Туганайлар

Керәшен җыруларын ничек башкарырга?

Керәшен җыруларына эстрада төсмере кертергәме, әллә беренчел чыганакка таянып, аутентик формада гына җырларгамы? Гармун белән башкару отышлымы, әллә ансыз гынамы? Керәшеннәрнең фольклор байлыгын ничек саклап калырга? Фәнни конференция кысаларында 20 сентябрь көнне Мамадышта шул хакта киңәштеләр. Монда яңгыраган кайбер фикерләргә тукталабыз.

Кешелек хәтере кыска

Геннадий Макаров, Казаннан, галим-фольклорчы:
- Керәшен культурасы буенча Бөтенроссия күләмендә шушындый дәрәҗәле конференция үтә икән, димәк, керәшеннәр моңа лаек дигән сүз. Борынгы көйләребез, уен коралларыбыз, үзенчәлекле киемнәребез бүгенгә кадәр сакланып калган. Болар бит безнеке генә түгел, ә дөньякүләм кыйммәтлеккә ия байлыклар. Чуашлар белән дә, удмуртлар белән дә, марилар белән дә уртаклыкларыбыз зур. Теге яки бу музыка уен коралының аларда күпләп очравын күреп, нигә бездә юк икән болар, безнең әби-бабайлар инструментта уйнамады микәнни, дип уйлый идем. Төрле җирләргә барып, тикшеренүләр үт-кәргәч, аларның бездә дә булуы (әле ниндиләре диген!) ачыкланды. Кешелек хәтере бик кыска, гасырлар буена сакланып килгән һөнәрләр 30-40 ел эчендә бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.
70 нче елларда миңа Зәй ягы Төги авылына барып чыгарга туры килде. Мин фатирда торган әбиләр (1890 елларда туган кешеләр), без яшь чакта нугай-курайда уйный идек, дип сөйләделәр. Каян ала идегез соң андый курайны, дип сорагач, "Урманга менеп, балтырган кисәсең дә, үзең ясыйсың инде аны, әле хәзер дә авылда мондый курайда уйнаучылар бар", - дип әйткәннәр иде.
Өч ел элек, консерватория укучылары белән экспедициягә баргач, шул авылга тукталдык. "Шундый-шундый уен коралларында уйнаучылар әле дә бармы?" - дип сорадым. "Бездә нугай-курай дигән уен коралының гомердә дә булганы юк", - диделәр. Әнә шулай, кеше хәтерендә өзелсә - байлыкларыбызны аннары яңадан мәңге торгызырмын димә... Бүгенге көндә гөсләдә, балалайкада уйнаучыларыбыз бетеп бара. Балтач районында алар - икәү, Арчада - берәү. Алардан өйрәнеп калучы бармы? Көн кадагында шул мәсьәлә торырга тиеш.

Наилә Альмеева, Санкт-Петербургтан, галимә:
- Керәшеннәрдә сакланып калган музыкаль фольклорга сокланып яшим, гаҗәпкә калам. Сез үзегез шундый хәзинәгә ия булуыгызны бөтен тирәнлеге белән аңлыйсызмы икән? Уен көйләре озын һәм кыска төрләргә бүленә. Оста җырлаучылар башкарганда, керәшеннең озын көйләре аеруча "шикарно" яңгырый. Фольклор ансамбле җитәкчеләренә җиткерәсе теләгем бар: озын көйләрне гармунга җырламагыз. Фольклор бит ул - тормыш. Керәшеннәрдәге уен көйләре моннан ун мең еллар элек үк туган. Ә гармунның барлыкка килүенә әле йөз еллар чамасы гына. Аларның бер-берсе белән кушылуы - табигый түгел. Кыска көйләрне, такмакларны гармунга җырларга була. Гомумән, музыкаль фольклорны сәхнәгә чыгарганда, бик сак эшләргә кирәк. Аның "обряд" (йола) эчтәлеге сакланырга тиеш. Көй башкаручылар кайчакта: "Мин ул җырны беләм, башкара гына алмыйм, аңа тыным җитми", - диләр. Керәшен җыруын башкару өчен, матур тавыш, зур осталык кына җитми, әнә шундый "озын тынлылык" та кирәк әле. Авылларда шуның хәтле фольклор коллективлары эшләү - куанычлы күренеш. Тик кайчакта культурабызның тарихын белмәү комачау-лый. Борынгыларча киенеп тә, сәхнәдә бүгенге стиль белән җырлау берничек тә табигый була алмый. Хәзер балалардан торган фольклор ансамбльләре ишәя бара. Аларга керәшен җыруларын өйрәткәндә, җырлаучы әбиләрнең үзләрен чакырырга иде. Эстрадага яраклаштырылган керәшен җырларын тыңлап үскән урта буын инде аутентик яңгырашның ни икәнен белми. Музыкаль фольклорны өйрәнүче галимнәрне чакырсагыз, анысы - бигрәк тә әйбәт булыр. Без, үз чиратыбызда, чакырган җиргә барырга һәрвакыт әзер.

"Практик"лар ни диләр?

Фәрил Дульмиев, Мамадыштагы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, "Сандугач" вокаль инструменталь оркестры җитәкчесе:
- Наилә Альмееваның Мәлки керәшеннәре көйләрен туплап чыгарган яңа китабы - музыка укытучылары өчен күктән төшкән хәзинә. Китапка шулай ук музыкаль диск та беркетелгән. Анда 3-4 нотага сыеп бетә торган җырлар да байтак. Аларны балалар яратып өйрәнер, дип уйлыйм. Питрәч җырлары китабы катлаулырак эшләнгән иде, бусы аңлаешлы, өйрәнергә җиңел. Керәшен культурасы тарихы мәктәп программаларына кертелеп өйрәнелсен иде.

Илдар Вәлиев, Шәдче авылы культура йорты директоры:
- Безнең ансамбль 1985 елда төзелеп, бүгенге көнгә хәтле эшләп килә. Әле үз районыбыздан чыкмаган чакларда мин керәшеннәр барысы да бертөсле, дип уйлый идем. Янәсе, киемнәре дә, сөйләшүләре дә, җырулары да берсенеке икенчесеннән әллә ни аерылмый. 2006 елда Алабуга районы Шүрнәк авылында узган этник семинарга баргач, аларның төрлелеген күреп шаклар каттым. Ансамблебез белән "Җиде йолдыз", "Татарстан халыклары съезды" кебек мәртәбәле урыннарда чыгышлар ясадык. Кая гына барсак та, менә шушы байлыкның колачлылыгына исем китеп кайтам. Керәшен җырулары алар, күңел ачу, сәхнәдән җырлау өчен генә яшәми, ә тәрбияләү чарасы да булып тора. Алар нигезендә тирән фәлсәфә ята. Төрле җирләрдә яшәүче керәшеннәр ешрак очрашсыннар, бер-берләренең уен-биюләрен отып, ансамбль репертуарын баетсыннар иде, дип телим.

Людмила Адамова, Тукай районы Мәләкәс авылы культура йорты директоры, "Питрау" халык фольклор ансамбле җитәкчесе:
- Бездә биш буынны берләштергән фольклор ансамбль эшли: балалар бакчасы, мәктәп яшендәгеләр, яшьләр, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр төркемнәре. Кызганыч, үскәндә безгә - урта буын вәкилләренә, аутентик итеп җырлауны өйрәтмәделәр. Үзебез дә инде өйрәнеп калыйк, димәгәнбез. Нинди дә булса концертка әзерләнгәндә, кызурак җырлагыз, сузмагыз, дип, гел ашыктырып тордылар. Әнә шулай "обрядовая подача" урынына, "сәхнә подачасы" белән җырлый башладык. Шунысы куанычлы: озын көйләрне дөрес итеп башкаручы әбиләребезнең кайберләре әлегә исән. Фольклорчы галимнәрне үзебезгә чакырабыз. Уртага салып сөйләшерлек темаларыбыз җитәрлек. Күптән түгел кечкенәләр төркеме белән Пенза шәһәрендә "Крепость Русь" исемле фольклор фестивалендә булып кайттык. Күпчелек тамашачы безне карый, безнең белән кызыксына:
- Кемнәр болар? Нидерландлармы, эстоннармы? Алай дисәң, кием-нәре башкачарак. Ну, булдыралар соң үзләре! - дигән сүзләре безгә дә ишетелеп торды. Чынлап та, булдырдык, лауреат исеме алып кайттык.
Урамда "вечерка" оештырылды, "кадриль", "краковяк" кебек биюләргә безнең балаларны да катнаштырдылар. Ә безнең "Станок" уены кай җире белән кадрильдән ким?
Их, шуларга үзебезнең "Икеле", "Алтылы", "Сигезле"ләребезне биеп күрсәтергә иде, дип хыялландык. Ходай кушса, киләсе баруларыбызда яшьләребез белән мастер-класс күрсәтеп, ке-рәшеннең уенлы җыруларын, еракларга таныттырырбыз әле, дип уйлыйм. Ә аңарчы, булган хәзинәбезне үзебезгә нык-лап өйрәнергә кирәк.

Хикмәт кемлектә түгел

Людмила Белоусова, "Туганайлар" газетасы баш редакторы:
- Керәшеннәр белән бәйләнешле урыннарга кадрлар туплаганда еш кына: "Нигә керәшен түгел, нигә татар кешесен алганнар?" - дигән шелтәне ишетергә туры килә. Ике көн буена барган конференциядә төрле милләт вәкилләре, галимнәре чыгыш ясады. Алар, керәшен культурасын күңелләренә якын алып, аңа чын йөрәктән хезмәт итүчеләр. Булган байлыкларыбызны сакларга иде дип борчылучылар. Бүген төрле милләт халык-лары безнең культурабыз белән кызыксына, аны өйрәнә икән - бу куанычлы хәл. Җырларыбызны Эльвира Камаловалар, Эльмира Кашаповалар, шулай тәннәребез чымырдарлык итеп башкарып күрсәтә, ә үзебездә әлегә андый кадрлар юк икән, бу - башкаларны гаепләргә нигез була алмый, минемчә. Консерваториядә яшь фольклорчы галимә Лилия Сәрвәрова җитәкчелегендәге ансамбль эшли, Наилә Альмеева керәшен җырларыннан инде икенче җыентыгын бастырып чыгарды... Мондый хезмәтләрне саный китсәң - очына чыгып җитмәслек алар. Болар өчен сөенеп, үзебез өчен дә планканы күтәреп, алга таба эшләргә дә эшләргә әле.

Җырның җыртыгы җук, дисәләр дә...

Язмабызда кайбер фикерләрне генә яңгыраттык. Мастер-классларга да, түгәрәк өстәл сөйләшүенә дә, фольклор ансамбльләре күрсәткән концертка да тукталмыйча, түбәндәге йомгак сү-зен әйтәсе килә.
Безнең музыкаль байлыкларыбызның шундый хәзинә булуын, әллә кемнәр көненә әллә ничәшәр кат тукып торса да, үзебез аның чын бәясенә төшенеп, җиң сызганып өйрәнә башламасак, кеше өйрәтүе генә көткән нәтиҗәне бирмәс. Әби-бабайларыбыз "кирәкмәс кешеләр" икәнлекләрен "йота-йота", әкрен генә китеп бетәрләр. Киемнәребез, бизәнү әйберләребез белән дә шул хәл кабатланачак. Тора-бара, керәшенгә андый нәрсә каян килсен, күрше халыкларныкын алгандыр шунда, диячәкләр...
Конференциядә мәктәп программаларына керәшен җыруларын кертергә кирәк, дигән теләк тә әйтелде. Ничек? Кем кертә ала аны? Кайсы фән хисабына? Телебез ни исән, ни үле хәлдә яшәгәндә, кем генә мондый адымга барыр икән? Төптән уйлап караганда, нәкъ менә телебез үлмәсен өчен, керәшен җыруын өйрәнү кирәк тә бит. Урта яшьне узып баручыларның, өлкән яшьтәгеләрнең ансамбльдә җырлап торуларына караганда, балаларның, яшүсмерләрнең җырлавы (дөрес итеп, эстрададагыча түгел!) отышлырак булыр иде.
Галимнәр керәшен җыруларын ничек башкарырга кирәклеген практикада күрсәттеләр. Фольклор байлыкларыбызны бөртекләп җыярга, сакларга куштылар. Саклый алырбызмы? Бусы - бездән, безнең теләгебездән тора.



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: