Туганайлар

"Керәшеннәргә мөрәҗәгатем бар", ди тарихчы галим, Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗев

Татар энциклопедиясе Институты авыллар тарихын үз эченә алган яна проект башлаган. Басма “Татарстан Республикасының торак пунктлары” дип аталачак. "Бурычыбыз – республикада бүгенге көндә исәптә булган бөтен торак пунктларны өйрәнү һәм алар турында мәгълүмат бирү", – ди галим һәм бу уңайдан аның керәшеннәргә атап әйтер сүзе бар

- Нәкъ 20 ел элек, 1999 нчы елда, сезнең институт тарафыннан “Татар энциклопедиясе сүзлеге” (“Татарский энциклопедический словарь”) басылды. Әлеге сүзлектә бөтен керәшен авыллары да “татар авылы” дип күрсәтелгән. Энциклопедия бит ул авылларның тулы характеристикасын бирә, аның этник, этно-мәдәни билгеләрен дә күрсәтә. Энциклопедик хезмәтләр белән галимнәр – этнологлар, тел белгечәре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр файдалана. Бу чынбарлыкны яшерү түгелме? 

- Әлбәттә, бу уйланылмаган эш булган. Тик 20 ел элек басылган хезмәтне инде кире төзәтеп булмый. Без хәзер яңа проект башладык, ул бары авыллар тарихын гына үз эченә алган зур хезмәт булачак. Басма өч томнан торачак һәм “Татарстан Республикасының торак пунктлары” дип аталачак. Аның беренче томы, исемнәре А һәм Б хәрефләреннән башланган районнарны үз эченә алганы, дөнья күрде инде. Аңа 14 район кергән. Икенче томы ел азагында, өченче томы киләсе елда басылыр, дип планлаштырабыз. Безнең бурыч – республикада бүгенге көндә исәптә булган бөтен торак пунктларны өйрәнү һәм алар турында мәгълүмат бирү – тарихы, экономикасы, сәяси, мәдәни үсеше, традиция ләре, танылган шәхесләре һ.б. 

Бу энциклопедиянең электрон версиясе дә әзерләнеп ята. Басма вариантта хаталар киткән очракта да, без аларны электрон вариантта төзәтә алачакбыз. Төзәтмәләр фәнни яктан нигезләнгән булса, әлбәттә. 

Гомумән, безнең Институт бүгенге көндә Татар энциклопедиясенең электрон вариантын эшли башлады – аның Интернетта инде үз сайты да (tatarica.org) бар. 

Бу зур, җаваплы проект Татарстан Республикасы, Татарстанда яшәгән халыклар турында тулы, мөмкин кадәр тирән тикшерелгән, объектив мәгълүмат бирәчәк, дип ышанам. 

Бүгенге сөйләшүдән файдаланып, “Туганайлар” газетасын укучыларга мөрәҗәгатъ итәр идем. 

Укытучылар, төбәкне өйрәнүчеләр, музейлар оештыручылар, китапханәчеләр, үз ыру-нәселе тарихы белән кызыксынучылар! 

Әйдәгез, җәмәгать, безнең электрон энциклопедиягә мәгълүматлар тупланган вакытта, активлык күрсәтик! Электрон энциклопедиянең мөмкинлекләре чикләнмәгән. Безгә өстәмәләр, конструктив тәнкыйть, фотолар кирәк. Һәр авылга махсус мәкалә багышлаячакбыз. Бу мәкаләләрдә авылга караган барлык нечкәлекләрне бөртекләп бирә алмыйбыз, чөнки аның өчен информация, кадрларыбыз, белгечләребез җитми. Шуңа күрә, видеоаудио информация, архив материаллары, документлар, элеккеге колхозлар тарихына караган материаллар безнең өчен үтә дә кыйммәтле. Авыл ветераннарыннан истәлекләр сөйләтү дә бик кызыклы булыр иде. Андый истәлекләр сайтка, ветеранның үзе турындагы мәгълүматлар белән куелачак. 

Хатларыгызны info-ite@mail.ru почтасына юллагыз.

Л. БЕЛОУСОВА сөйләште

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: