру кеше табибка дәвалаганы өчен, соңыннан, рәхмәт йөзеннән нәрсә дә булса бирергә ниятләгән икән, бу ришвәт (взятка) саналмый.  Дөньяви законнардан аермалы буларак, диндә бераз башкачарак. Ә инде табиб, авыруның шул мизгелдәге хәленнән файдаланып, аннан “акчалата рәхмәт” яки бүләк  таләп итә икән, анысы – гөнаһ! 

Изге Никита чиркәвендәге әлеге сөйләшү “Нефтехимик” хоккей клубы командасы табибы Георгий Чебышевның бик күп нәрсәләргә карашын үзгәртә... 

Дин турында сүз чыккач, ата-бабаларының туган авылы булган Колышчыга да тукталдык. Георгийның Колышчыга һәрчак ярдәм итеп торуы турында ишеткәнем бар иде. Үзе дә: “Тамырлар Колышчыдан булгач, ул миңа, хәзер әти яши торган “Камский”га караганда якынрак. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга Колышчыда куелган һәйкәлне яңарттык. Борис дәдәй Усачев белән Василий дәдәй Максимов бик нык тырыштылар. Аннары,  бүтәннәр дә  кулларыннан килгәнчә  ярдәм иттеләр: кемдер техника белән, кайсы ничек...  Бу – сугышта һәлак булган ата-бабайларны хәтерлибез, алар истәлеге безнең күңелләрдә яши, дигән сүз. Тагын бер бурычыбыз – архитектура истәлеге буларак, чиркәүне яңарту.  Акрынлап кына булса да, анысын да эшләргә кирәк. Хәтта чиркәүдә службалар уздырылмый торган булса да. Юкка гына йөз ел буе сакланмаган, янмаган да, җимертелмәгән дә!  Заманында клуб та булып торган.  Үзләре байлыкта яшәмәсәләр дә, бабайларыбыз, аларның әтиләре чиркәү төзеп куйганнар икән, ул сакланырга тиеш, дип уйлыйм”, – дип, фикерләре белән уртаклашты.  

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Колышчыда куелган һәйкәлне яңартуда катнашканы өчен, Мамадыш муниципаль районы башлыгы  Анатолий Иванов табиб Георгий Чебышевка Рәхмәт хаты тапшырган. 

Георгийның әтисе, 82 яшьлек  Федор “Камский”да ялгызы гына яши, улы гаиләсенә дә килеп, оныкларын күреп, күңелен басып китә. Улы Георгий һәм оныклары Раиса, Диләрә, Данил, Дмитрий – Федор  Александрович өчен Чебышевлар нәселенең  горурлыгы. Балалар табибы белгечлеген үзләштергән олы оныгы Раиса Казан шәһәрендә ординатура тәмамлап килә. Архитектор булырга җыенучы оныгы Диләрә Казанда техник университетта магистратурада укый. Ундүрт яшьлек Данил 31нче мәктәптә белем ала. Төпчекләре Дмиртий да быел беренче класска кергән. Балаларының берсенә татар исеме кушканнарына гаҗәпләнгән идем, Георгийның хатыны – Түбән Кама кызы Гүзәл, аның үзе кебек үк медицина тармагында эшли, ул  провизор (фармацевт) икән. “Татарча начар сөйләшәләр, олы кыз гына әйбәт белә”, дигәч, “Туганайлар”да сезгә багышланган язма чыккач, укый алмаячаклар, алайса, дип, докторга төбәлдем. “Газетага русча язмалар да кирәк, безнекеләр генә түгел, яшьләрнең күпчелеге туган телен белеп җиткерми. Керәшеннәр турында, тулысынча, “Туганайлар” гына яза. Шулай булгач, рус телендә  языла торган битләрне бетермәсеннәр иде”, – диде Чебышев.

Шушы Чебышевлар нәселенең бүгенге көндә иң өлкәне булган Федор дәдәйгә балаларын аякка бастыруы бер дә җиңел  булмагандыр. Федор Чебышев мәктәптә биология укыткан. Аннары, «Берсут» җәнлек совхозында партком секретаре булып эшләгән. Аның хатыны,  мәктәптә математика укытучы  Раиса Егоровна – авылда Дүрмәннекеләр дип йөртелүче Дурмяновлар нәселеннән. Ул үлгәндә ун яшендә генә булса да, Георгий әнисенең үзен мәктәпкә ияртеп йөрүен, дәрес вакытында класстагы иң соңгы партада утырганын хәтерли. Урманга җиләк, гөмбә җыярга  барганда да, Георгийны үзеннән калдырмаган. Әнисе тозлаган гөмбәләрнең, ул пешергән ризыкларның тәме  әле дә хәтерендә аның. Түбән Камага күчеп, шунда эшләгәндә, урамда әнисенең элекке укучыларын очрата, алар укытучы Раиса Егоровнаны хөрмәт белән искә алып сөйлиләр... 

Әнисе үлеменннән соң, Георгий җәйге каникулларын Колышчыдагы әбиләрендә уздыра. Әнисе яклап әби-бабайлары мәктәп каршында гына яшәгәннәр. Әбисе, 1902 елда туган  Александра Алексеевна бик тә белемле була. Чиркәү приходы мәктәбеннән соң, Казандагы керәшен мәктәбендә укый. Шуңа да ул, оныгы Георгийга математика, химия фәннәрен үзләштерүдә ярдәм итә. Бабасы, 1900 елда туган Егор Дурмянов  оныгы Георгийга гражданнар сугышы турында сөйләргә ярата. Кызыл армиядә хезмәт иткән бабасы генерал Краснов казакларына каршы сугышкан. Казаклар армиясендәге ныклы дисциплина, солдатларны ашатулары, аларга карата мөнәсәбәткә сокланып, ә Кызыл армиядәге эчкечелек, командирларның солдатларны ничек кыйнаганнары турында ачынып сөйләве пионер Георгий өчен һич тә мөмкин булмаган нәрсә булып тоела. Бу бабае Казан шәһәрендәге улларында яшәп, 1982 елда вафат була. 

Александр Егорович Чебышев. Беренче Бөтендөнья сугышында. 1914 ел.

Әтисе яклап бабае, 1894 елда туган Александр Чебышев Беренче Бөтендөнья сугышыннан авыр яраланып кайта. Аксап, таяк белән генә йөргән инвалидны Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт армиясенә алалар. Ул Мари ягында саклану корылмалары төзергә җибәрелә... Колхозда бригадир   булып эшләгән ул бабасы бик иртә, 1957 елда ук үлгән. Әбисе – Ольга Усачева. Балалар бакчасы булмаганлыктан, нәни Георгийны  шул әбисе карап үстерешкән. Туксан яшенә җитеп, 1980 елда үлгән әбине җирләгәндә, зиратка озата баручы төркем алдыннан аның иң яраткан оныгы – кулына тәре тоткан ун яшьлек Георгий атлаган.   

Шул нәни малай – бүгенге көндә Түбән Кама халкы арасында иң оста табиб буларак танылган үтә дә тыйнак, беренче карауда ук чирле кеше күңелендә терелүенә өмет уятыр дәрәҗәдә тәҗрибәле доктор Георгий Чебышев. Үзенең нәселе, үзенең керәшенлеге белән горурланучы олы шәхес! Кая гына барса да, үз карендәшләрен эзләүче, аларны барлаучы гади генә бер кеше...  

Сорашасын сорашып бетереп, китәргә җыенганда гына, Георгий хоккейчылар командасы табибы булып эшләгәндә Омскига барганнарын, андагы керәшен диаспорасына соклануы хакында искә төшереп алды. Генерал Карбышевның тыныч тормыштагы язмышы белән кызыксынып, ул Омскидагы туган якны өйрәнү музеена керә. Шул музейда эшләүчеләр аны Карбышев оныгының хатыны белән таныштыралар. Озак кына сөйләшеп тә утыралар. Карбышев турында да, Омск керәшеннәренең милли бәйрәмнәрне, үзенчәлекләрне саклап яшәүләре хакында да... Бер елдан соң, тагын шул якка барып чыга. Музейда әлеге танышының җирле радиога эшкә күчкәнен, керәшеннәр турында махсус тапшыру алып баруын әйтәләр. Ул аңа Җөридәге Питрау бәйрәме видеога яздырылган дисклар да алып барган була, тапшыруларын үтенеп, музейда калдырып китә. “Телефон номеры да сакланмаган, исеме дә хәтердән чыккан, Омск керәшеннәре белән элемтәгә кергәндә, бәлки, “Туганайлар” редакциясе ачыклый алыр. Җиңүнең 75 еллыгында керәшеннең горурлыгы булган генерал Карбышевның сугышчан батырлыгы, тормышы һәм аның оныклары, якыннары турында газетада язылса, яхшы булыр иде”, – дип, үз теләген җиткерде Георгий Чебышев.  

Үзләренең йөз аклыклары булырдай егетләрен һәм кызларын барлап, алар белән бәйле истәлекләрне берәмтекләп җыеп саклау ягыннан, керәшеннәр бик күпләргә үрнәк булырлык шул, дигән фикер белән саубуллаштым доктор Чебышев белән... 

Фирая МОРАТОВА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: