Туганайлар

Керәшен җырларын башкару буенча балалар арасында бәйге уза

12 июль көнне Зәй районынының Кашкатау итәгендә Питрау бәйрәме узачак.

Биредә балалар арасында керәшен җырларын башкару буенча бәйге үтәчәк. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Бәйгедә 5-14 яшьлек аерым башкаручылар, мәдәният, мәгариф, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр катнаша ала.  Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар  5 июльгә кадәр (электрон почта: dkenergetik@mail.ru) кабул ителә.  Җиңүчеләр 12 июльдә Питрау бәйрәмендә билгеләнәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: