Туганайлар

Керәшеннәр кемнәр алар?

Тарихта татар милләтенең бер төркемен тәшкил иткән керәшеннәрнең бик күпкә алдан барлыкка килгәннәре мәгълүм һәм алар Иван Грозныйның көчләп чукындыру сәясәте белән бәйләнмәгән.

"Керәшен" атамасының килеп чыгышы бүгенгесе көндә, милли үзаң үскән вакытта, бик күпләрне борчый. Чыннан да ул Иван Грозный сәясәте белән генә бәйләнгәнме, я булмаса ул бу чукындыруга кадәр бик күпкә алдан яшәп килгәнме?

Керәшеннәр - бүгенгесе көндә татар милләтенең зур бер төркемен тәшкил итә. Асылда исә атаманың килеп чыгышын тарихта өйрәнүче булмаган. Бигрәк тә Совет чорында ул ябык тема булып кала бирде. Бу өлкәгә кагылган ике генә хезмәтне атарга була. Аларның берсе А.Н. Григорьевның "Керәшен мәсьәләсе һәм аның Совет хөкүмәте тарафыннан хәл ителүе" дип аталган диссертация (М., 1945), икенчесе - М.С. Глухов-Ногайбәкнең "Сөембикә җанатарларының язмышы" (Казан, 1993). Шулай да аларның көнкүреш тормышына, сөйләм теленә, гореф-гадәт, йолаларына багышланган хезмәтләр шактый.

Чукынмаган керәшеннәр кемнәр?

"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә (3 том, 1976-1981) "керәшен" сүзенә түбәндәге аңлатма бирелә. "Керәшен - христиан дине кабул иткән татар" (ТТАС, т. 2, Казан, 1979).

Бу билгеләмәнең хакыйкатькә туры килүе бәхәсле. Бу хакта якташым, мөхтәрәм профессорыбыз Татьяна Григорьевна Дунаеваның "Керәшеннәр тарихына багышланган әдәбиятка анализ" (Дунаева Т.Г. Кряшеноведение. Казань, 2008) хезмәтендә тулы җавап табарга була. Без шушы хезмәткә таянып, аны аңлатып узабыз. Асылда бу билгеләмәнең яшәве безнең тарихны, бигрәк тә бу атаманың килеп чыгу тарихын бик үк яхшы белмәвебезне генә күрсәтә. Бу билгеләмәнең фәкать Казанның Иван Грозный тарафыннан яулап алынган чордагы тарих өчен генә дөрес булганлыгын күрербез. Бит тарихта керәшеннәрнең Иван Грозный явына кадәр дә күпкә алдан яшәгәннәре билгеле. Алар безнең болгар бабаларыбыз белән бергә дөнья гизгәннәр, тормыш сөргәннәр, дошманнарга каршы торганнар, Бөек Болгар, Идел Болгары, Казан ханлыкларын төзегәннәр, саклаганнар, яклаганнар. Алар өчен шаһит киткәннәр.

"Керәшен" атамасы христиан динен кабул итмәгән татар милләтенең шактый төркемнәренә кушыла. Без шулай итеп хаксыз рәвештә керәшен туганнарыбызны кыерсытабыз. Безне Аллаһы Тәгалә бу гөнаһыбыз өчен кичерсен. Чөнки асылда "керәшен" һәм "чукынган татар" эчтәлеге белән шактый аерылып тора торган атамалар булып чыга. "Керәшен" атамасы астында христиан динен кабул итмәгән татарлар да яши. Мәсәлән мәлки керәшеннәре (Воробьев Н.И., 1929).

Керчиннар яки кераитлар

Керәшен - хәзергесе көндә чумылдырылган татарларга һәм дә христиан динен кабул итмәгән татарларга бирелгән үзатама. Бу этноним борынгы керчиннарга барып тоташа (кер - тау, чин - кеше, ягъни тау кешесе). Тауда яшәүче, тау кешесе дип борынгыдан татар кабиләләренең берсе булган кераитларны атаганнар. Кераитлар урта гасырларда Кериядә яшәгән төп халыкларның берсе булганнар. Беренче төрек каганатының варислары. Төрекләр тарихында бу халык - кераитлар еш искә алына. Мәхмүт Кашгариның сүзлегендә дә алар турында искә алына (1073 ел), фарсы тарихчысы Рәшид-әд-Дин (ХIII гасыр) хезмәтләрендә дә бу хакта язмалар бар.

Х гасырдан башлап кераитлар несториан тармагындагы христиан диненә табына башлыйлар. Тарихта шул да билгеле ки, 718 елда несториан патриархы Тимофей Каракомда Анатолий солтанын да христин диненә кабул итә (Павлович М., 1927). Бердәм дәүләт кысаларында кераитлар уйгырлар белән бергә тыныч тормыш сөргәннәр. Кераитларның төрек телле булганлыклары тарихта җитәрлек дәлилләнә (Муканов М.С., Викторова Л.А., Ховорс Г., 1984). Инде тарихка һәйкәл буларак керчиннарның (начиннарның) ХIХ гасыр ахырында да төньяк-көнбатыш Кытайның Керчин-Дарьясында һәм Таримда яшәгәнлекләре билгеле.

ХII гасыр ахырында татарлар, һәм шул хисаптан кераитлар, Чынгызхан тарафыннан яуланалар. Шул сәбәпле монголлар мохитына мәҗбүри рәвештә тартылалар. Шулай да алар үзләренең "йөзләрен" ягъни тел, гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен саклап калалар. Кераитларның күпчелеге үзләренең уйгур әлифбасы җирлегендәге язуларын, иҗтимагый-сәяси тормыш йолаларын саклап калып монгол-татар җәмгыятендә югарыгы идарә урыннарын билиләр, югары катлау нойоннарны тәшкил итәләр. Монголларның киң кырлы, зур масштаблы басып алу сугышлары нәтиҗәсендә татар-кераитлар Урта Азия, Көнчыгыш Ауропа җирләрендә пәйда булалар һәм башка Чынгызхан тарафыннан буйсындырылган төрек кабиләләре белән (бигрәк тә кыпчаклар белән) ногай халкына һәм казакларга нигез салалар. Алтын Урдада исламның көчәюе ХIV гасырның икенче яртысыннан күпчелек татар-казакларның илләрен ташлап китәргә мәҗбүр итә. Алар Бөек Литва князлегенә, Мәскәү Русенә, Поляк корольлегенә, Осман Төркиясенә хезмәткә алыналар. Татар-казакларының ташлап китүе Алтын Урданы таркатучы сәбәпләрнең берсе булып тора.

Джучи олысы таркалганда кераитлар яңа барлыкка килгән төрки кабилә төркемнәре кысасына керәләр. Алар казах, үзбәк, каракалпак, ногай, башкортларның бер өлешен тәшкил итәләр.

Тарихи чыганаклар һәм этнографик эзләнүләр күрсәткәнчә, алар Чулман буйларында күренердән элек кыпчаклашкан кераитларның бер өлеше Хорезм күчмә үзбәкләренең күршесе булып Арал (Кердәрья) диңгезе буйларында (дәүләтнең исеме Керия, гидронимы Керулин, Керчин-Дәрьясы) һәм шулай ук Азов алды, Төньяк Кавказда яшиләр.

Яңа мөстәкыйль Крым һәм Казан ханлыклары оешканда (XV гасырның беренче яртысы) казак-кераитларның шактый өлеше Казы-Гәрәй (Гирей) һәм Олуг Мөхәммәд белән Крымда һәм Урта Иделдә булалар. Шул сәбәпле ләкиб гәрәй бөтен кырым ханнарының исемендә булган һәм хәзерге урыс фамилияләре Киреевлар, Каратаевлар, Керенскийлар, Киреевскийлар ясалышлары белән кераитларга бурычлы (Будагов Л.З., 1871). Крым җирлегендәге атамаларда XIX гасыр ахырына кадәр Болканд-җи-Кирәй, Курчи-Кирәй, Тозанай-Кирәй, Бешаран-Кирәй, ә Евпатория уездында - Кирәит очрый.

Яңа эзләнүләр (Исхаков Д.М., 1996) күрсәткәнчә күп санлы кераитлар Чулманның түбән агымында да яшиләр. Инде фараз итәргә генә кала милли үзаң киң үсеш алган вакытта казанлыларның күпмедер өлеше үзләренең элеккеге атамаларын - керачины (урысча - кряшены) икәнлекләрен искә төшергәннәрдер. Бондюг керачиннары атамасын П.П. Семенов (Тянь-Шанский) үзенең "Сурәтле Рәсәй" энциклопедиясендә дә искә ала. Ничек булуына карамастан, бергә укмашып яшәүләре сәбәпле, Казан ханлыгында да (алар төп казак катлавына карап һәм аларга җир бүлеп бирү сәбәпле) тыгыз аралашып (күпчелеге Чаллы князлегендә) яши. Шулай яшәүләре үз ышануларын, күзаллауларын сакларга ярдәм итә һәм үзенчәлекле көнкүрешләрен булдыра.

Без тарихта - эзлебез

Керәшен (керачин) үзатамасы XVIII гасыр тарихи актларында үзатама булып кына сакланмаган (Алишев С.Х., 1973). XIX гасырның беренче яртысында яшәгән танылган этнограф, профессор Н.И. Воробьев фикеренчә "бу татарлар мөселман булып гомумән яшәмәгәннәр, я булмаса исламда бик аз булганнар, чөнки ул аларның көнкүрешенә, яшәү халәтенә бөтенләй диярлек үтеп кермәгән" (Кряшены и татары. - Казань, 1929). Бу гына да түгел, ул Татарстан Автономияле Республиканың Свияжск кантонында шундый фактка дучар була: "җирле халык үзен чукындырылмаган керәшеннәр", - дип атый. Бу тагын бер тапкыр керәшеннәрне үзенчәлекле милли күмәклек итеп (дини түгел) танырга кирәклекне дәлилли.

Ә менә бу мисал нәрсә турында сөйли? Борынгы керәшен җырлары арасында шундый юллар бар:

Урый гына урый урак урдым,

Ата-бабаларның кәсебе.

Керәшеннәр кем дип сорасалар,

Болгарлардан килә нәселе.

Бу борынгы керәшен халкы җырында бер генә хакыйкать ята. Тукай бабай әйтмешли:

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).

(Китмибез без)

Керәшеннәрнең гомуми саны бүген исәпкә алынмаган. 1897 елгы Бөтенрәсәй халык санын исәпкә алуда 122 мең кеше үзен керәшен дип күрсәткән (Никольский Н.В., 1911). Совет хөкүмәтенең Милли мәсьәләләр буенча Халык Комиссариатының 1920 елда хисаплау секторы Советлар Рәсәйендә 350 мең керәшен яшәгәнлеген раслый (Образование Татарской АССР. Документы и материалы. - Казань, 1963). 1926 елның Бөтенсоюз халык санын хисапка алуда Татарстан АССР 99041 керәшен, ягъни республикада яшәүче халыкның 9,6 % тәшкил иткән. Бу саннарга таянып һәм экстраполяция ысулын кулланып бүгенгесе көндә якынча 600-650 мең керәшен яши дип фараз кылырга була.

Инде керәшен халкы хәтерендә "иске керәшеннәр" һәм "яңа керәшеннәр" дигән төшенчәләр дә яшәп килә. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертеп үтик. Татарларны христианлаштыру патша Иван Грозный 1552 елда Казанны алганнан соң ук башланып китә. Керәшеннәрне христиан диненә кабул итү вакытлары буенча "иске" һәм "яңа" керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Тарихи материаллардан күренгәнчә, Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җиңелгәннән соң, ягъни 1552 елдан башлап 1731 елга кадәр чумылдырылган татарлар "иске керәшеннәр" төркеменә керәләр. Димәк хата, нәкъ менә шушы урында уза да инде. Чөнки "иске керәшеннәр" дип 1731 елга кадәр христиан динен кабул иткән татарларны да һәм үз атамасы керәшен дип аталган төркемне дә кушканнар ягъни атаганнар. Ә инде 1731 елда миссионерлык эшен тагын да җанландыру, алга җибәрү өчен махсус комиссия ("Новокрещенская комиссия") оештырыла. Шуннан соң христианлаштырылганнар "яңа керәшеннәр" дип аерылып йөртелә башлыйлар.

Рәфис Шәймәрдан, профессор

Сургут каласы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: